Төп биткәБитләр җәдвәле
Хат язарга
Тазбаш - шәп зат!

Хуҗа Насретдин мәзәкләре

Төзүчесе Н. Вәлитова. 

Рәссамы Шамил Насыйров

Хуҗа Насретдин мәзәкләрен ишетеп белмәгән кеше юктыр. Рәсемнәр белән бизәлгән бу китапка халык иҗатының шундый җәүһәрләре тупланган.

 

Беренче бүлек

ХАННЫҢ ЯВЫЗЛЫГЫНА ҖАВАП

Бервакыт явыз хан салым җыючысының эшен тикшерергә керешкән. Аның халыктан салымны аз җыюын, кенәгәгә дөрес язып бармавын белгәч, хан бик яман котырынган һәм салым җыючысын исәп-хисап кенәгәләрен ашап бетерергә мәҗбүр иткән. Үзен төрмәгә яптырган. Шуннан сон, хан салым җыючы итеп Хуҗа Насретдинны билгеләгән.

Бер кадәр вакыт үткәч, хан Хуҗаны да чакырткан һәм "исәп-хисап кенәгәләрен дә алып килсен", - дип әмер биргән. Хуҗаның, исәп-хисап эшләрен кенәгәгә язмыйча, юка гына итеп көлгә күмеп пешергән төче икмәккә язганын күргәч, ханның, бик ачуы килгән:

- Син нәрсәгә язгансың! Безнең, илдә кәгазь юкмыни? - дип кычкырган.

- Дан булсын ханга, мин синең ачуланачагыңны һәм миңа да кенәгәләр ашатачагыңны алдан ук белеп тордым. Вөхетсезлеккә каршы, мин синең элекке салым җыючың кебек кенәгәләр ашый алмыйм. Шуның өчен тиешле чараны алдан ук күреп килдем, - дигән Хуҗа.

 

БОЗАУ ВАКЫТТА УК

Беркөнне хан:

- Минем янга Хуҗа Насретдинны җибәрегез. Аның белән атка менеп бераз ярышып алырбыз, - дигән. Хуҗага бу хәбәрне ирештергәннәр.

Хуҗаның бер карт үгезе бар икән. Ул әлеге үгезне иярләп өстенә атланган да хан чакырган җиргә киткән. Җайналганхалык, Хуҗаның үгез белән килүен күреп, көлешә башлаган. Хан, Хуҗага  карап:

-Әй,   Хуҗа,   ни   өчен  син   үгезгә   атландың?   -   дип сораган.

Хуҗа:

- Бу үгезнең бозау вакытта бик кызу чапканын күргәнем бар иде, аны ат та куып җитә алмый торган иде, - дигән.

 

ХУҖА ОСТА АТУЧЫ

Яз көне солдатлар атарга өйрәнү өчен далага чыкканнар. Аксак Тимер солдатлар белән бергә Хуҗаны да алып чыккан. Сүз уңаенда Хуҗа кайчандыр үзенең яхшы атуы турында әйткән. Тимер, моны ишеткәч, Хуҗага җәясеннән атарга кушкан.

Хуҗа, атарга теләмәсә дә, патша кушкач җәясен тартып укны атын җибәргән. Ләкин угының читкә тайпылуын күргәч, Хуҗа: "Сугыш башлыгы менә шушылай ата торган иде", - дигән. Аңа тагын бер ук биргәннәр, анысы да читкә киткән. Бу юлы Хуҗа: "Кала башлыгы менә шушылай ата торган иде", - дигән.

Өченче ук көтмәгәндә төзәгән җиргә барып кадалгач, ул, масаеп: "Хуҗа абзагыз менә шушылай ата", - дигән.

 

ХУҖАНЫҢ АКТЫК СҮЗЕ

Хан, Хуҗаның никадәр батыр булуын сынар очен:

- Хәзер үк асыгыз! - дип боерган.

Палачлар Хуҗаны сөйрәп асарга алып килгәннәр. Хуҗа бер сүз дә дәшмәгән.

- Синең актык минутларың җитте. Соңгы сүзеңне әйтеп кал,  - дигән хан.

- Бер сүзем дә юк, бары кечкенә генә бер үтенечем бар.

- Нинди үтенеч? - дигән хан.

- Минем муеныма кагылсалар, кытыгым килә, билемнән ассыннар,  - дигән Хуҗа.

 

ХУҖА ҺӘМ ПАТША ХАТЫНЫ

Бер патша үзенең хатынын бик ярата икән. Шуннан файдаланып хатыны дәүләт эшләренә катнаша торган булган. Патша тирәсендәге түрәләр бу хәлдән ничек котылу турында Хуҗага мөрәҗәгать иткәннәр. Хуҗаның акыллы киңәшеннән соң патша хатыны дәүләт эшенә катнаша алмый башлаган. Патша хатыны бу эшнең Хуҗа Насретдин киңәше белән эшләнүен сизгән һәм Хуҗадан үч алырга булган. Иң элек Хуҗаның хатынын үз ягына аударган. Көннәрнең берсендә патша    хатыны   Хуҗаны    хатыны    белән    парлап   кунакка чакырган.

Ашап-эчеп, кәеф-сафа корып алгач, Хуҗаның хатыны иренә стенада эленеп торган иярне алып бирергә кушкан. Ул, патша хатыны белән алдан сөйләшеп кую буенча, Хуҗаны кызык итмәкче булган икән. Иярне китергәч, Хуҗаны иярләгән дә аның өстенә менеп атланган. Хуҗа, ишәк кебек, акыра-бакыра, тибешә-тибешә бүлмә буйлап чаба башлаган. Патша, үзенең хатыны белән бу кызыклы күре¬нешне   ишек   ярыгыннан   карап   торган,   эчләре   катканчы көлгәннәр.

