Дөнья көтү, гомер, яшәү үлем
Дөнья, гомер, тормыш
Башны тарак шомартмый, гомер шомарта.
Гомер итү урам аша кичү түгел.
Гомер кыска - үткәрмә бушка.
Гомер саплаяк түгел, сабыннан тота алмассың.
Дөнья - акыллыга уй, җүләргә туй.
Дөнья бер алдын, бер артын күрсәтә.
Дөнья, бер көлдерсә, биш елата.
Дөнья - куласа, әйләнә дә бер баса.
Дөнья кыен булса да, ахирәттән күп артык.
Дөнья эшен ахирәткә калдырма.
Дөньяда торсаң, торганыңның эзе калсын.
Дөньяны кусаң - качар, качсаң - куар.
Дөньяның ун михнәтенә бер шатлык.
Тормыш тозлы су кебек: эчкән саен эчәсе килә.
Үткән гомер - аккан су.
Энә тишегеннән караучыга дөнья бәләкәй.
Алды койма, арты дөнья.
Ач күзеңне - дөнья бу!
Аңа ике дөнья - бер кәнди.
Әй дөнья! Кая соң җылы оя?
Гомерең узган юк, күлмәгең тузган юк.
Дөнья буш калмасын дип туган.
Дөньяның ачысын-төчесен татыган кеше.
Ике дөнья - бер морҗа, төтене кайтмаса ярый.
Ике дөнья - бер, уртасы камыр.
Ике дөньядан буш калган.
Рәхәт-михнәт, шатлык-кайгы, бәхет, язмыш.Бәла-каза, елау-көлү
Агачсыз урман юк, нужасыз дөнья юк.
Алтын - утта, кеше авырлык килгәндә сынала.
Асылырга язган суда батмас.
Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә түзми.
Бер бәхетең булмаса, Кытайга барсаң да, чәй эчә алмассың.
Берәүгә язмыш - ана, берәүгә - үги ана.
Бетәргә бәхет кирәкми.
Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри.
Бәла башы бер акча, актыгыннан мең акча.
Бәла бәхеттән тизрәк йөри.
Бәләкәй мәшәкатьтән качкан - зурысына капкан.
Бәхет ишектән керсә, юклык морҗадан чыгар.
Бәхет килгәндә җеп белән тартсаң да килә, киткәндә аркан белән бәйләсәң дә тормый.
Бәхет пыяла кебек: сакламасаң тиз ватыла.
Бәхет тәрәзәдән карый, кайгы ишектән керә.
Бәхетең булмаса, тапкан алтының да бакырга әйләнә.
Бәхетең булса, алашаң колынлый.
Бәхетленең әтәче дә күкәй сала.
Бәхетсезгә, әремчек ашаса да, кылчык эләгә.
Бәхетсезне ат өстендә эт талар.
Елаганның кайгысы бер, көлгәннең - биш.
Каза җитсә, җиң эчендә кул сынар.
Кайгы үгез түгел, үкереп килми.
Кайгыдан соң куаныч яхшы, куанычтан соң кайгы яман.
Кайгысыз кара суга симерер.
Кеше кайгысы кешегә иртә керә, кич чыга.
Көлке көлә килер, артыннан куа килер.
Күз яше җиргә тамса да кипми.
Күрәсең булса, күркә талап үтерер.
Маңгайга язылган язмышыңны тир белән сыпырып төшереп булмый.
Михнәтсез тапкан аштан михнәттә тапкан таш яхшы.
Нужа артыннан нужа, дөньялар шулай уза.
Сагыш беркемгә дә сары май түгел.
Тутык тимерне ашый, хәсрәт йөрәкне ашый.
Тәхетең югалса да, бәхетең югалмасын.
Уртаклашкан шатлык - икеләтә шатлык, уртаклашкан кайгы - ярты кайгы.
Шатлык күрсәң, очынма, кайгы күрсәң, пошынма.
Акылым-буем таман, тик бәхетем яман.
Аның кыйгырышы бардыр.
Безгә дигән ырыскал төшкән калган тырыстан.
Бодай биреп арпа алган, акча биреп кайгы алган.
Исемем Шомбай, бәхетем шундай.
Кайгы өстенә хәсрәт.
Үзе көләр, йорты бөләр.
Эчем елый, тышым көлә.
Яшьлек-картлык, олы-кече, әби-бабай
Ат азгыны тайга иярә, карт азгыны малайга иярә.
Бер картлыкта, бер яшьлектә.
Бер үлүгә карт үлә, бер үлүгә яшь үлә.
Булыр адәм ун яшеннән баш булыр, булмас адәм кырыкка җитсә дә яшь булыр.
