Төп биткәБитләр җәдвәле
Хат язарга
Тазбаш - шәп зат!

Китаплар

Биредә төрле китапларның электрон варианты: татар китаплары, татарчага тәрҗемә ителгән әсәрләр, шигырьләр һәм яшь авторларның хикәяләре тупланган.

Книги

Здесь собраны электронные варианты различных книг: татарские книги, переводы произведений на татарский язык, стихи и рассказы начинающих авторов.

 

Айзек Азимов. Мин, робот. (Хикәяләр җыентыгы)

Айзек Азимов - иң күренекле язучыларның берсе. "Мин, робот" дигән хикәяләр җыентыгы 1950нче елны дөнья күрә. Ярты гасырдан күбрәк вакыт үтүгә карамастан, бу хикәяләр һаман да бик кызыклы һәм актуаль булып калалар.

Сезнең игътибарыгызга әлеге җентыктан ике хикәянең татарчага тәрҗемәләре китерелә:

Укырга.  Алырга.

Түбәндәге китаплар Илбәк авылы мәктәбе сайтыннан алынды.

Рифә Рахман. Һәр сыйныфта - сочинение.  - Казан: «Раннур» нәшр. 2003. - 176 б.

Бу китап ата-аналарның, укучыларның, мөгаллимнәрнең үтенечләрен тыңлап язылды. Аннан файдаланучылар язма эшләрне сүзгә-сүз күчермәсләр, нәкъ алардагыча фикер йөртмәсләр, хезмәтне бары тик гап-гади үрнәкләр җыелмасы итеп кенә санарлар дигән өметтә калабыз.

 

Рифә Рахман. Дәреслектәге биремнәр һәм темалар буенча сочинениеләр. - Казан: «Раннур» нәшр., 2004. - 208 б.

Шагыйрә һәм галимә Рифә Рахманның сочинениеләр сериясеннән чыгарган чираттагы китабы мәктәп укучыларына, хәзерлек бүлеге шәкертләренә — бер өлге, укытучыларга — әдәби әсәрне анализлаганда, методик ярдәмлек буларак, ә галим һәм студентларга аерым бер гыйльми ачышлары белән кызыклы. Ул алдагы хезмәтләрне кабатламый, тулыландыра гына. Автор барлык чыгарылган тупланмалар бергә тора-бара программага кертелгән аерым әсәрләрне һәм татар әдәбияты тарихын процесс буларак дөрес аңлау юнәлешендә бер терәк булыр дип өметләнә. Китаплардагы фәнни ачышлар авторның үз хокукында гына санала.

 

Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр).  — Казан: Яңалиф, 2002.— 1926.

Бу хезмәттә ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү максатында сочинениеләрне ничек язу турында сүз бара. Сочинение язарга өйрәтү буенча алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсеннән үрнәкләр китерелә. Әлеге хезмәт мәктәп, педучилище укучылары һәм абитуриентлар өчен дә ярдәмлек.


Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханда язган сочинениеләре.− Казань: РИЦ «Школа», 2003.− 296 с.

 

Нәкый Исәнбәт. Татар халык мәкальләре. - Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2003. - 100 б.

«Һәр халыкның мәкале үзенчә. Менә шулардан мәкальнең иң зур күпчелеге һәр халыкның үз иҗтимагый-тарихи тормыш тәҗрибәләреннән һәм ышануларыннан, аның үз теленең иҗат һәм сурәтләмә мөмкинлекләренә таянып барлыкка килгәнлеге аңлашыла. Аның кайчан туа башлаганы билгесез, авторлары исемсез, шулай ук аның әле дә туудан туктаганы юк. Тормыш һәм халык яшәгән җирдә аның тумавы мөмкин дә түгел: чөнки кеше үз табигате буенча шагыйрь, үзе тәҗрибә һәм иҗат иясе. Шунлыктан мәкаль башлап ялгыз кеше авызыннан әйтелсә дә, һәр уңышлы иҗатны эләктереп алучы халык аны телендә саклый, тагын да шомарта, чөнки аны гомуми мәгънәгә күтәрүче халык үзе бөек шагыйрь, үзе тормышны иҗат итүче бөек даһи ул» (Нәкый Исәнбәт).

Өлкән әдибебез Нәкый Исәнбәтнең бу хезмәте югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында халык авыз иҗатын өйрәнүдә, ата-аналарга бала тәрбияләүдә ярдәмлек буларак зур әһәмияткә ия.

 

Нәкый Исәнбәт. Татар халык табышмаклары.  - Яр Чаллы, "Идел-йорт" нәшрияты, 2002. - 96 бит.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. "Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә. Табышмаклар җыентыгын төзегәндә без халкыбызның бай мирасына таяндык. Бу өлкәдә зур хезмәт куйган галим Нәкый Исәнбәтнең китаплары аеруча игътибарга лаек.

Халкыбызның бай иҗатын үзендә туплаган табышмаклар югары уку йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында халык авыз иҗатын өйрәнүдә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә.

 

Нәкый Исәнбәт. Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак. Балалар фольклоре. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1973.

«Бу җыентыкта, - ди Нәкый ага Исәнбәт, - укучы балалар арасыннан җыеп алынган һәм темасы белән дә балалар тормышыннан алынып, сурәтлекләре белән дә алар яраткан мәкаль һәм табышмаклар сайланды».


Татар халык дегендалары һәм мифлары.  - Казан, "Казан" журналы китапхәнәсе, 1992. - 38 бит.

Loading
Йолдызнамә - Гороскоп
Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов

© 2009, tazbash

Сайттагы мәгълүмат белән кулланганда
tazbash.narod.ru сайтына юллама кую мәҗбүри.
Создать бесплатный сайт с uCoz