Төп биткәБитләр җәдвәле
Хат язарга
Тазбаш - шәп зат!

Котлау

Якын кешеңнең олы бер бәйрәме, әйтик, туган көн, юбилей, никах я туй көне килеп җитә икән, бар күңелең белән сөенәсең. Эчеңдәге ташып торган хисләреңне әллә ничекләр иттереп, шигырьләр чыгарып, җырларга салып чишәсе килә. Тик... авыз тутырып тәмләп кенә ашап утырганда сиңа сүз бирсәләр, каушап, тотлыга-тотлыга, ни авызыңдагысын йотарга, ни күңелеңдәгесен чыгарырга белми катып каласың. Ык-мык килеп ишетелер-ишетелмәс "бәхет-шатлык-сәламәтлек"не мыгырдап куймас өчен, алдан әзерләнеп куюы күпкә яхшырактыр.

Түбәндәге мисаллар уйларыгызны дөрес юлга салыр дип ышанып калабыз.

 

 

Әнигә (50 яшьлек юбилей)

 

Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.

Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык  белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.  Безнең әни [авыл] авылында яшәүче [исеме, әтисенең исеме (отчество)].

Ул - безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.

Ул - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр  кичергән кеше.

Ул - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.

Ул - бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.

Ул - гомер уртасына якынлашучы  гап-гади хатын кыз.

Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.

Илленче яз синең бусагада

Илленчесе, түгел йөзенче

Узсын әйдә, картайсыннар еллар

Тик картайтма бары күңелеңне.

Һәрчак шулай яшьлек дәрте синдә

Янып торсын җәйге учактай

Саулык, байлык, күп шатлыклар

Чиксез булсын язгы офыктай.

Без көйләгән хөрмәт бишегендә

Тибрәлгәндә сайрар асылкош

Син бәхетле, Син бәхетле

Син бәхетле диеп, хатын кыз.

 

 

 

Никах

Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!

Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган  иң гүзәл гамәл башкардыгыз.

Никах укыттыгыз.

Никах - ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках - ул  туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр.

Сез әлеге мизгелдән башлап  гаилә булып саналасыз, [кәләш] - [кияүнең хатыны, [кияү]- [кәләшнең] ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез  бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр - бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, "әннә", "әттә" дияр... , ...мәхәббәтләрен табарлар һ. б. һ.б

Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн.  Шулай булгач сезне иң  матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

 

 

Туй

 

Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!

Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйм һәм бар изге  теләкләремне Фәнис Яруллин  сүзләре аша җиткерәсе килә:

«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз.

Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.

Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.

Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.

Карурманнарда адштырса - кояшка карап юл сайлагыз.

Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.

Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз.

Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.

Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.

Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.

Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»

Бәхетле  булыгыз!

 

 

Туй (хатын-кыз тарафыннан)

Кадерле яшьләр! Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын! 

Мин үзем хатын-кыз затыннан булгач,  ничектер кәләшләрне якынрак күрәм һәм шуңа күрә әйтәсе сүзләрем иң беренче чиратта, кәләш, сиңа янгырар....

Минемчә, кеше гомере гел аклыклардан гын тора - ак  биләү, ак күлмәк ак яулык һәм гомер ахырында да ак биләү. Кыз, сине дә әниең тугач ак биләүгә салган. Күңеле ак, тәне саф булсын дип изге теләкләр теләп үстергән. Бар назын, борчуын, сөюен кызганмыйча, шушы көндә сине ак күлмәктән, йөзеңдә ягымлы елмаюың белән утыруын өчен тырышкан.  Син бүген ак күлмәктән өстәл түрендә икәнсен, димәк, әти-әниен инде үзләренен бурычларын үтәп, бүгенге көннән сине егет кулына тапшыралар. Әйе, син хәзер иң беренче чиратта егетнең хәләл җефете - тормыш  иптәше булып торасын. Һәм инде әлбәттә, кадерле әни, дәү-әниләр булуың да нәкъ менә шул яныңда утырган, үзең сайлаган ярдан тора.  

Егет, чыннан да, кыз бүгеннән ата-анасы, туганнары, якыннарың ризалыгы белән синең законлы хатыны. булды. Кара, ул бүген кар чәчәгедәй ап -актан. Син дә менә шушы аклыкны гомер буена үз яныңда гына саклап,  ак әбиләр яулыгы, ак бабайлар аклыгына кадәр алып барып житкерә алсаң иде. Иң мөһиме - сезнең күнел аклыгы, сафлыгы булса, янәшәдәгеләр сезгә сокланып, сөеп, хөрмәт итеп яшәрләр. Ә кеше очен картлыгында кадер-хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булудан да зур бәхет юктыр. Сез үзегезнең гомер юлыгызны житәкләшеп, шул бәхетле картлыкка таба озын итеп, озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз. чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз - атлагыз! Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!

 

Төрле котлау кагәзьләреннән тупланган котлау сүзләре:

Котлы булсын туегыз!

Яшь парларга бәхет яусын,

Тигез гомер итсеннәр.

Чөкердәшеп яши-яши,

Алтын туйга җитсеннәр.

 

Гомер буе икесе бер

Сукмактан атласыннар.

Бер-берсенә мәхәббәтне

Үлгәнче сакласыннар.

***

Зарыгып көткән туй көнегез килде,

Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.

 

Пар балдаклар балкый бәхет юрап,

Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!

***

Котлы булсын туегыз,

Безгә үрнәк булыгыз!

Мәңге, мәңге бергә булсын

Тормыштагы юлыгыз!

***

 Тәбрик итәбез сезне бу көн белән -

Бер-берегезгә якын булыгыз!

Озын гомер, сүнмәс бәхет белән

Яңа матур тормыш корыгыз!

***

Кияү кәләш идегез,

Ир дә хатын булдгыз.

Инде хәзер шушы хәлдә

Йөзгә кадәр торыгыз.

Үзегез күп ул-кызларга

Ата-ана булыгыз.

***

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,

Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.

Яшәгез сез бер-берегезне яратып,

Бу җиһанга сөю нуры таратып!

 

 

Сез дөньяда иң матур пар!

Бигрәкләр пар килгәнсез,

Сокланмый мөмкин түгел!

Мәхәббәтегез нурыннан

Яктыра безнең күңел!

***

Бүгеннән башлап - гаилә,

Пар канат, пар сандугач!

Бишек җырлары сайрарсыз

Балаларыгыз тугач...

 

Ходай сезне тиң яраткан,

Бер-берегезгә караткан,

Сезгә бүген дөнья да тар,

Сез - җиһанда иң гүзәл пар!

 

Никахыгыз котлы булсын!

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,

Гомер буе бергә атлагыз.

Йөрәкләрдә булган сөю хисен,

Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,

Зур тормышка илтсен юл башы.

Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,

Бәхетегез - гомер юлдашы.

 

Никаз көнегез котлы булсын!

Бүген сезнең язылышкан,

Никахлашкан көнегез,

Тантаналы бу мизгелнең

Кадерләрен белегез!

 

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,

Елмаегыз, көлегез!

Бөтен дөнья бәйрәм итә,

Сезне котлый - күрегез!

 

Бүген сөю диңгезендә

Рәхәтләнеп йөзегез,

Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,

Бүгенгедәй мәхәббәтле

Булсын һәрбер көнегез!

 

Loading
Йолдызнамә - Гороскоп
Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов

© 2009, tazbash

Сайттагы мәгълүмат белән кулланганда
tazbash.narod.ru сайтына юллама кую мәҗбүри.
Создать бесплатный сайт с uCoz