Төп биткәБитләр җәдвәле
Хат язарга
Тазбаш - шәп зат!

Ломехуза яки юкка чыгып баручы җәмгыять моделе

 

Игътибарыгызга ломехуза турында мәкалә тәкъдим итәбез: бу теләсә кайсы үлеп бара торган һәм бетүгә йөз тоткан җәмгыять, яки, атап әйткәндә, хәзерге Рус җәмгыяте моделе булып тора ала.

 

I адым: Агулану.

 

Кырмыскалар үзләренең җәмгыять төзелеше буенча кешегә иң якын торучы җан ияләре. Мирмекологиядәге (кырмыскалар турындагы фән) һәрбер яңа ачыш моны дәлилләп кенә тора.

Кырмыска оясы.

 

Безнең каршыбызда зур гына җирән кырмыскалар (Formica rufa) оясы. Бу төр кырмыскалар өчен гөмбәзле оя хас. Аның тышкы өлеше чыбык-чабык, төрле ташлар һәм коры яфраклардан торган ун сантиметрлы катламнан тора. Кырмыскалар оя материалын черемәсен өчен даими рәвештә әйләндереп, бутап, ягъни үзенә күрә җилләтеп торалар. Безнең кырмыска оясының зурлыгы 56, диаметры - 98 см. Гөмбәздә 11 тишек бар. Кырмыска оясында якынча 10 мең вәкил бар. Гөмбәз астында каймыл камералары урнашкан, анда кырмыска күкәйләре, кортлары һәм кузылары[1] саклана. Тагын да төптәрәк - черек агач төбе яки зур ботаклар. Метр ярым хәтле тирәнлектә җир астында бер-берсе белән бәйләнгән камералар бар. Шуларның берсендә патшабикә яши.

Эшче кырмыскалар

 

Ояда кырыс иерархия һәм рольләр булышу урнаштырылган. Идарәне йомырка салучы теше[2] - патшабикә башкара. Эшче кырмыскалар да теше, ләкин алар патшабикә исән чагында токым чыгармыйлар. Патшабикә 15-20, ә эшчеләр - 5-7 ел яши. Иркәкләр бары бер җәй генә яши, алар оя яшәешендә катнашмый, токым чыгаруда катнашу белән үлеп бетәләр.

Патшабикә янында 10-12 эшче кырмыскадан торган кургавыл[3] бар, ул патшабикәне карап тора: ялый һәм ашата. Гадәттә кургавыл яшь кырмыскалардан тора, чөнки ояның бар вәкилләре дә бер айга якын патшабикәне яки кортларны карау чорын үтәләр. Аннары алар патруль зонасының иң ерак җиренә күченәләр һәм анда азык эзләүгә - фуражлауга - керешәләр. Тапкан азыкны кырмыска инстанцияләр буйлап өскә таба җибәрә һәм шуннан соң гына ул барлык ояга таратыла. Азык белән беррәттән кырмыска махсус феромон - патшабикә бүлеп чыгарган матдә белән дә туклана. Бу матдәдән ул патшабикәнең сәламәтлеге һәм ояның торышы турында мәгълүмат ала. Шулай итеп барлык кырмыскалар да бердәм мәгълүмат киңлегенә кертелгәннәр.

 

Фуражер кырмыскалар.

 

Ояда үзенә хас җәзалау системасы да эшли. Мәсәлән, тап-таза фуражер кырмыска ояга берничә тапкыр буш кул белән кайта икән, аны «чалалар» - үтерәләр һәм үзен үк футажга җибәрәләр. Кызык, әмма имгәнеп эшкә сәләтен югалткан кырмыскаларга карата бөтенләй башкача карыйлар. Аларны азык сорарга, яки мыеклары белән башка кырмысканың башындага махсус җирләренә сугарга көчләре булганчы ашаталар.