Бераздан патша белән хатыны бүлмәгә килеп кергәннәр. Патша: "Йә Хуҗа, бу ни эшләвең синең?" - дип сораган икән, Хуҗа бер дә аптырамыйча болай дигән: "Бу хәлне үз күзең белән күрүең бик яхшы булды әле, падишаһым. Мин бит сиңа дәүләт эшенә хатыныңны катнаштырма, хатын аркасында минем кебек түбәнлеккә төшмә, дип гел әйтеп киләм. Без ил башлыгы түгел. Без ни эшләсәк тә, аннан берәүгә дә зарар килми. Ә менә синең хатыныңның үзеңне иярләп, дәүләт эшенә тыкшынуы, ай-һай!"

Хуҗаның бу сүзләреннән соң патша идарә эшен саграк алып бара башлаган. Ә патша хатыны Хуҗадан үчен ала алмаган.

 

ПАТША ДА, АЛЛА ДА БЕР СҮЗДӘ ИКӘН

Бервакыт Хуҗа патшаның кәефле чагына туры килгән. Патша: "Йә Хуҗа, миннән ни телисең, сора", - дигән.

Хуҗа күп уйлап тормыйча: "Бер капчык алтын бүләк итсәгез, без хатын, бала-чагалар белән калган гомеребезне һичбер нужасыз яшәп калыр идек", - дигән.

Патша казна башлыгына карап күз кыскан да әйтелгән бүләкне Хуҗага бирергә кушкан.

Хуҗа бик шатланып капчыкны сөйрәп кайтып киткән. Өйга кайткач, хатынына: "Әй, карчык, сикер, бие, шатлан. Хәзер безнең казаныбыз да, кашыкларыбыз да гел майлы булып торыр. Телисең икән, көненә ун күлмәк алмаштырып ки. Кершәннең, сөрмәнең теләсәң ниндиен сөртен. Мунчага көненә биш-алты тапкыр бара аласың - барысына да үзем акча бирәм. Йә, кил әле, мондагы байлыкны бергәләп саныйк. Югыйсә мин үзем генә санап бетерерлек түгел ул", - дигән. Капчыкны чишеп карасалар, алтын урынына аннан вак таш килеп чыккан.

Хуҗа бу хәлгә шаккатып: "һай, мине патша алдаган булып чыга бит", - дигәк. Хатыны ачуланып: "И картым, патша алтын бирәме соң, аны алладан сорарга кирәк", - дигәч, Хуҗа алладан ялварып-ялварып алтын сорарга тотынган. Кич булган. Ләкин бер капчык түгел, бер бөртек алтын бирүче дә булмаган. Шуннан соң Хуҗа, тавышым аллага ишетелми торгандыр, дип тагын да кычкырыбрак сорый башлаган.

Күршесенең моңа бик эче пошкан. Ул, өй түбәсенә менеп, ачык тәрәзә аша Хуҗага таба бер кирпеч җибәргән.

Алдына нәрсәдер килеп төшкәнен ишеткәч, Хуҗа хаты-нына тиз генә ут кабызырга кушкан: "Алла безгә алтын җибәрде", - ди икән.

Хатыны шәм яндырып китергән. Хуҗа, алдында яткан кирпечне күрен: "Ярый әле алла туры бәрә алмый икән. Югыйсә башыма эләккән булыр иде", - дип уйлап куйган. Аннары хатынына карап: "Күрдеңме, хатын, патша да, алла да бер сүздә икән",  - дигән.

 

ХУҖАНЫҢ ПАТШАГА КАЗ АЛЫП БАРУЫ

Бервакыт  Хуҗа  патшага бүләк  итеп  каз  алып барган. Юлда килгәндә бүләккә дигән казның бер ботын кимергән. Патша, казның бер боты юклыгын күргәч:

- Йә Хуҗа, ни эшең бу, бер боты кимерелгән каз китереп, син мине мәсхәрә итмәкче буласыңмы? - дигән.

Хуҗа аптырамаган:

- Падишаһым, хәзер бит казлар бер генә аяклы, - дигән. - Ышанмасагыз, әйдәгез, карыйбыз, - дип, патшаны тәрәзә янына алып килгән. Вакыт көз булганга, ишегалдындагы казлар бер аякларын күтәреп басып торалар икән. Моны күреп Хуҗа:

- Күрдегезме,  падишаһым,  чыннан да казлар бер генә аяклы бит, - дигән дә үзе елмайган. Шуннан патша вәзирләренә әйткән:

- Барыгыз әле, хезмәтчеләргә әйтегез, шул казларны таяк белән кусыннар, - диген.

Таяк белән кугач, казлар ике аякланып киткәннәр.

- Йә Хуҗа, карт башың белән патшаны алдамакчы буласың, - дип Хуҗаны ачулана башлаган икән, Хуҗа бер дә җавапка аптырап калмаган:

- Падишаһым-солтаным! Таяк белән кугач, ике аяклан-ган казларга гаҗәпләнмәгез, әгәр дә сезнең үзегезне таяк белән кусалар, сез ике аякланып кына түгел, дүрт аякланып чабар идегез, - дигән.

 

ДӨЯДӘН ДӘ ЗУР ТҮГЕЛ

Шулай   бервакыт   Аксак   Тимернең   зурлыгы,   көчлелеге турында сүз кузгалгач, шәһәр башлыгы әйткән:

- Бу  дөньяда  күпме  ханнар  булса,   арада  иң  зурысы Аксак Тимер.

- Нинди   генә  зур  булса  да,   дөядән  дә  зур  түгел,   - дигән  Хуҗа.

 

ИКЕ ИШӘК ЙӨГЕ

Патша үзенең вәзире белән ауга чыккан икән. Көн эссе булганлыктан, икесе дә киемнәрен салып хезмәтчегә күтәрткәннәр. Боларга юлда Хуҗа Насретдин очраган.

- Кара әле, Хуҗа әфәнде, безнең хезмәтчебез нинди көчле! Ул җилкәсенә бер ишәк йөген күтәреп бара, - дигән вәзир Хуҗага.

Хуҗа исә:

- Юк, вәзир әфәнде, артыграк. Хезмәтчегез ике ишәк йөген күтәргән,  - дигән.

