Төп биткәБитләр җәдвәле
Хат язарга
Тазбаш - шәп зат!

 

Кеше һәм аның тән төзелеше

 

Баш, маңгай, муен, чәч, сакал-мыек

Акылсыз баш аякка тынычлык бирми.

Акылсыз башка алтын бүрек файда бирмәс.

Бармагың сыймаган җиргә башыңны тыкма.

Баш белән таш ярып булмый.

Баш булса - мал, аш булса казан табылыр.

Баш китсә, аяк котылмас.

Баш - чәчсез, урман кошсыз булмас.

Баш ярылса - бүрек эчендә, кул сынса - жиң эчендә.

Башта ми булмаса, ике кулга көч төшә.

Баштан колак узмас.

Башы булса, чәче үсәр.

Башың буш булгач, кәшемир яулыктан ни файда.

Бер башка караганда ике баш яхшырак.

Иелгән башны кылыч кисмәс.

Кара сакалың кая барсаң да калмас.

Кеше башында чәч алырга өйрәнәләр.

Күсәдән көләр өчен үз сакалың яхшы булырга кирәк.

Маңгае киңнән түңелмә, иңсәсе киңгә үрелмә.

Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта.

Мең алтын ташың булганчы бер акыллы башың булсын.

Муен булса, камыт табыла.

Мыек бөтереп кенә тамак туймый.

Олы баш белән ярыктан үтәсе кыен.

Сакал кешене түрә итмәс.

Сакал кисеп, мыек ялгап булмый.

Сакалга карама, акылга кара.

Тел өчен баш җавап бирә.

Үзеңнең чәчең ятның башыннан кадерлерәк.

Чәч агару чир түгел.

Чәч кенә булсын, таравын төрлечә итеп була.

Яңгыр яуганда бала башы жәл, боз яуганда үз башың жәл.

 

Алар нигә мыеклы да, без нигә кыеклы.

Алла биргән баш, Хәтифә теккән бүрек.

Баш күккә тию.

Баш ярылып, күз чыкмаган.

Башы керсә, аягы кермәгән.

Башына карасаң, бүрегең төшәрлек.

Беткән баш беткән, муен калса җиткән.

Сакалы озын, акылы кыска.

Түбәңнән керер, табаныңнан чыгар.

Чәче белән җир себерә.

Чәчләр чәчкә бәйләнү.

 

Күз, колак, күрү, ишетү

Баш күзеннән ни файда, күңел күзе күрмәсә.

Бер колагың йокласын, икенчесе тыңласын.

Бер күзгә төртсәң, икенче күздән яшь чыгар.

Ике колак бер сүзне тыңлар өчен.

Каш төзәтәм дип күз чыгарма.

Кеше колагын кискәндә үзеңнеке авыртмый.

Кеше күзендәге чүпне күргәнче борьш астыңдагы бүрәнәне күр.

Колагың кисек булса, чәчең белән каплый бел.

Колагыңны кызганып, башыңны кистермә.

Күз берне күрсә, күңел меңне күрә.

Күз каравы сүздән күбрәк аңлата.

Күз куркак, кул батыр.

Күздән ерак булса, күңелдән ерак булыр.

Күзеңне йомма, авызыңны йом.

Күргәнең сигез, күрмәгәнең тугыз.

Күрер күзнең кыйммәте сукыр янында билгеле булыр.

Күрәсең килмәгәндә кибән дә күренми.

Мең ишет, бер сөйлә.

Сул күзең уң күзеңә каравыл булсын.

Яман күздән таш чатный.

Без күрмәгән аз булыр, Бохардагы таз булыр.

Бер колактан керде, икенче колактан чыкты.

Ике күз дүрт булу.

Кара күзлектән үткәрү.

Колагым киез, корсагым тигез.

Колак итен ашау.

Күз алмасы кебек саклап тору.

Күз чыгарып каш ясау.

Күзгә төтен җибәрү.

Күзгә төртсәң дә күренмәү.

Минем колак: берсе - ишек, берсе - тишек.

