Төп биткәБитләр җәдвәле
Хат язарга
Тазбаш - шәп зат!

 

Башка җәнлекләр

 

Балыклар, балык тоту

Агым су бал татыр, ак чабагы май татыр.

Ач балык җимне кармагы белән йотар.

Балык ашаган - ит эстәмәс.

Балык ашыйсың килсә, судан курыкма.

Балык башыннан бозыла.

Балык кармакны кабам дип капмый, җим кабам дип каба.

Балык сөяксез булмый.

Балык тирәнгә омтыла, кошлар биеккә оча.

Балык тоталмаган суны яманлаган.

Балыкка - арык, тараканга - ярык.

Балыкка кармаксыз бармыйлар.

Балыкны йөзәргә өйрәтмиләр.

Балыкның батасы юк.

Балыкның сырты көнгә көймәс.

Балыкчы балыкчыны ерактан күрә.

Балыкчының кулы ак, малчының йөзе ак.

Балыкчының күзе кармакта.

Берәү судагы балыкка карап ярты икмәген ашаган.

Вак балык көтүе белән йөри.

Дәрьядагы балык сатылмас.

Җәен койрыгы җигән йотлыкмас.

Итәк чыланмый балык тотылмый. Иң зур балык һәрвакыт тоткач китә.

Качкан балык зур була.

Коеда балык булмас.

Коры кармакка балык капмый.

Күлнең данын балык чыгарыр.

Салган саен кармакка балык эләкми.

Су ташкайда балык тәкәббер була.

Ташбашның томшыгы ташта.

Тымызык күлдә табан ятыр.

Һәркем үзенә җайны карый - җәен дә лайны карый.

Чабак сикерсә - чуртан авызына.

Чабак өстән китәр, чуртан астан килер.

Чабакның үзеннән бигрәк чупырдавы кыйммәт.

Чуртан тотканчы чабак кояшка бер сикереп калыр.

Чуртанның, үзе үлсә дә, теше үлмәс.

Чыракчыны чуртан күрмәс.

 

Балык кебек симез.

Балык та түгел, ит тә түгел.

Болганчык суда балык тота.

Комга ташлаган балык сымак.

Кипкән балыкка әйләнү.

Ничә чәйнәсәң дә, бер балык башы.

Чуртан кушуы буенча.

 

Бака, кысла, сөлек, кәлтә, еланнар

Агулы елан өчен агусыз тузбаш еланны үтерәләр.

Алла сакласын, бака чакмасын: бака чакса, имен тапмассың.

Аптыраган сөлек юкә агачын тешләр.

Арбавын белсәң, кара елан да карышмый.

Ат дагалаганда бака ботын кыстырган.

Ач сөлек ачы тешләр.

Бака бакылдамый тормас.

Бака баткактан курыкмас.

Бака да: «Бакылдамый торсам, ярылам»,- дигән.

Бака да: «Комырыгым, томырыгым - оҗмах»,- дигән, ди.

Бака, елан бер күлдә, икесе дә бер телдә.

Бака күлгә төшсә, су артыр.

Бака, күпме өрелсә дә, үгез булалмый.

Бака теле белән елан теле бер.

Бака үз күлендә ирекле.

Башы авырткан елан юлга аркылы яткан.

Бер кысла бөтен күлне болгар.

Бүрәнә арасында елан була.

 Елан агуы еланга үтми.

Елан аягын күрсәтмәс.

Елан бар җирдә тычкан булмый, тычкан булган җирдә елан булмый.

Елан белән дус булсаң, агуланырсың.

Елан бугазына кергән кире чыкмас.

Елан җеп кебек булса да, бәйләүгә ярамый.

Елан булсын да чакмасын, эт булсын да капмасын!

Елан елып керер, чагып чыгар.

Елан кабыгы җитмеш төрле авыруга им.

Елан, кабыгын салса да, елан йөрәген үзенә калдыра.

 Елан картайса, өстенә бака атланып йөрер.

Елан кәкре йөрсә дә, өненә төз керер.

Елан чаккан кеше киндерәдән куркыр.