 

ХУҖА БҮЛӘК АЛГАН

Патша, Хуҗаның үзеннән көлеп йөрүен ишетеп, аннан үч алырга, аны мыскыл итәргә булган. Беркөнне сарай тирәсендәге түрәләрен җыеп Хуҗаны да чакырткан.

Хезмәтче вәзирләргә патша бүләкләрен тапшыра башлаган. Ул һәркемнең алдына төргәк куеп чыккан. Ә бу төргәкләрдә матур-матур бәйрәм киемнәре булган.

Хуҗа үзенә бирелгән бүләк-төргәкне ачып җибәрсә, ни күзе белән күрсен, патша аңа бүләк итеп ишәк ыңгырчагы биргән булган. Моны күреп вәзирләр көлешкәннәр. Ә Хуҗаның бер дә исе китмәгән, шатланып, юмартлыгы өчен патшага рәхмәт укыган.  Вәзирләрнең берсе:

- һай, бәхетсез Хуҗа, ни өчен шатланасың? Бу кадәр түбәнлектән еларга тиеш син,  -  дигән.

- Ялгышасың! "Галижәнаб патшаның синдә үче бар",-  дип халык юкка гына сөйләп йөри икән. Чынлыкта исә патша мине хөрмәт итә икән. Югыйсә ул, башкаларга гади кием биреп тә, миңа үзенең бәйрәмдә генә кия торган кыйммәтле киемен бүләк итмәс иде!  -  дигән Хуҗа.

 

ВӘЗИРДӘН ҮЧ АЛУ

Патша, гадәтенчә, ауга чыкканда Хуҗа Насретдинны да чакырткан. Аучылык башлыгы Хуҗага дошман булган икән. Шуңа күрә ул Хуҗага бик начар ат калдырган.

Ауга  чыгып  киткәннәр.

Бу юлы ау бик уңышлы булып чыккан. Бик күп кыр кәҗәләре, чүл бүреләре, төлкеләр, бурсыклар тотылган. Менә шатланышып кайтып килгәндә, көтмәгәндә кара болыт чыгып, бик каты яңгыр ява башлаган. Патша һәм аның вәзирләре, хезмәткәрләре яхшы-яхшы атларга атланган булсалар да, кайтып җиткәнче чыланып беткәннәр. Ә иң артта калган Хуҗа Насретдин, яңгыр ява башлагач та, өстендәге барлык киемнәрен чишенеп, бик әйбәтләп төргән дә астына салып утырган. Хуҗаның киемнәренә бер тамчы да су тимәгән. Атны илтә килгәч, аучылар башлыгы, Хуҗа өстендәге киемнәрнең корылыгын күреп:

- Йә Хуҗа, нигә синең өстендәге киемнәр коп-коры, ә безнең киемнәребез чыланып бетте, -  дигәч, Хуҗа әлеге башлыкка:

- Миңа атның бик яхшысы туры килгән. Сез күрмичә дә калдыгыз, җил-давыл вакытында мин сезне узып киттем дә каты яңгыр ява башлаганчы өемә кайтып җиттем. Шуңа күрә киемнәрем чыланмады,  -  дигән.

Икенче тапкыр ауга чыкканда аучылар башлыгы, Хуҗаның сүзләрен хәтердә тотып, Хуҗа атланган атка үзе атланып чыккан. Ауның уңышсыз булуы өстенә, яңгыр ява башлаган. Начар ат белән иң артта калган аучылар башлыгы каты яңгырга эләккән һәм суга төшкән чебеш шикелле бик нык чыланган.

 

ХУҖА ИШӘКНЕ УКЫРГА ӨЙРӘТКӘН

Бервакыт патшага бик шәп ишәк бүләк иткәннәр. Патша сараенда ул ишәккә сокланмаган кеше калмаган, һәрберсе аны мактаган. Бу вакыт Хуҗа Насретдин да патша сараенда икән. Сөйләргә аңа чират җиткәч, ул патшага болай дигән:

- Бу ишәкнең сәләтлелеге шулкадәр зур ки, мин аны укырга өйрәтә алам. Бу эш өчен миңа нибары өч ай вакыт кирәк булачак,  -  дигән.

Патша, моңа бик гаҗәпләнеп:

- Яхшы, әгәр дә өч ай эчендә син аны укырга өйрәтсәң, мин сиңа мең сум бирәм. Әгәр дә өйрәтә алмасаң, сине суга батыртып үтертәчәкмен, -  дигән.

Казна тарафыннан ишәкне укытырга бирелгән акчага Хуҗа Насретдин өч ай буе рәхәтләнеп көн иткән. Айлар үткән, тикшерү көне килеп җиткән. Әлегә кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән хикмәтне карарга дип, шәһәрдәге барлык халык сарайга җыелган. Хуҗа Насретдин үзенең "укучысын" түгәрәкнең уртасына алып кереп, өстәл янына бәйләгән дә ишәкнең борыны төбенә генә бер коръән куйган. Бар да тын калганнар.

Шунда көтелмәгән бер гаҗәп эш булган: ишәк коръәннең тышын тешләгән дә ачып җибәргән. Үзе китапның бите буенча борынын йөртә һәм иреннәрен селкетә икән. Шулай бер битне укып бетергәч, ишәк икенче битне ачкан һәм "укырга" тотынган.

Барысы да утырган урыннарында шаккатып калганнар. Ә ишәк һаман үзенең "укуын" дәвам иткән...

Ниһаять, патша түзмәгән, урыныннан торган да:

- Хуҗа әфәнде, син үз өстеңә алган бурычыңны тулысы белән үтәп чыккансың, ишәгем укырга өйрәнгән икәнг - дигән дә Хуҗага тагын мең сум акча биргән.

Хуҗа үз урынына утыргач, аңар берьюлы дөнья кадәр сорау яудыра башлаганнар:

- Әйтегез әле, Хуҗа, бу авыр эшне сез ничек башкарып чыктыгыз?

- Аны укытканда сез нинди юллар кулландыгыз?

- Ишәкнең ялкаулыгы аркасында сезгә күп җәфа чигәргә туры килмәдеме?