 

Эшче кырмыска

 

Кырмыскалар актив ерткычлар, ләкин алар «мал-туар» да асрый. Мал-туар ролен үлән бетләре башкара. Кырмыскалар бетләрнең үзләрен генә түгел, бүлендекләрен дә ашый. Бу паразитизмның бер төре түгел, чөнки кырмыскалар каравыннан башка үлән бетләре башка ерткычлардан кулыннан бик тиз үлеп бетәләр. Кырмыскалар бетләр көтүен якын тирәдәге үсемлекләрдә көтәләр һәм саклап торалар. Һәм беренче таләпләре буенча, бетләр аларга артык нектарын бирәләр.Үлән бетен «савыр» өчен кырмыска  мыеклары белән аның корсагын кытыклый.

Ләкин сирәк очракларда оя өстенә кечкенә генә ачык көрән төстә бер бөҗәк - ломехуза куна. Ул кырмыска токымы сакланган каймыл камераларына үтеп керә һәм шунда йомыркаларын сала. Ояда яшәүчеләрнең хөҗүменә җавап итеп бөҗәк махсус матдә бүлеп чыгара - кырмыскалар аны шундук ялап алалар һәм исерәләр. Бу матдә тәэсирендә алар бер читкә баралар да бераз вакытка тыныч кына яталар.

 

Ломехуза

 

Ояның үлеме менә шулай башлана.

 

II адым: Дошманның йөзе

 

Ломехуза (Lomechusa strumosa) - «наркодилер» бөҗәк. Ул мирмекофил төркеменнән. Барысы кырмыскалар белән бергә яшәүче 266 төр мирмекофил - бөҗәкләр һәм башка умырткасызлар бар. Аларның күбесе паразит, ләкин бу әрәмтамаклар төркеме вәкилләренең барысы да кырмыскалар белән үзара файдалы бәйләнешкә керәләр (симбиоз), яки бөтен ояны үлемгә дучар итәрлек зыян китермиләр. Барысы да, тик ломехуза гына түгел.

Беренче тапкыр бу төр турында җентекләп немец эзләнүчесе Вассман 1897 елда язган. Бу бәләкәй генә бөҗәк җирән урман кырмыскасыннан өч тапкырга кечерәк. Кырмыска оясына ул еш кына һавадан килеп төшә һәм тишекләрнең берсеннән үтеп керә.

Кырмыскалар аңа каршы килә алмыйлар, чөнки шунда ук бөҗәк бүлеп чыгарган наркотик матдә белән мавыгып китәләр. Алай гына да түгел, алар ломехузаны ашата да башлыйлар, чөнки ул кырмыскаларча - мыеклары белән башларының билгеле бер урыннарына сугып - ашарга сорый белә. Кайчагында ломехуза күрше оялардан да килә ала. Агулану алышу юлларында үтә. Кырмыскалар теләп бер-берсе белән үз өсләрендә күтәреп йөргән «наркодилер»лар белән бүлешәләр. Нәкъ шулай итеп кырмыскалар ломехузаларны ояларыннан аерылып яңа җиргә күченгәндә дә алып баралар.

 

Ломехуза: ашый һәм «ашата».

 

Ломехузаның токым үсеш процессы нәкъ кырмысканыкы кебек: йомырка - корт - кузы - зур бөҗәк. Теше ломехуза 100-200 йомыркасын кырмысканыкылар өстенә үк салып куя - алар берни белән дә аерылмыйлар. Бөҗәкнең корты тугач бер аермасы сизелә башлый - аның түше эчкә баткан. Ләкин бу чорда ук ул инде ашарга сорый һәм наркотик матдә бүлеп чыгара белә. Шуңа күрә кырмыскалар чит ят кергәнен танысалар да, ломехуза кортын үзләренең токымына караганда да яхшырак карый башлыйлар. Зур бөҗәкләр дә шушы ук ояда яши. Һәм оя аларны тукландыра алганчы, үзләренә күбрәк ресурслар таләп итә-итә, шунда яши бирәчәкләр дә. Әмма әлегә бу процесс гөмбәз астында бара һәм чит кеше күзенә күренми. Бу чорда ломехуза белән агуланган ояны кояшлы көнне генә танып була. Ояның бар вәкилләре дә гөмбәз өстенә җылынырга чыгалар, ләкин берничә минуттан соң кире кереп тә китәләр.

Алар әле һаман да оя белән без идарә итәбез дип уйлый.

 

III адым: Яңа чир.