Елан өере белән йөрер, өненә ялгыз керер.

Елан өчкә өзелсә дә, кәсәрткелек хәле бар.

Елан үз кәкресен белмәс, дуңгыз үз бөкресен белмәс.

Елан үзе үлсә дә, агуы калыр.

Еланга ярдәм итсәң - кулың чагар.

Еланга яхшы булса, бакага начар.

Еланны аждаһага әйләнгәнче үтереп кал.

Еланны кем үтерсә, шуңа савап.

Еланны коткарсаң, иң элек тешен суыр.

Еланны өненә кергәндә койрыгыннан тартып алырмын димә.

 Еланны үтерергә дошманыңа куш.

Еланның агы да елан, карасы да елан.

Еланның баласы да елан.

Еланның башын киссәң, койрыгы селкенер.

Еланның башын өзмәсәң, койрыгын өзүдән файда юк.

Еланның койрыгы уйнар, башы белән чагар.

Еланның, симергән саен, күзе ялтырый.

Еланның тешен сындырсаң да, агуы кала.

Еланның тышы йомшак булса да, эче зәһәр.

Йоклаган еланның койрыгына басма.

Кара бака судан чыкмас, өсте-башы агармас.

Кара елан каны җитмеш төрле имгә ярый.

Кое бакасы диңгезне күрми.

Койрыгын кем кискәнне елан онытмас.

Күзең бакага төшсә, күл буеннан кайтмассың.

Күп йөргән еланның аягы күренер.

Оясын актарсаң, агусыз елан да тешләр.

Сиңа тимәгән елан үз юлы белән йөри бирсен. Сөлек сау канны иммәс.

Сөлекнең телен асраган белер.

Ташбака кая барса да, сарае үзе белән.

Ташбака куянны узган.

Туңган елан эреткән кешесен чагар.

Уйламаган җирдән елан чагар.

Ун кеше арасына төшкән елан сау калыр.

Урдалы елан белән уйнама.

Үзеңне чакмаган елан мич башында кышласын.

Үлгән еланның башын калкытма.

Һәр еланга таяк табылыр.

Чаян ачыргаланса, үзен-үзе чагар.

Эчеңнән елан туса, ал да билеңә бу.

Юлда яткан еланның гомере кыска.

 

Анда елан мөгезе генә юктыр.

Бака туе ясау.

Безне чаккан елан җир өстендә йөрмәсен.

Елан аягын кискән.

Елан кабыгын салу.

Җир астында йөргән еланны да белә.

Күлен танымаган күк бака.

Синнән игелек күргәнче, еланның тәпиен күрерсең.

Эчендә кара елан ята.

 

Бал корты, умартачылык

Ана корт гайрәтле булса, умарта куәтле булыр.

Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да, мул җыймас.

Анасыз корт балавыз сузалмый.

Анасыз корт ил булмас, ил булса да, җим булмас.

Бал корты бал алыр чәчәген белә.

Бал корты чәчәк тирәсендә йөрер.

Бал кортының балы бар, балга хәтле назы бар.

Балны башлап балчы авыз итә.

Бер корт анасын тоткан бөтен күчен тотар.

Елан агу тапкан чәчкәдән бал корты бал табар.

Зәхмәтсез бал җимәсләр.

Ике ана корт бер умартага сыймый.

Корт чакмыйча бал булмый.

Кортның анасы кая кунса, күче шунда сарыр.

Көчле умарта - гүләвеннән билгеле.

Күчле корт бал ашый, күчмә коңгыз үләксә ашый.

Умарта, кечкенә булса да, бал ташый; карга, зур булса да, тирес ташый.

Читтә сарган корт иле кем тапса - гнуныкы.

Өй артында корты барның өй эчендә коты бар.

 

Аерылып чыккан корт кебек.

Умарта оясы кебек шаулый.

 

Чебен-черки, кырмыска. Башка бөҗәкләр һәм кортлар

Ак кандала кызарганчы эчәр, кызыл кандала канганчы эчәр.

Акрын-акрын алтмыш адым дип, бет алтмыш чакрым юл

йөрер, ди. Алла һәлак итим дигән кырмыскасына канат үстерер.