Хуҗа Насретдин никтер берни дә эндәшми икән. Шулчак муллаларның иң зурысы:

- Менә, җәмәгать, күрәсезме коръәннең изгелеген! Хәтта аңгыра хайванга да аның кодрәте җитә. Алла сүзләре аны да буйсындыра, -  дигән.

Аңа каршы Хуҗа:

- Бу эш бик гади. Алла сүзләренең монда бер тиенлек тә ярдәме тимәде. Мин китап битләре арасына солы салдым, ишәк шуны ашады,  -  дигән.

 

ХУҖА ИЯРГӘ АТЛАНГАН

Патша Хуҗага:

- Менә шушы атка атланып, ияреңнән төшмичә генә, Вәзирне чакырып китер, -  дип боерган.

Хуҗа: "Яхшы", -  дип, атка атланып, вәзирнең өенә барып койма аша караса, аның бакчада ике кунак белән пылау ашап, күңел ачып утырганын күргән. Патшаның боерыгын истә тотып, Хуҗа тиз генә атыннан төшкән дә, ияргә атланып, вәзир янына кергән.

Вәзир Хуҗаның коры ияргә атланып килүен күргәч, аннан көлеп:

- Бу ни эшең, Хуҗа? -  дип сораган.

- Патшаның боерыгы шундый иде, -  дигән Хуҗа.

Вәзир Хуҗага,  пылау ашарга утыр,  дигәч, Хуҗа ияргә

атланган килеш кенә пылау ашаган. Шуннан соң гына патшаның боерыгын вәзиргә белдергән. Вәзир Хуҗаны шелтәләп:

- Аны пылау ашамас борын ук әйтсәң ни була! Соңга калып баргач, патша ачуланыр бит! -  дигән.

Хуҗа аңа:

- Патша ачуланса ачуланыр, ашалмый калган пылау ачуланмасын, дидем. Патшага аның боерыгын бозмыйча сезгә белдерүемне үзең әйтерсең инде, -  дигән.

 

ПАТШАНЫҢ БӘЯСЕ

Беркөн Хуҗа Насретдин патша белән мунчага кергән. Патша Хуҗадан:

- Синеңчә, минем бәям ничә сум торыр? -  дип сораган. Хуҗа:

- Илле сум тора, -  дип җавап биргәч, патша ачуланып:

- Соң бит минем билемдәге кәмәрем генә дә илле сум тора! -  дип кычкырган.

Шуннан соң Хуҗа:

- Мин  дә  бит  илле  сум  бәяне   шул  кәмәреңә  бирәм, югыйсә, синең үзеңнең бәяң сукыр бер тиен дә тормый, - дигән.

 

ЙӘ ПАТША, ЙӘ МИН

Хуҗа Насретдин патшаның яраткан ишәген укырга-язарга өйрәтергә керешкән.

- Ун елдан соң бу ишәк безнең мулладан да акыллырак булыр, -  дигән Хуҗа.

- Яхшы-яхшы, -  дигән патша. -  Мин сиңа бу хезмәтең өчен аена йөз алтын түләрмен. Әгәр дә ун елдан соң ишәк укый белмәсә, башыңны өздерермен.

- Бир кулыңны, -  дигән Хуҗа.

Хуҗаның дуслары аңа:

- Син нишләдең? Бер дә юкка һәлак буласың бит. Ишәкнең укырга-язарга өйрәнгәнен кайда күргәнең бар? -  дигәннәр.

- Ахмаклар! -  дип көлгән Насретдин. -  Ай саен йөз алтын, шуның өстенә хуҗалыгыңда менә дигән ишәк. Ул күпләрнең төшенә дә керми бит. Минем башым әрәм була дип бер дә кайгырмагыз.. Ун ел эчендә йә патша, йә мин, йә ишәк -  өчебезнең беребез үлгән булыр, -  дигән.

 

БЕРЕНЧЕ АҢГЫРА

Бервакыт сәүдәгәрләр патшага яхшы юртак атлар китергәннәр. Бу атлар патшага бик ошагач, аларны ул сатып алган да, сәүдәгәрләргә тагын да ике йөз мең сум акча биреп, тагын шулхәтле юртак атлар китерергә кушкан. Ә сәүдәгәрләр, акчаны алгач, патшага башларын иеп, эчтән генә көлешеп, чыгып киткәннәр. Моңа бик күп вакыт үткән, инде сәүдәгәрләр кире килмәгәч, патша Хуҗаны чакыртып алган да аңа:

- Син, акыллыларның акыллысы! Миңа илемдәге барлык аңгыра кешеләрнең исемнәрен язып бирсәңче, -  дигән.

Хуҗа, озак уйлап тормыйча, эчтән көлеп:

- Мин инде, падишаһым аны яздым да, -  дигән.

Патша, моңа шаккатып:

- Шулай ук тизме? Алайса, шуны әйт син миңа, бездә беренче аңгыра кем була соң? -  дип сораган.

- Син үзең буласың, падишаһым, -  дигән Хуҗа. Патшаның моңа ачуы килеп, Хуҗадан:

- Нигә мин булыйм, ди? -  дип сорагач, Хуҗа аңа:

- Сәүдәгәрләрдән бер нәрсә алмыйча, аларга ике йөз мең сум акча биреп җибәрдең, шулай түгелме?

- Шулай, -  дигән патша.

- Алар сиңа атлар китерер дип уйлыйсыңмы? -  дип сораган Хужа.

- Ә китерсәләр ни эшләрсең? -  диген патша.

- Китерәләр икән, ул чагында мин бу исемлектән синең исемеңне сызып ташлаячакмын да сәүдәгәрләрнең исемнәрен язачакмын, -  дигән Хуҗа.

 

ШӘҺӘР БАШЛЫГЫ ҺӘМ ХУҖА

Борын заманда бер бик усал шәһәр башлыгы булган. Ул үзенең каты хөкеме белән шәһәр халкын бик газаплаган. Бу кеше бер көнне Хуҗа Насретдинны чакырган да:

- Мин сине яхшы аучы дип ишеттем, Хуҗа. Син ау этләрен дә яхшы таныйсың икән. Миңа бик яхшы йөгерек эт табып китер, аның җиңеллеге -  җил кебек, ә гәүдәсе -  ук кебек нечкә булсын, -  дигән.