 

Әлегә хәтле безнең ояның чире яшерен формада үсте. Аны бары тик специалист-мирмеколог кына күрә ала иде. Гөмбәз астындагы камераларда кырмыскалар үз токымы белән бергә киләчәк үлемнәрен - ломехуза кортларын үстерделәр. Алар кортларның чит ят икәннәрен белде, ләкин кортлар бүлеп чыгарган наркотик матдәгә каршы килә алмады.

Хәзер инде, җентекләбрәк караса, специалист булмаган кешегә дә кырмыска оясы белән нәрсәдер булганы аңлашыла. Калган оялар белән чагыштырганда, андагы яшәеш сулган кебек. Кырмыскаларның активлыгы кимегән, күзәтү җире кечерәйгән, фуражерлар эшләгән җирдә дә мондый күренешкә тап булырга мөмкин: кырмыска нәрсәдер сөйрәмәкче була да, эшен ташлап тегендә-монда чабып йөри башлый. Трай тибеп йөри.

Башка беренче килгән уй - алар барысы да исерек. Ләкин бу алай түгел. Ломехуза бүлеп чыгарган матдә тәэсире астында яткан кырмыскалар, гадәттә, оя эчендә. Җир өстендә тилереп йөргән кырмыскалар инде икенче буын. Кешеләргә охшатып, аларны акылга җиңеләйгән кырмыскалар дип әйтергә була.

Фәнни телдә аларны псевдоэргатлар дип атыйлар. Төп төзелеше буенча алар һаман эшче кырмыскалар, ләкин күкрәк өлешләре тазаларныкы белән чагыштырганда бераз зурайган. Шуңа күрә тышкы яктан алар эшче һәм теше кырмыска арасында торалар. Чынлыкта исә псевдоэргатлар йомырка салырга да, иркәкләр белән бергә булырга да сәләтле түгел. Шулай ук эшче кырмыска вазыйфаларын да тиешенчә үти алмыйлар.

Псевдоэргатлар кушканны эшләп йөриләр,  чөнки ояда алар белән идарә итүче актив кырмыскалар җитәрлек, ләкин эшне бик начар башкаралар. Хәер, актив кырмыскалар арасында да наркотик матдәгә бирелгәннәрнең саны көннән-көн үсә, шуңа күрә алар ягыннан да идарә сигналлары көчсезләнеп бара. Шул ук вакытта зәгыйфь кырмыскалар башкалар беләр беррәттән ашыйлар. Шулай итеп, керем һәм чыгым тигезлеге бозыла һәм ояның бар вәкилләрен дә (патшабикәне, ломехузаларны, псевдоэргатларны һәм бик тиз әзәеп баручы таза кырмыскаларны да) тукландырырга фураж җитми башлый.

Мирмеколог галимнәре бу күренешне тикшергәндә башта псведоэргатларның килеп чыгуын кортларга ашау җитмәү белән бәйләгәннәр, чөнки азыкның күп өлешен кырмыскалар ломехузаларга бирәләр. Псевдоэргатлар наркодилер бөҗәкләрдән күчкән вирус аркасында килеп чыгалар дигән юрама да булган. Ләкин соңрак фәнни тикшеренүләр аркасында псевдоэргатлар килеп чыгуның төп сәбәбе  әлеге дә баягы ломехузалар бүлеп чыгарган наркотик матдәдә икәне ачыкланды. Ягъни безнең ояда наркотик белән мавыгу кырмыскаларның үз-үзләрен тотышына гына түгел, ә физиологик төзелешенә дә үзгәртүләр керткән наркомания эпидемиясенә әверелгән.

 

IV адым: Тышкы катнаш

 

Безне оя көннән-көн тизрәк начарланып бара. Паразит бөҗәкләр бүлеп чыгарган наркотик матдә аркасында нәселен дәвам итәргә дә, җәмгыятькә файдалы эшкә дә сәләте булмаган акылга җиңеләйгән кырмыскалар (псевдоэргатлар) туа башлады. Ломехуза һәм псевдоэрагтлар күбәйгәннән-күбәя бара, димәк, әрәмтамаклар саны арта, ә азык кими. Тагын бераз вакыттан соң деградацияне бөтенләй туктатып булмаячак.