Ат басып үтәр, кырмыска торып басар.

Ат кигәвене корт түгел, бал җыймый.

Балак бете башка менсә, әтәч булып кычкырыр.

Балга батып үлү чебенгә куркыныч түгел.

Бер борча өчен юрган ярмыйлар.

Беткә ачу итеп тунны утка якмыйлар.

Беттән күреп, борчасы талый.

Бик сикергән борчаны уып ташлыйлар.

Бүгенге чикерткә кичәге чикерткәне чикылдарга өйрәткән.

Бүре булышкач, черки дә атны җиңгән.

Җыен кырмыска чаянны җиңәр.

Кайда кутыр булса, кара чебен шунда кунар.

Кандала да үз баласына: «Тәтием, син бик хуш исле»,- дигән, ди.

Кандала кунак итен «каз ите» дип ашый, имеш.

Кара чебен сау җиргә күзен салмас.

Карышлавык карышлап йөреп ашар.

Катыра торган таракан оятсыз була.

Копшангы: «Хуш, сау булыгыз, мин Һиндстанга киттем»,- дип очкан икән дә, тик юлда ат тизәге күргәч, шунда кунып калган.

Корт агачны эчтән ашый.

Кыерсытсаң, кырмыска да тешли.

Кырмыска кышлык йорт салыр, йортсыз бака катып үләр.

Кырмыска мәйдан тотар, кем дә белмәс.

Кырмыска оясына таяк төртмә.

Кырмыска чикерткәне җиңәр.

Кырмыскадан гыйбрәт ал - яздан кышны каршыла.

Кырмыскалар зур түгел, күмәкләшкәч тау өя.

Кырмысканың амбары буш булмый.

Кырмысканың үзеннән ничә кат авыр чыбыкка көче җитә.

Кыш күренгән чебеннең безелдәве дә тансык.

Көзге чебен ачы тешләүчән була.

Күбәләк тә яшеренер урын таба.

Күмәк кырмыска дөяне үтерер.

Сагызак, күпме безелдәсә дә, бал җыймас.

Сагызакның җиде еллыгы, чакса, кеше үтерә.

Таракан дулап кына мич башын җимерә алмый.

Тирес кондызының да чәчәккә менеп балдан авыз итәсе килә.

Үз өендә кырмыска да - Сөләйман.

Үләсе күбәләк утның күзенә керер.

Үрмәкүчкә дә чебен ауларга тозак кирәк.

Ут чыгасы өйнең тараканы алдан күчә, имеш.

Чебен дулап тәрәзә вата алмый.

Чебен үләр җиренә җыела, ди.

Чебенгә чукмар күтәрмә.

Чебенне күп кусаң, борыныңа кунар.

Чебеннең сукыры күзгә керер.

Черки: «Көндез маем эри»,- дип, төнлә генә чыга, имеш.

Черки черелдәп җиңәр.

Черкинең талавыннан бигрәк безелдәве яман.

Чикерткәдән курыккан иген икмәс.

Шөпшәнең оясын туздырсаң, уртага алып талый.

Яфрак корты, ясмыктай булса да, бакчаңны корытыр.

Яңа өйнең кандаласы очлы була, ди.

 

Ашка таракан төшү.

Бет ачуын туннан алу.

Бетен сыгып, канын эчә.

Ботыннан тотып селексәң, бете юк.

Күзен алган кигәвен кебек.

Пәрәвез оясы кору.

Пәрәвезгә эләккән чебендәй.

Талпан булып кадалу.

Таракан катырырлык суык.

Таракан санап яту.

Үрмәкчедән күрмәкче.

Чебен очканы ишетелерлек.

Чебен тисә чер итәр, тукмак тисә тик торыр.

Чебенгә күсәк күтәрү.

Чебеннән фил ясау.

 

Loading
Йолдызнамә - Гороскоп
Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов

© 2009, tazbash

Сайттагы мәгълүмат белән кулланганда
tazbash.narod.ru сайтына юллама кую мәҗбүри.
Создать бесплатный сайт с uCoz