САГЫНУ ЖЫРЫ
Ак чәчәкләр кебек кар ява,
Хәтерләтеп ямьле май кичен.
Шомырт чәчәк аткан туйда
Йөргән идек икәү нур кичеп.
Тормыш юлларыбыз шул кичтә -
Аерылды төрле якларга,
Ә шулай да иркәм гел истә
Алыштырмам аны ятларга.
Араларда озын юллар бар,
Барыр идем дә бит арымый.
Очрашырга ничә еллар бар,
Ничек түзәрмен сон, сагынмый?
ЯРАН ГӨЛ
Тәрәз төбем минем бер ничә,
Тәрәз саен яран гөл үсә.
Ал яраннар кебек алсуланам,
Бәгырькәем, сине күрдем исә.
Кайгы-хәсрәтем дә юк кебек,
Йөрәк ярсый янган ут кебек.
Газапланам иртә-кичләрен,
Әйтә алмыйча йөрәк хисләрем.
Яннарыма гына килсә иде,
Сөям сине, бәгърем, дисә иде.
Күзләреннән алмый күзләрем,
Сөйләр идем йөрәк серләрем.
УТЫР ӘЛЕ ЯННАРЫМА
Оныт мәшәкатьләреңне,
Оныт әле беразга. Сыйпап-сыйпап чәчләремне,
Бер иркәлә, бер назла.
Утыр әле яннарыма
Ял булсын җаннарыма.
Йөзләренә төбәп карап
Килә бер сөенәсем,
Килә бер иркәләнәсем,
Килә бер сөеләсем.
ӘНКӘМНЕҢ ДОГАЛАРЫ
Догаларның күңелемнән
Юк әле югалганы -
Саклый мине, яклый мине
Әнкәмнен догалары.
Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң, изге догаңнан
Мин бәхетле булалмам.
Тылсымлы да, шифалы да
Әнкәмнең догалары -
Догаларның шатлык кына
Китерә торганнары.
Кырыс ла тормыш юллары,
Авыр ла дөньялары!
Хәлләремне жиңеләйтә
Әнкәмнең догалары.
ӘЙ, ИКЕГЕЗ, ИКЕГЕЗ
Әй, икегез, икегез
Икегезнең битегез,
Икегез дә пар килгәнсез
Тигез гомер итегез.
Икәу бергә утыргансыз,
Бергә булсын уегыз.
Икегез дә пар килгәнсез,
Котлы булсын туегыз.
Пар былбыллар кавышкандай,
Ничек кавыштыгыз сез?!
Бу кадәр матур пар булып
Ничек табыштыгыз сез?!
Сокланып карап туймассын
Зифа буегызга да.
Онытмагыз чакырырга
Бәбәй туегызга да.
КИЛӘ ЯВА БЕР БОЛЫТ
Тормыш бит ул, бер карасан,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасан,
Шәмнәре сүнгән кебек.
Килә ява, килә ява,
Ияләште бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.
Гөл булсам үсәр идем лә,
Җил булсам исәр идем.
Алма булсам алларына
Өзелеп төшәр идем.
Абау, Аллам, уф та димим,
Уфтана димәсеннәр,
Уфтанырга калган бу, дип,
Дошманнар көлмәсеннәр.
САНДУГАЧ КЕРДЕ КУҢЕЛГӘ
Мәхәббәт мәхәббәт инде,
Кайларга куйыйм аны?
Авырмыни сагынырга
Өзелеп сөйгән ярны.
Талларга качты сандугач -
Мин аны эзлиммени?
Сандугач керде куңелгә -
Җырламый тузиммени?!
Синең кулмәген алсу дип,
Кызарып торыймени?
Яратам диеп әйтергә
Рохсәтләр сорыйммени?
Сандугачларны ишетми
Йөримме карурманда?
Тамчылар курмиммени соң
Шаулап янгыр яуганда?
НИГӘ ЯНА ЙӨРӘГЕМ?
Сандугачла ияләшкән
Су эчергә миләштән,
Борчуларым бетәр әле
Сине күреп сөйләшсәм.
Их тала, тала, тала
Тала минем беләгем.
Нигә тала, нигә яна
Икән минем йорәгем?
Агыйдел суы тирбәлә
Уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар
Безгә насыйп яр булса.
Агыйделгә басма салдым
Каеннан сайлап кына.
Яннарына барыр идем
Кош булып сайрап кына.
ЧЫГАРСЫҢМЫ КАРШЫ АЛЫРГА?
Тыңларсынмы яшьлек хисләремне,
Җырларыма кушып җырласам?
Каршы төшмәссеңме йөрәгеңне
Мәхәббәтем белән чорнасам.
Минем белән тормыш сукмагыннан
Риза булырсынмы үтәргә?
Аерылганда вәгьдә бирерсеңме
Кабат кайтуымны көтәргә?
Ашкынулы йөрәк көтә көндә
Уртак таңньң сызылып атканын,
Яшьлегемне җырга салган чакта
Кушылып җырларсыңмы, аппагым?
Кайткан чакта Сарман буйларына
Яннарыңда мәңге калырга,
Кырык эшен ташлап кырык якка
Чыгарсыңмы каршы алырга?
ҖОМГА
Тал бөресе, тал бөресе
Тал бөресе талларда,
Сандугачым, әйтеп сайра,
Сөйгән ярым кайларда?
Сандугачым, очасыңмы,
Кипте инде кулләрең,
Синең янга барып кайта
Һәр көнне күңелләрем.