Икенче көнне Хуҗа бу кешегә бик юан, көчкә-көчкә генә атлап йөри торган бер эт алып килгән.

- Син нәрсә, миннән көлмәкче буласыңмы? Мин сиңа җиңел, йөгерек эт китерергә куштым бит, -  дип ачуланган шәһәр башлыгы.

-  Борчылма. Синең кулда бу эт бер атнадан мамыктан җиңел, тал чыбыгыннан нечкә булып калыр, -  дигән Хуҗа.

 

КАЗ ҺӘМ ХУҖА

Бер кичне, Хуҗа үзенең дусты белән эштән кайтып килгәндә, мулла өенең чардагында эленеп торган казны күргәннәр һәм баскыч куеп аны алырга маташканда, аларны пристав күреп:

- Сез монда нәрсә эшлисез? -  дип сораган.

Хуҗа аңа серне белдермәскә теләп:

- Менә бәйрәм хөрмәтенә мулланың чардагына бер каз элеп калдырырга булдык, -  дигән.

Пристав моңа гаҗәпләнеп:

- Әфәнде, туктагыз әле, иртәгә хәтле сезнең казыгызны караклар урлап китүе бар бит. Минемчә, төнгә каршы каз калдыру кирәкмәс иде, -  дигән.

Хуҗа, приставның мондый җылы сүзен ишеткәч, дустына карап:

- Чынлап та, төнгә каршы нигә без бу казны монда калдырабыз әле? Хәзер алып кайтыйк та, иртәгә китерербез, -  дип, мулланың казын алып киткәннәр.

 

МИНЕ ТЫҢЛАМАС УЛ

Хуҗа шәһәр башлыгы белән ачулы булган икән. Көннәрнең берендә шәһәр башлыгы үлеп киткәч, Хуҗага әйткәннәр:

- Йә әфәнде, безгә килеп мәрхүмгә җеназа укысана!

Хуҗа риза булмаган:

- Юк иңде, сез башка бер кешедән укытыгыз, мәрхүм миңа дошман иде, мине тыңламас ул, -  дигән.

 

КЕМ КАНӘГАТЬ

Берзаман Хуҗа Насретдин шундый игълан биргән: "Кем дә кем байлыгына канәгать-риза икәнлеген миңа килеп игълан итсә,  шуңарга ишәгемне бүләккә бирәм",  -  дигән.

Бу хәбәрне губернаторга җиткерәләр. Ул Хуҗа янына килә дә:

- Якын тирәдә миннән бай, байлыгына канәгать кеше юк.  Шулай булгач, ишәк минеке, -  ди.

- Гафу ит, -  дип җавап бирә Хуҗа Насретдин. -  Байлыгыңа тулысынча рази булсаң, кеше ишәген алырга килмәс идең.

 

АПТЫРАП КАЛМАГАН

Казый берәүне хөкем иткәндә, Хуҗаны шаһит итеп чакырганнар. Хуҗадан сорау алу вакыты җиткәч, гаепләнүче кеше мөрәҗәгать итеп:

- Казый әфәнде! Бу кешене шаһит итеп кабул итмәгез, чөнки аның җитәрлек малы була торып та, хаҗга барудан качып йөри,  -  дигән.

- Бу кеше ялган сөйли, -  дигән Хуҗа казыйга. -  Минем хаҗда булганым бар.

Казый, моның дөресме икәнен белмәкче булып:

- Яхшы, әгәр дә хаҗда булгансыз икән, әйтегез әле, Зәмзәм суы коесы кайсы җирдә казылган? -  дип сораган.

- Мин хаҗга барганда, бер төркем гарәпләр, зәмзәм суы коесын кайда казыйк икән дип, уңайлы урын эзләп кенә йөриләр иде әле,  -  дип җавап кайтарган Хуҗа.

 

НӘРСӘСЕН ЮГАЛТСЫН

Хуҗага:

- Синең күршеңдәге казый акылыннан язган, -  дип әйткәннәр. Хуҗа уйга калган. Теге кешеләр:

- Нигә алай уйга калдың,  Хуҗа? -  дип сораганнар.

Хуҗа аларга:

- Минем күршедәге казый  тумыштан  ук акылсыз  иде, ул  нәрсәсеннән язды икән? Шул турыда уйлыйм,  -  дигән.

 

ИШӘК КАЗЫЙ БУЛГАН

Беркөнне Хуҗа ишәген югалткан. Эзләп йөргәндә бер кешене очратып:

- Әфәндем, минем ишәгемне күрмәдеңме? -  дип сорагач, теге кеше:

- Мин аны күрше шәһәрдә казый булган дип ишеттем, - дигән.

Хуҗа:

- Булыр, булыр, чөнки шәкертләргә дәрес биргәндә колакларын торгызып бик ихлас белән тыңлый, -  дигән.

 

ХУҖА НИЧЕК КАЗЫЙ БУЛГАН

Бервакыт ике күршенең өйләре арасында бер эт килеп, пычратып киткән булган. Шуннан әлеге ике күрше үзара гаугалаша башлаганнар. Берсе:

- Ул синең өеңә якын, син тазарт, -  дигән.

Икенчесе:

- Синең өеңә якынрак, син тазарт, -  ди торгач, дөреслекне белү өчен, икесе дә казыйга барырга булганнар.

„ Казыйга барсалар, Хуҗа Насретдин да казый янында утыра икән. Казый бу ике кешенең дәгъвасын тыңлаган да Хуҗага карап:

- Хуҗа әфәнде,  боларның дәгъваларын син кара инде, - дигән. Хуҗа килүче кешеләрдән:

- Эт пычратып киткән урам -  ул һәркем йөри торган олы урам түгелме? -  дип сораган.

Теге кешеләр:

- Әйе, дөрес, зур урам, -  дип җавап биргәннәр.