Кырмыска оясы зуррак булса, бу процесс озак елларга сузылыр иде: «наркодилер»лар кырмыскаларга караганда әкренрәк үрчи һәм кырмыскалар үсешенә җитешә алмыйча ояның кайбер өлешләрен генә биләп алыр иделәр. Ләкин безнең оябыз зур түгел, шуңа күрә аны тышкы катнаш  - чистарту гына коткара ала.

Безгә ашыгырга кирәк. Ояны ломехузалардан псевдоэргатлар күп булып үрчегәнче генә чистартып була. Моның өчен безгә ике савыт (тыгыз капкачлы гади пластмасс бидрәләр дә ярый), зур полиэтилен кисәге (1,5 х 1,5м), перчаткалар һәм көрәк кирәк булачак. Ояның иң таза җирен табабыз да көрәк белән кисеп алып чиләккә салабыз һәм тиз генә каплап куябыз. Аннары бидрәне полиэтилен өстенә бушатабыз да җентекләп, боткага ярма чистарткан кебек итеп чистартабыз. Таза кырмыскаларны һәм чистартылган оя материалын бер җиргә җыябыз, ә ломехуза бөҗәкләрен һәм чирләш кырмыскаларны үтереп барабыз. Һәрбер чистартылган өемне икенче чиләккә салып куябыз.

Ломехузаларны тану җиңел - алар кырмыскалардан ике-өч тапкырга кечерәк һәм төсләре белән (аксыл көрән) шактый аерылып торалар. Псевдоэргатлар белән кыенрак - алар таза кырмыскалардан бөтенләй дә аерылмый диярлек. Ләкин аларны үз-үзләрен тотышы буенча танырга була. Таза кырмыскалар шундук үз вазыйфаларын башкарырга керешәләр: фуражирлар полиэтиленга сибелгән төзү материалын җыя, оя кырмыскалары кортлар һәм йомыркалар турында кайгырта, сакчылар тешләмәкче була. Бар тик псевдоэргатлар гына эшсез йөриләр.

Барлык чистартуларга безнең бер сәгатьтән артык вакыт үтте. Үле ломехузалар һәм псевдоэргатлар бер кырлы стаканга сыйды - без аларның бер өлешен фәнни максатлар белән ярып та карадык. Чистарту вакытында безгә бер патшабикә дә эләкте, ләкин ул агуланган ояда калса да, борчылырга сәбәп булмас иде - августта кырмыскаларда оялану вакыты башлана. Ояда канатлы теше һәм иркәкләр барлыккка килә, алар һавада актив якынлашалар һәм буаз тешеләрдә кытлык күзәтелми. Хәзер инде чистартылган ояга урын гына табасы калды.

Ә агуланган ояда ломехузалар белән бергә калган кырмыскаларны үлемнән бернәрсә дә коткара алмаячак.

 

V адым: Үлемнән соң яшәү.

 

Тәҗрибәнең алдагы адымнары ломехузалар белән агуланган оя һичшиксез һәлак булуын исбатладылар инде. Үлемнән котылуның бердәнбер ысулы - ояны мөмкин кадәр күбрәк ломехузалар һәм псевдоэргатлардан мәҗбүри чистарту. Кызганычка каршы, безнең ояда наркомания эпидемиясе киң таркалу сәбәпле, ояның бер өлешен генә коткарып булды. Коткарылган кырмыскалар безнең ныклап капланган бидрәбездә утыралар.

Хәзер инде алар урнашып, оя ясап яшәп китәрлек урын табарга кирәк. Җирән урман крымыскалары дымлылыкны бик яраталар, шуңа күрә аланнар безгә ярамый. Иң яхшысы, нәкъ элеккеге оя урнашкан кебек урын булачак. Мәҗбүри шарты - элеккеге оядан бер чакрым ераклыкта булсын. Югыйсә безнең таза кырмыскалар агуланган ояларына кайтып үлемгә юлыгачаклар. Башка оялар белән дә күршелек яхшы булмас: алар ломехузалар белән агуланган булмасалар да, яңа гына төзелеп килүче ояга дошманнарча карап талап бетереләр. Урман кырмыскаларның шундый төрләре бар: башка оялардан кортларны урлыйлар да, алардан үзләренә коллар үстерәләр.