 

Борын, авыз, ирен, тешләр

Авыз бер, колак ике: сөйлә бер, тыңла ике.

Авызын ач, теше булса кач.

Авызында теше беткәннең кулында көче беткән.

Авызың белән чәчкәнне кулың белән җыеп ала бел.

Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә.

Авызың ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә.

Бер төкергән төкерекне кире йотып булмый.

Борын булмаса, ике күз бер-берсен чукыр.

Борын югары менгән саен баш түбән төшәр.

Борыныңны күккә чөймә, чиләк элеп куярлар.

Иләк авызга чиләк капла.

Селкенгән теш төшми калмас.

Теш - кала, тел - бәла.

Тешең барда таш чәйнә, көчең барда көл чәйнә.

Үз борын астын күрмәгән урман астын тикшерер.

Эрегән авыздан чергән сүз чыга.

 

Авыз балга тигәндә, борын җиргә тиде.

Авызга су кабу.

Авызы белән кош тота, теле белән төймә төя.

Авызы - колакта, колагы - еракта.

Авызын ачса, үпкәсе күренә.

Авызына йөзек яшергән.

Авызында ашы, күзендә яше.

Ачык авыз, йомык күз.

Борыны белән боз яра, карыны белән кар яра.

Борыныннан кыссаң, җаны чыгарга тора.

Тешне аркылы тешләп түзү.

Ут авызлы, урак телле.

 

Төс-бит, йөз-чырай, матур-ямьсез

Ак матур - чак матур, кара матур - бик матур.

Ачык йөзле кешедән игелек көт.

Гөл чәнечкесез булмас, гүзәл назсыз булмас. 

Йөзе ачыкның күңеле ачык.

Кара кеше кызганчы сары кеше яна башлый.

Караңгы чырайлы кешедә ачык холык булмый.

Күрекле дип күбәләкне кочмыйлар.

Матур ачылыр, ямьсез качыныр.

Матурлык йөз гаепне каплый.

Матурлык күлмәк белән сәдәптә түгел, оят белән әдәптә.

Матурлык туйда кирәк, татулык көн дә кирәк.

Сылу күңел аздырыр, алтын юлдан яздырыр.

Төс-битне табага салып йөртмиләр.

Төсе килешмәгәннең эше килешми.

Чибәр кешене чикмән белән дә таныйлар.

Шадра йөрәк яндыра, шома хәтер калдыра.

Эчке матурлык күктәге ай кебек, тышкы матурлык болан муенындагы энҗе кебек.

Ягымлының шадрасы күренми, сөйкемленең сипкеле беленми.

Ямьсезнең көзгесе начар, булдыксызның коралы начар.

 

Ачык чырай, кайнар чәй.  

Битенә катык сөртсәң, көчек яламас.

Йөзем - кара, телем - кыска.

Йөзгә ыштыр каплаган булу.

Күрергә чибәр, тәртәгә тибәр.

Теләсәң - төсең бар, эшләсәң - көчең бар.

Чибәрлеккә бик чибәр, күрсәң гайрәтең чигәр.

Чыраем яман булса да, ыраем яхшы.

Яңагы яңакка ябышкан.

 

Буй-сын, тән-гәүдә, эчке әгъзалар, юан-нечкә, симез-ябык, көчле-көчсез

Алтын төймә зур булмый, кечкенә кеше хур булмый.

Берәүнең буе кыска, берәүнең уе кыска.

Билеңне бу, битеңне ю.

Буй белән су буйламыйлар.

Буй эшләми, кул эшли.

Буй үстергәнче акыл үстер.

Җан рәхәте тән белән, тән рәхәте мал белән.

Кан тартмаса, бавыр тартыр.

Канны кан белән юмыйлар, су белән юалар.

Кечкенә кеше телгә беткән була.

Куй, симерсә, койрыгын күтәрә; кеше, симерсә, борынын күтәрә.

Көче җитмәгән зур күтәрер.

Көчең белән мактанма, эшең белән мактан.