Шуннан соң Хуҗа:

- Эт пычраткан урам җәмәгатьчелек йөри торган урам булганга күрә, аны казый үзе тазартырга тиеш, -  дип хөкем иткән.

 

ХАТА ЧҮЛМӘКТӘ

Борын заманда Хуҗаның судьяда бер эше булган икән. Ришвәт алырга яратучы судья Хуҗаның эшен айлар буена сузган.   Хуҗа   ришвәт  бирмичә  эшнең  барып  чыкмаячагын сизгәч, зур бер чүлмәк сатып алган да, аңа йомшак ак балчык тутырып, өстенә генә атланмай салып, судьяга барган. Майны күргәч судьяның күзләре ялтырап киткән һәм, шунда ук кирәкле язуларны язып, Хуҗаны хөрмәтләп озаткан.

Судья майны икенче бер савытка бушата башлагач, ни күрсен, чүлмәктә ак балчык.

Судьяның бик ачуы килгән һәм Хуҗаны чакырырга кеше җибәргән. Хуҗа килгәч:

- Хуҗа әфәнде, мин язган теге язуларны бир әле, анда бер хата киткән, төзәтик, -  дигән.

Хуҗа елмая төшеп:

- Судья әфәнде, мәшәкатьләнмәгез! Мин ул кәгазьләрне карадым, анда бернинди дә хата юк, хата мин биргән майлы чүлмәктәдер, -  дигән.

 

ХУҖА -  ШАҺИТ

Бервакыт Хуҗаны ялган шаһитлыкка яллап: "Хуҗа әфәнде, кара аны, казый алдына баргач, "бодай" дип әйтерсең", -  дигәннәр.

Ләкин казый Хуҗадан сорагач, Хуҗа "арпа" дип әйткән. Шикаять итүче:

- Әй Хуҗа, ялгыш әйтәсең, бодай иде бит, -  дигәч, Хуҗа:

- Һай ахмак, ялган шаһитка "бодай" дип әйтсә ни дә, "арпа" дип әйтсә ни, барыбер түгелмени? -  дип җавап биргән.

 

ХУҖА НАСРЕТДИН ҺӘМ БАЙ

Бервакыт Хуҗа  Насретдин, бер бай белән  өенә  кайтып барганда, бай 99 сум акча тапкан. Хуҗа байга:

- Ташла аны, 100 сумга да тулмагач, нигә алырга. Мин 100 сумга бер генә тиен тулмаса да алмас идем, -  дигән.

Икенче көнне бай, Хуҗаны сынау өчен, бер янчыкка 99 сум акча салып, Хуҗаның ишегалдына ташлаган. Үзе яшеренеп Хуҗаны күзәтеп торган. Хуҗа өеннән чыккан да, янчык белән акчаны алып, санап кесәсенә салган. Бай моны күреп:

- Хуҗа әфәнде, нигә аласың, акча 100 сумга тулмый бит! -  дигән.

Хуҗа кесәсендәге янчыкны яңадан кулына алып әйләндергәләп караган да:

- Акчасы 99 сум булса, янчыгы бер сум тора, -  дип китеп барган.

 

ЗӘЙТҮНЕ ӨСТӘЛ АСТЫНДА

Хуҗа Насретдин бер байның өенә кергән. Бай бу вакытта зәйтүн мае ашап утыра икән. Хуҗаны күргәч, майны тиз генә өстәл астына яшереп куйган.

- Йә, Хуҗа, -  дигән бай. -  Әйдә бер коръән укып җибәр әле,  -  дигән. Хуҗа шунда укып та җибәргән:

- Вәәтдини, ватури, сиңа...

- Тукта, Хуҗа, ялгыштың, -  ди бай. -  Вәзәйтүни дигәнен кая куясың?

Хуҗа бер дә аптырап тормыйча:

- Зәйтүне әнә анда, өстәл астында, -  ди.

Бай кызарына, бүртенә дә яшерелгән майны өстәл өстенә чыгарып куя.

 

ХУҖА ҖИМЕШ БАКЧАСЫНДА

Көннәрдән бер көнне Хуҗа Насретдин, баскыч алып, бер байның бакчасына кергән. Җимеш җыям дип торганда гына, бакча хуҗасы килеп чыккан һәм Хуҗага:

- Син кем? -  дигән.

Аңа каршы Хуҗа:

- Син үзең кем? -  дигән. Теге үзенең шушы бакчамын иясе икәнлеген әйткән. Хуҗа да аптырап тормыйча:

- Мин дә шушы баскычның иясе,  -     дигән.

Бакча иясе:

- Син баскыч иясе булсаң, минем бакчамда нишләп йөрисең? -  дип сораган икән, моңа Хуҗа: "Баскыч сатам", -  дигән. Бакча иясе Хуҗа Насретдинга: "һай, ахмак, баскычны базарда саталар, кеше бакчасында сатмыйлар", - дигәч, Хуҗа да югалып калмаган: "һай, надан, бу шәһәрдә билгеләнгән баскыч базары юк, шуңа күрә мин баскычымны теләсә кайда сатармын", -  дип, баскычын күтәреп бакчадан чыгып киткән.

 

ХУҖА КАРА ДИҢГЕЗНЕ ЭЧЕП БЕТЕРМӘКЧЕ БУЛГАН

Бервакыт бер бай: "Кара диңгезне эчеп бетергән кешегә йөз алтын бирәм", -  дип, бөтен җиргә хәбәр тараткан.

Хуҗа моны ишеткән дә шул минутта ук байга килгән һәм:

- Үзем эчеп бетерәм, -  дигән.

Билгеләнгән көнне Хуҗаның Кара диңгезне эчеп бетерүен карарга бик күп халык җыйналган.

- Мин әзер, -  дигән Хуҗа байга.

- Алайса, кереш, -  дигән бай.

- Син бит билгеләнгән шартны үтәмисең. Башта син диңгезгә коя торган елгаларны туктат, чөнки мин диңгезне генә эчеп бетерүне үз өстемә алдым, -  дигән Хуҗа байга.

Бу шартны үти алмаганга күрә, байга кесәсендәге алтыннарны бушатып, Хуҗага бирергә туры килгән.