Ниһаять, без, чыршы урманында, черек агач төбе янында, бик яхшы бер урын таптык. Ипләп кенә бидрәне бушатабыз һәм кырмыскалар шунда ук яңа җиргә урнаша башлыйлар. Патшабикә һәм оя кырмыскалары җирдә казыналар, башкалары йомырка һәм кортлары күчерәләр, калганнары оя материалын җыялар һәм тирә-якны күзәтергә керешәләр. Казынганда чыккан җирне оя тирәли вал ясарга тоталар - мондый кеше шәһәрләре белән охшашлык барлык җирән урман кырмыскаларына да хас күренеш. Төзелешне тизәйтер өчен вал янына яфраклар, чыбыклар, утын чүпләре ыргытырга була - кырмыскалар аларны шунда ук тотып алып эшләрендә куллана башлыйлар.

Безнең оя үсеше табигатьтәге оя аерылуына караганда кыенрак шартларда бара. Гадәттә ана оясыннан аерылып киткән өер аның белән бәйләнешне өзми һәм шактый гына вакыт аннан ярдәм алып тора. Шуңа да карамастан, тулысынча изоляциядә булса да, безнең оя яңадан аякка баса һәм инде өченче көнгә үк таныш халәтенә керә..

Тагын өч көннән ояның гөмбәзе 15 сантиметрга кадәр үсә, ә бер атнадан  соң инде аны элеккеге оядан аерып та булмый.

Ике атна үткәч без агуланган оя урынында үлән белән каплана башлаган калкулык кына күрдек. Монда кырмыскалар беткән, оя материалын алыштырып торучы юк, гөмбәз җилләтүдән туктатылган һәм чери башлаган.

Ә яңа җирдә гөмбәз тагын 5 сантиметрга үскән. Бу ояга «наркодилер» бөҗәкләр бүтән куркыныч түгел. Кырмыскалар турында фән - мирмекология тарафыннан күптәннән бирле бер кызыклы факт ачыкланган: ломехузалардан арындырылган ояда аларның наркотик матдәсенә каршы иммунитет барлыкка килә. Ни өчен икәнен галимнәр белми, ләкин бу шулай.

 

Бу мәкалә җәмгыятьне идарә итүнең бишенче приоритеты буенча юкка чыгаруның ап-ачык мисалы булып тора.

 

Тәҗрибә «Пешки» мирмекологик заказнигы җитәкчесе, биология фәннәр докторы Анатолий Захаров һәм фәнни җитәкче Татьяна Путятина, профессор, биология фәннәр докторы Геннадий Длусский ярдәмендә үткәрлде.

 

Тәрҗемә чыганагы:  Дмитрий Соколов-Митрич, Татьяна Путятина. Ломехуза или модель умирающего общества.

Тәрҗемә: Тазбаш. 10.09.2009.

 

 

Тәрҗемәче искәрмәсе:

Руслар - Рус җәмгыяте бетә, юкка чыга дип зарлана, татарлар - Татар җәмгыяте дип. Хәер, көчсезләрнең зарланудан башы чыкмый. Кырмыска тычканнан курка икән, тычкан мәчедән курыкмый дигән сүз түгел. Тик кырмыска песине, ә тычкан этне күрми - һәрберсенең үз проблемасы һәм үз максатлары бар. Шуңа күрә кырмыскаларга кырмыскалар белән, ә тычканнарга тычканнар белән берләшеп, күмәкләшеп уртак проблемаларны уртача җиңәргә кирәк. Иң яхшысы инде, әлбәттә, бергәләшеп песигә каршы чыгу, тик бу очракта эт белән килешү алдан ук каралган булырга тиеш…

 

 

 

 

 

 

 



[1] Куколка

[2] Теше - самка, иркәк - самец

[3] Свита

Loading
Йолдызнамә - Гороскоп
Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов

© 2009, tazbash

Сайттагы мәгълүмат белән кулланганда
tazbash.narod.ru сайтына юллама кую мәҗбүри.
Создать бесплатный сайт с uCoz