Көчеңне сынамыйча сәнәк күтәрмә.

Көчле белән көрәшмә, маллы белән даулашма.

Көчле кешедән тау курыккан.

Озын кешенең акылы тубыгында була, имеш.

Озынның бөгеләсе килми, кысканың үреләсе килми.

Симез - күркәм, бай - чичән.

Симерү белән авырсаң - такта яр. ' Тере тәннең ямаулыгы үз өстендә.

Үз сөягең үзеңә авыр түгел.

Юан нечкә булганчы, нечкә өзелә.

 

Авызымда тешем бар, күкрәгемдә көчем бар.

Аркадан килеп пычак кадау.

Аркамны бет ашый, эшләгәнемне эт ашый. Аркаңа уклау тыкканмы, бөкерәя алмыйсың.

Ите сиңа, сөяге миңа.

Кешегә буй өләшкәндә мич астына качып калган. Нечкә билле, эшкә җилле.

Сөйкемле сөягең булу.

Тәнендә карга чукырлык та ите юк.

Тиресе сөягенә ябышкан.

Тышы ялтырый, эче калтырый.

 

Кул, аяк, бармак, тырнак

Алдан аягын киенгән алга чыгар.

Аягың былчырак булса, баскан саен эз калыр.

Аягың «ләп» итсә, авызың «чәп» итәр.

Аяк атламый баш йөрми.

Аяк бармаса, кул алып кайта алмый.

Аяк сыйса, баш сыяр.

Аяктан кергән авыру бөтен тәнгә таралыр.

Балта белән агач арасына бармак тыкма.

Бармак белән икмәк кисмиләр.

Бармаклар да барысы да тигез түгел.

Бер аяк белән атлап ерак китә алмассың.

Бер бармагыңны бөкләсәң, бишесе бөгелер.

Бер бармакны тешләсәң, бөтен кулың авырта.

Бер учтан тавыш чыкмый.

Ике бармак арасына ит үсми.

Йодрык белән закон кертеп булмый.

Кул коралы - бармак, бармак башы - тырнак.

Кул кулны юар, ике кул битне юар.

Кул эшли, акыл эшләтә.

Кулы кыймылдаганның авызы да кыймылдар.

Кулың күтәрә алмаган чукмарны билеңә такма.

Кулың пакь булса, йөзең ак.

Кулыңнан бер килсә, бишне кыл.

Терсәк бик якын да, тешләп булмый.

Тырнак астыннан кер эзләмә.

Уч җәелсә - юмартлык, уч йомылса - йодрык.

Уң кул башлар, сул кул ярдәмгә килер.

Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре.

Чәбәк ике кулдан чыга.

Энә текми, кул тегә.

Яткан агач ял табар, йөргән аяк мал табар.

 

Аягы бар, кулы бар, бара торган юлы бар.

Аягы баскан җирне күзе күрми.

Аягы җиргә тими.

Аягын тыккач, таягын да тыгасы.

Аягың - ат, кулың - камчы.

Аяк астында туфрак булу.

Аякка тартсаң башка юк, башка тартсаң аякка юк.

Бармакка бармак сукмау.

Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә.

Бер кулында аш, бер кулында таш.

Бер җиңнән ике кул чыгарып эшләү. Бот күтәреп яту.

Дөньяга аягы белән килгән.

Ике аягын бер кунычка тыгу.

Кисеп ташлаган тырнагына да тормау.

Кулы илә ашый, корсагы илә эшли.

Кулыннан гөл генә таммый.

Мин аннан сул кулымны селектем.

Пыяла бармак, көмеш тырнак.

Син дигәндә аяк идәндә.

Урта бармак шикелле.

Уч төбендә генә йөртерлек.

Учыннан акканны ялаучы.

 

Loading
Йолдызнамә - Гороскоп
Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов

© 2009, tazbash

Сайттагы мәгълүмат белән кулланганда
tazbash.narod.ru сайтына юллама кую мәҗбүри.
Создать бесплатный сайт с uCoz