Дөньяны таныган - карт булыр, юлны таныган - ат булыр.
Егет килсә - эшкә, карт килсә - ашка.
Карт кеше җилгә сүз сөйләми.
Картаерга акча кирәкми.
Карт хәтер - тишек иләк.
Картлар - акылы белән, яшьләр матурлыгы белән узар.
Картлар сүзен капка сал, егетләр сүзен җилгә җибәр.
Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китә.
Картлыгың бәхетле булсын дисәң, яшьлегеңдә ялкау булма.
Картлык дәвер кышка охшар, яшьлек дәвер язга охшар.
Кырыкта куян атмаган алтмышта болан атмас.
Олы кешегә юл бирмәсәң, үз юлың бикләнер.
Олылар сүзен тотмасаң, олыгайганчы игелек күрмәссең.
Олыларга хөрмәт кыл, кечеләргә шәфкать кыл.
Үзеңнән бер көн элек туганнан акыл сора.
Яшь хәтер ташка язган, карт хәтер бозга язган.
Яшь чак - бер чак, арысландай йөрер чак.
Яшьлегең тырыш булса, картлыгың тыныч булыр.
Яшьлек очкан кош түгел, әйләнеп кайтмый.
Арттан баксаң - малай, алдан баксаң - бабай. Ашын ашаган, яшен яшәгән.
Кырыкка кадәр малай, кырыктан соң бабай.
Олы башыңны кече итеп йөрмә.
Тумас борын картайган.
Үзе - яшь, үзе - баш.
Яше күп тә акылы юк.
Яшьлеген аның яшен атсын, картлыгым минем чәчәк атсын.
Саулык, авыру, гариплек, дәвалану
Авырмас сөяк булмас.
Авыру - атны да ега.
Авыру бер үләр, иренчәк көн дә үләр.
Авыру ишектән керә, энә тишегеннән чыга.
Авыру күрмәгән кеше сәламәтлек кадерен белми.
Авыру үлгәнче җаннан өмет, ярлы үлгәнче малдан өмет.
Авыруга алтын карават та файда бирми.
Байлыкның башы - тазалык.
Баш сау булса, башка бүрек табылыр.
Бурычын яшергән бөлгән, авыруын яшергән үлгән.
Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, иң зур бәхет - саулык.
Сау кешегә көн дә бәйрәм.
Саңгырауга күк күкрәми, сукырга яшен яшьнәми.
Сукыр күп күрер, аксак күп йөрер.
Сәламәтлек - үзе бер бәхет.
Тазның гаебен бүрек каплый.
Телсезнең теле ялганчы теленнән яхшырак.
Чирлегә җәйге челләдә дә суык.
Чирнең тиюе тиз, китүе озак.
Авырып яттыңмы, авыру бактыңмы?
Арулыгым - байлыгым, тазалыгым - саулыгым.
Башы - таз, күңеле - наз.
Җәрәхәткә тоз сибү.
Кутыр өстенә чуан.
Салкын бизгәк булдың.
Сукырга таяк тоттырган.
Язгы бизгәк булсаң, җанын алмый китмәс идең.
Ятыр сырхау түгел, йөрер сау түгел.
Әҗәл-үлем, җеназа, гүр
Авыру гарип итә, үлем юк итә.
Бай да бер үләр, ярлы да.
Бурычтан котылып булса да, әҗәлдән котылып булмый.
Кеше гүренә кеше керми.
Кешегә үлем теләгәнче үзеңә гомер телә.
Суның кадере чишмә корыгач беленә, кешенең кадере үлгәч беленә.
Әҗәл кычкырып йөрми, үкчәңә басып йөри.
Әҗәлдән котылып булмаса да, чигереп була.
Үлгән артыннан үлеп булмый.
Үлгәнне яманлык белән искә алмыйлар.
Үлгәннән соң тәүбә юк.
Үлеккә гүр табылыр, тереккә өй табылыр.
Үлем - елаусыз, туй үпкәсез булмас.
Үлемнән башка барына да ашык.
Үлемнән курыксаң, тизрәк үләсең.
Үләсеңне белсәң, кабер казып куяр идең.
Һәр әҗәлгә бер сәбәп.
Алты үлеп, җиде исән калган.
Аның белән каберең янәшә булмасын.
Бүген түрдә, иртәгә гүрдә.
Кәфен байдан, үлем Ходайдан.
Сиңа да бер зират капкасы, миңа да.
Тере булып җирдә юк, үле булып гүрдә юк.
Үлсә дә үкенече юк, торса да сөенече юк.
Үлсәң - дөнья кала, үлмәсәң - халыкка бәла.
Үләргә дә үлмәссең, яхшы көн дә күрмәссең.