 

АША,ЧАПАНЫМ, АША

Бервакыт Хуҗа Насретдин чит бер шәһәргә баргач туйга очраган. Туй мәҗлесендә байлар Хуҗага ишек төбеннән генә урын биргәннәр һәм, Хуҗаның киеме начар булганга күрә, аңа аш-суның да байлардан калганы гына эләккән.

Икенче көнне Хуҗа бер кешедән яхшы чапан-чалма алып киенгән дә яңадан туй мәҗлесенә барган. Хуҗаны бу юлы түргә утыртканнар. Табын янында Хуҗа чапанының җиңенә пылау тутыра һәм:

 

- Аша, чапаным, аша. Пылавы бик тәмле, -  дип сөйләнә икән.

Моны күргән кешеләр, гаҗәпләнеп, Хуҗага сорау биргәннәр:

- Йә Хуҗа әфәнде, ни эшең бу? Нигә син пылауны җиңеңә тутырасың? -  дигәннәр.

Хуҗа:

- Сез бит кешенең үзеннән бигрәк, киеменә карап хөрмәт игәсез. Менә шуңа күрә чапанымны сыйлыйм, -  дигән.

 

ХУҖА БАЙНЫ НИЧЕК АЛДАГАН

Беркөнне Хуҗа Насретдин күршесендәге байга таба сорарга кергән.

- Бай әфәнде, син миңа бер өч көнгә файдаланып тору өчен таба биреп торчы, -  дигән.

- Вакытында кертсәң, алырсың, -  дигән бай.

Өч көн узгач,  бай Хуҗага табасын сорап кергән.  Хуҗа байның зур табасы эченә бер кечкенё генә таба салып биргән. Бай Хуҗага:

- Йә Хуҗа, мин сиңа бер генә таба биргән идем, ә син миңа ике таба бирәсең, ни өчен алай? -  дип сораган.

Хуҗа бер дә аптырамыйча, елмаеп кына:

- Бай әфәнде, син аңа бер дә аптырама, синең табаң буаз булган икән, миңа килгәч тә балалады, -  дигән.

Бай ике табаны да алып кайтып киткән. Берничә көннән соң, Хуҗа байга тагын кергән дә бу юлы зур казан сораган. Бай, өч көн файдаланып торырга дип, зур казанын биреп чыгарган.

Өч көн узгач, бай казанын сорап Хуҗага килгән.

Хуҗа инде бу юлы:

- Бай әфәнде, бик зур кайгы, казаның үлде бит, бик картайгая булса кирәк, -  дигән.

Бай бик ачуланып:

- һи надан, казанның үлгәнен кайда күргәнең бар?! - дип кычкырына башлагач, Хуҗа:

- һай ахмак, табаның, балалавына ышангач, казанның үлүенә дә ышан инде,  -  дигән.

 

ХУҖА НӘРСӘ ТУРЫНДА УЙЛЫЙ

Бер бай үзенең ялчысы Хуҗа белән калага килгән. Анда каракларның көн саен нәрсә булса да урлаулары турында ишеткән. Бай куркуыннан Хуҗага йокламаска, атын каравылларга кушкан.

- Ярар, баем! -  дигән Хуҗа.

Бай бер сәгать чамасы йоклагач, күзен ачып, хуҗадан:

- Йокламыйсыңмы? -  дип сораган. Хуҗа:

- Юк, баем, йокламыйм, -  дип җавап кайтарган.

- Ә ни турында уйлыйсың соң?

- Ничек итеп аллаһе тәгалә җирне суга сыйдырган, ә ни ечен ул җир суда батмый? Менә шул хакта уйлыйм, - дигән Хуҗа.

Бай тагын да йокыга киткән, ә төн урталарында йокысыннан уянып ялчысыннан:

- Әй, Хуҗа, йокламыйсыңмы? -  дип сораган.

- Юк, баем, йокламыйм.

- һаман уйлыйсыңмы?

- Уйлыйм, баем.

- Нәрсә турында уйлыйсың?

- Менә аллаһе тәгалә җирне күк белән каплаган, ә беркайда да терәк куймаган, ничек итеп җир өстендә күк тора икән, дим? Шул хакта уйлыйм.

Ә таң атар алдыннан бай йокысыннан уянган да Хуҗадан көлеп:

- Йә, хәзер ни турында уйлыйсың? -  дип сораган.

- Менә сезнең атыгызны урлап киткәннәр, хәзер атның иярен кайсыбыз күтәреп алып кайтыр икән? Шул хакта уйлап утырам,  -  дип җавап кайтарган Хуҗа.

 

ХУҖА ДӨРЕС ЭШЛӘГӘН

Хуҗа базардан кайтышлый бер янчык акча тапкан. Аны югары күтәреп:

- Кем акча югалтты? -  дип кычкырган. Халык арасыннан бер ярлы чыгып: "Бу акча минеке!" -  дигән. Ә икенче бер бай алга чыгып: "Юк, бу янчык минеке!" -

дигән.

Хуҗа, байга карап:

-  Дөресен әйт, бу янчык чыннан да синекеме? -  дип сораган.

Бай, мондый сорауга бик шатланып:

- Дөресен әйтәм, Хуҗа, янчык минеке, -  дигән. Хуҗа, ярлы белән байга карап:

- Алайса, мә, бай, ал! Янчык синеке, акча ярлыныкы, -  дип байга янчыкны, ярлыга акчаны биреп җибәргән.

 

ИШӘК ӨСТЕНДӘ

Хуҗа ишәгенә атланып базарга китеп барганда аның артыннан ат менгән бер бай килеп җиткән. Ул, Хуҗаны хурламакчы булып:

- Йә, ишәк өстендә бару ничек, әйбәтме? -  дип сораган.

- Атка атланган ишәккә караганда, акыллы баш булып, ишәккә атланып йөрү күңеллерәк, -  дип җавап кайтарган Хуҗа.