Акрын искән җил селкетә
Агыйдел камышларын.
Кем аерылмый, шулар белми
Аерылу сагышларын.
Агыйделләр дулкынлана,
Дулкынлана, комлана;
Басып сайрар талы сынса,
Сандугач та моңлана.
Моңлы кичтә тальян гармун
Кемнәр уйнатыр инде?
Син булмагач, кунелемне
Кемнәр атыр инде?
Гармунынны тартып уйна
Үрләргә менгәндә дә,
Онытасым юк үлгәндә дә,
Гүрләргә кергәндә дә.
АЕРЫЛМАГЫЗ
Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.
Талларга барып сөялдем
Белмәдем бөгеләсен.
Белмәдем талларга карап
Үзәгем өзеләсен.
Талларга карап моңаям
Ялгыз минутларымда.
Бер ялгызымны яндырма
Мәхәббәт утларында.
Ят кошны пар итмәс аккош
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.
КИЛЕН ТӨШКӘНДӘ
Ак күбеккә баткан яргалар
Кышкы талдан ярсып чабалар.
Чак-чак кына аумый калалар
Салулаган чакта чаналар
Арттан чаба бала-чагалар.
Мамык юрганнарга төренеп,
Килен төшә бүген авылга.
Борынгыдан калган гадәт ул -
Авыл чыккан каршы алырга,
Яшь кәләшне куреп калырга.
Җилкендереп япь-яшь кызларны,
Килен төшә буген бер өйгә.
Кайда калды шундый чагым,- дип,
Авыр сулап куя әниләр.
Авыр сулап куя әбиләр.
Күптән инде ачып куйганнар
Килен төшкэн өйнең капкасын.
Килен төшкән өйнең капкасын
Китәргә дип кире япмасын,
Кайгы җиле килеп какмасын.
ЖИДЕГӘН ЧИШМӘ
Җидегән чишмәләрдә җиде улак,
Челтер-челтер ага көмеш су.
Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,
Шул чакларда бигрәк ямансу.
Җидегән чишмәләргә йөзек салдым,
Җидегә йолдыз күреп калсын, дип.
Җанкай-жанаш алсын да куансын,
Вәгьдәләрем булып калсын, дип.
Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым,
Пар чиләгем тизрәк тулсынга.
Без сөябез җаный, яр булсынга,
Без йөрмибез вакыт узсынга.
Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә,
Акрын искән җәйге җилләргә.
Сез каласыз инде, без китәбез,
Без китәбез ерак илләргә.
КҮБӘЛӘГЕМ
Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәлә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, тугәрәгем,
Асыл кошым, сандугаым,
Җырлап жибәрә микән?
Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы,
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбәләгем, тугәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңлем кояшым.
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, тугәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам кубәләк.
КАРТАЯМЫНИ СОҢ ЙӨРӘК?
Әкрен генә, сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем бер дә картаймый,
Һаман да нидер көтә.
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек, җүләрлек, дип
Җырларда җырланса да.
Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм?
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән?
Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
Була ул һәркемдә дә
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көннәрдә дә.
БЕЛЕГЕЗ ШУНЫ
Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездәм, якын дусларым,
Саргаер идем белегез шуны.
Көзләр җитүен, кошлар китүен,
Күпме кичерде гомерләр юлы!
Кояшлы язым, чәчәкле җәем
Сез ул, дусларым,- белегез шуны.
Нурлана күзләр, тәмләнә сүзләр.
Бетә таралып күңелнең моңы.
Күрсям яңадан сезне, дусларым,
Бәхетем арта белегез шуны.
БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ.
Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онытылмый бернче саф мәхәббәт,
Онытылмый Агайдел сылуы.
Ул мине утларда яндырды да,
Тилмертте аерылу газабы.
Нигә, сон чәчәктәй яшь гомернең
Кавышу булмады азагы?
Юлларда киртәләр очратсагыз.
Күнелегез булсада яралы,
Сез искә алыгыз яшьли сөйгән,
Беренче яраткан ярларны.
АЙ, ҖАНЫЙ, СУЛАРДА
Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, жаный, суларда ла
Су чәчрәтеп уйнарга.
Өй эчләренә керәсең,
Гөлләргә үреләсең;
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм -
Син матур күренәсең.
Ай, жаный, күз нурым,
Син матур күренәсен.
Атлар жиктем мин чанасыз.
Чыгып киттем чарасыз;
Күрер күзгә зур да түгел.
Чибәрлеккә чамасыз.
Ай, җаный, күз нурым.
Чибәрлеккә чамасыз.
Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген;
Бик еракларга китәм ич,
Төсең итеп йөртермен.
Ай, җаный. Керфегең,
Төсең итеп йөртермен.
КАЗАН КИЧЛӘРЕ
Кил әле, Иделнең җиләс җиле,
Юлларга чәчәкләр сип әле,
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре.
Туган ил чакырган зур юлларга
Китәрбез таңнарда без моннан.
Озатып калырсың безне, Казан,
Баласын очырган кош сыман.
Иделгә сузылган айлы юлдан
Тын гына, мон гына җыр ага.
Сагынырбыз, дуслар, бу кичләрне
Чәчләргә чал кергән чорда да.
Ал-гөлләр сибегез безнең юлга,
Иделнең иртәнге җилләре.
Мәңгегә, гөмергә истә калсын
Казанның кадерле кичләре.