|
Хикмәтле сүзләр
Нурулла Гариф
Уйлар уйнавы Нәтиҗә. Какшамас Союз унбиш яңа дәүләткә кителгәч, бүленмәс Рәсәй дә ярык тагарак алдында калды. Хәер без моның шулай булып бетәчәген урыс халкының «Алтын балык» дигән әкиятеннән укып белә идек инде. Сорау. Җитмеш ел буе эт итеп сүккән дәүләтләрдән Рәсәй бүген ничек оялмыйча хәер сораша икән? Күрәзәчелек. Кайсы илдә тикшерүчеләрдән алдан җинаятченең милләтен туксан тугыз процентка алдан белеп куялар, һәм ялгышалар. Оста оятсызлык. Рәсәйдә бер кешенең үлем кайгысын йөз мең кеше үтерүдән дә кайгылырак итеп күрсәтә беләләр. Әкият. Мәскәү түрәләре, мөселман динендәге һәм башка вак халыкларның ихтияҗларын кайгырту турында зур сөйләшү уздырдылар. Билгеле сәбәп. Начар юллардан кала тагын кайсы илнең кайгысы дураклар белән бәйле. Коллыкка илтүче юл. Элек Мәскәүдән май, колбаса ташысалар, хәзер алары Казанда да бар. Әмма аларын сатып алыр өчен кирәк булган акчага һаман да Мәскәү юлын таптарга кирәк әле. Алдану. Гомер буе хакимиятне мактап, мактау кәгъәзләре, дәрәҗәләр алса да, кешечә яшәү өчен фатирлы була алмады. Алтын бәясе. "Алтын куллы", "алтын йөрәкле" дигән исем алучы миләттәшләребез арасында милләт үсеше өчен алты тиенлек өлеш кертмәүчеләрдә бар. Кемгә ничек. Урысның ял көне татарчага яңадан туу дип тәрҗемә ителә. Ә татар ял көне эшләмәсә - үлә бит ул. Бары шуңа гына бүгенге көнгәчә исән-имин килеп җиткән дә. Үзгәреш чоры. Без бүгенге көндә кешенең кешелеклеге, этнең кичәге этлек эшләгәненә дә тормаган заманда яшибез. Табышмак. «Кояштан» тап эзләүчеләр, ашаган табагына төкерүчеләрдән нәрсәсе белән аерыла?. Татар хыялы. Хисләр белән тулы, кыерсытылган татар күңелендә һәрчак бер өмет уты янды-ул бәйсез татар дәүләте төзү. Чөнки аңа чаклы ирексезләп тагылган «ватан» - кышлар кебек салкын, көзләр кебек көйсез, ташлар кебек җансыз иде. Бәйле бәйсезлек. Бай тормышта яшәүчеләр Татарстан суверинетына мәдхия укый. Ә халыкның хәерче булуына һәр вакыттагыча Рәсәй гаепле. Шулай инде ул. Биючегә сүз әйтергә ярамаса да, бии белмәүченең сәбәбе билгеле... Чәчәгенә күрә җимеше. Ач тамакка гайбәт сөйләргә хокук бирү, үзгәреш чоры үстергән демократия агачының бердән бер аткан чәчәге булды. Ә җимешен татыр көннәребез алда әле... Дөнья куласа. Үткәнендә чит халыкларны талап җан асраган Рәсәй, бүгенге көнендә шул байлыгын таратып, киләчәгендә кая барып чыгар икән...? Үз арбаң булмаса... Чылбырга бәйләп куйсаң бүре дә эт хәлен дә кала. Ә иркенлектә йөрүче бер этнең дә бүре булганы юк әле. Хәер, монысы турында бәхәсләшергә дә була, кем арбасына утырасың бит... Утсыз чыккан төтен. Күңелендә изге хыяллар белән янса да, тормышта аларга җан бирергә көче җитмәде. Яхшы атлы булыйм дисәң... Бу дөньяда бар кешегә дә охшар, файдалы һәм яхшы атлы булу өчен кимендә ике йөзле, ялганчы һәм имансыз булу мәсләхәттер. Фикер киңлеге. Гомер юлы озынайган саен әйтер сүзләре кыскара. Тормыштан алган тәҗрибә. Кешегә яхшылык эшләүдән курыкма. Кешегә яхшылыкны нидер өмет итеп эшләмә. Яхшылыкның яхшылык белән әйләнеп кайтачагын онытма. Яхшылыкның юньсезлек белән әйләнеп кайтуы мөмкинчелен дә истән чыгарма. Гөнаһлы йөк. Тирә ягыңда мохтаҗлар булганда гаиләңнән арткан байлык - артык йөк ул. Күпләрнең шул йөкне тартып җәһәннәмгә барышы... Дегетнең кирәк чагы. Бал тәме югалмасын өчен бер кашык дегет кирәк. Яшәү тәмен табар өчен ни җитми? Нәфсе. Кеше күңеле яртылаш нәфседән тора. Азгына ялтыравык, күңеленә охшаш нәрсә күрдеме, яшенә дә карамастан буе җитмәслеккә сикерә. Өметсезлек. Тәрбиясезләр тәрбиясендә тәрбияләнүче-ләрдән нәрсә көтәргә? |
© 2009, tazbash Сайттагы мәгълүмат белән куллангандаtazbash.narod.ru сайтына юллама кую мәҗбүри. |