 

"СИННӘН ДӘ, АЛЛАДАН ДА КОТЫЛЫРМЫН"

Ачлык елны Хуҗа күршесендәге байга кереп ялварган:

- Йә күрше, син бай кеше. Минем гаиләм ачлыктан тилмерә. Син безгә ашарга берәр нәрсә биреп тор.

Хуҗага бай бернәрсә дә бирмәгән. Шуннан соң Хуҗа күршесенең көтүе кайтканын саклап торган да бер сарыгын тотып суйган.

Бай, сарыгын эзләп кергәндә, Хуҗа бала-чагалары белән пылау    ашап    утыра    икән. Ләкин Хуҗа сарык суюын танымаган. Шуннан соң бай Хуҗага:

- Теге дөньяда сиңа алла каршында да җавап бирергә туры килер. Минем сарыгым килеп чыгар да: "Мине Хуҗа урлады", -  дияр. Кеше малын урлаган өчен алла сине тәмугка кертер, -  дигән.

Хуҗа да аптырап калмаган:

- Әгәр дә теге дөньяда синең сарыгың килеп, мине Хуҗа урлады, дисә, мин аны шунда ук тотып алырмын да синең көтүеңә җибәрермен. Шулай итеп мин синнән дә, алладан да котылырмын, -  дигән.

 

ПЫЛАУ АРТЫННАН ГЫНА

Сәяхәт итеп йөргәндә Хуҗа күптәнге бер белеш баена кунарга кергән.

Бай үзенең кадерле кунагына урынны ничек тә яхшырак итеп җәяргә тырышып ыгы-зыгы килеп йөри икән. Ә юлдан ачыгып килгән Хуҗа Насретдин кайчан ашарга бирерләр икән инде дип көткән.

- Хөрмәтле Хуҗа, чәй эчәргә теләмисеңме? -  дип сораган бай.

Хуҗа Насретдинның бик ачуы килеп:

- Мин чәйне пылау артыннан гына эчәргә өйрәнгән шул, -  дигән.

 

ТӨБЕНДӘ ЮКМЫ

Хуҗа Насретдин бик саран байга хезмәтче булып кергән. Бай көндезге ашка бурда сыман бер нәрсә биргән. Анда берничә кишер сыман нәрсәдән башка берни дә юк икән. Хуҗа Насретдин урыныннан торган да чишенә башлаган.

- Нәрсә эшләргә җыенасың син, дус кеше? -  дип гаҗәпләнгән бай.

- Комачаулама әле. Мин табакка чумып карамакчы булам. Аның төбендә берәр кисәк ит юк микән? -  дигән Хуҗа.

 

ЗУР АЕРМА ЮК

Хуҗа Насретдин хезмәтче булып торган бай зарлана икән:

- Иң әйбәтен генә сайлап ун пот бодай орлыгын кышка дип чокырга күмеп куйган идем. Карасам, орлыгым харап булган, барысын да тычканнар ашап бетергән.

- Минем дә синнән көтәргә алып торган бодаем харап булган. Тик минекендә аз гына булса да аерма бар.

- Нинди аерма бар? -  дип сораган бай.

- Синең орлыгыңны тычканнар ашап бетергән булса, минекен балалар ашап бетергән, -  дигән Хуҗа.

 

ИШӘКЛӘР БАШЛЫГЫ

Хуҗа патша янында сөйләшеп утырган вакытта, патша-ның вәзире кереп: "Йә галиҗәнаб, сезнең Хуҗа Насретдин әфөнде турындагы указыгызны хәзер аңа тапшырырга мөмкинме?" -  дип сораган. Патша рөхсәт иткән. Хуҗа, үзенә бирелгән кәгазь төргәкне сүтеп, указны укыган. Анда Хуҗаның ишәкләр башлыгы итеп билгеләнүе турында язылган булган. Эшкә билгеләнгән чиновниклар гадәте буенча, Хуҗа патша имзасы өстенә сугылган мөһерне күзенә куеп алган. Аннары указны түбәтәе астына салып куйган да урыныннан торган һәм өч тапкыр иелеп патшаны сәламләгән. Шуннан соң Хуҗа патшадан югарырак урынга барып утырган. Патша гаҗәпләнеп:

- Йә Хуҗа, син яңа эшеңнән бик канәгать күренәсең, тик бер нәрсәне генә аңлый алмыйм -  ник син миннән югарырак җиргә барып утырдың? -  дигәч, Хуҗа:

- Син кул куйган указ буенча, минем синнән югарырак утырырга хакым бар, -  дип җавап кайтарган. Хуҗаның бу сүзеннән соң патша ярсып: "Хуҗа әфәнде, син тупас кына  түгел, оятсыз да икәнсең. Белмим, син үзеңә беркетелгән ишәктән бер адым ерак торасыңмы икән? -  дип кычкырган.

Хуҗа, бик тиз генә урыныннан сикереп торып, патша белөн үзе утырган араны үлчәгән дә:

 

КЫРЫК БЕРЕНЧЕ САРЫК ҺӘМ ТАПКЫР КӨТҮЧЕ

Бер бай Хуҗаны көтүче итеп яллаган һәм кырык бер баш сарыгын аңар тапшырган. Хуҗа сарыкларны җәй буен, көткән дә берсен суеп ашаган. Ә соңыннан инде сарыкларның берсен дә байга кайтармаска булган.

"Барыбер алар дөрес юл белән табылган мал түгел", -дип уйлаган Хуҗа.

Насретдин суеп ашаган сарык тиресен ябынган да байга, киткән.

Бай аңардан:

- Йә, минем сарыкларым ничек, исән-саулармы? -  дип сораган.

- Бәхетсезлеккә очрадым, кырык сарыгыгызның барысын да яшен сукты, -  дигән Хуҗа.

- Әй алла, исән калган кырык беренчесе кайда соң? -дигән бай.

- Анысының тиресен җилкәмә салы… Продолжение »

Loading
Йолдызнамә - Гороскоп
Звезды Татнета 2009 - конкурс интернет-проектов

© 2009, tazbash

Сайттагы мәгълүмат белән кулланганда
tazbash.narod.ru сайтына юллама кую мәҗбүри.
Создать бесплатный сайт с uCoz