Хайваннар турында табышмаклар
(бөҗәкләр, сөйрәлүчеләр, җир-су, йорт хайваннары, кош-корт, һ.б.)
- Җәйнең буе бал җыя, Кышның буе хәл җыя.
- Чи-чи итәр, Читлегенә кереп китәр; Алтын башлы, йомры кашлы, Моны белгән йөз яшьле.
- Или-или иләктән, Или чыкты келәттән, Бер битемнән суырып үпте, Әле дә китми йөрәктән.
- Тызлый да бызлый, Үпкән җире сызлый.
- Алпавытның бакчасы, Бакчасында мунчасы; Мунчасына су китерә Нечкә билле тутасы.
- Бигрәк матур бакчасы бар, Бакчасында кысасы бар; Тәмле ризык ашыйлар, Бик авыр йөк ташыйлар.
- Безли дә безли, Бигрәк җаны түзми, Гел тәмлене эзли.
- Озын-озын колгалар, Анда кошлар оялар; Ите хәрам, өресе хәләл, Аны белер муллалар.
- Очалар, очалар һавадагы каргалар; Ите хәрамга китә, Сөте хәләлгә китә.
- Кап-караңгы бүлмәдә Ашъяулык бәйли кыз бала.
- Чит-читләп менәр, Чит-читләп төшәр, Вәл бәдри, вәл челтәр.
- Чи-чи итәр, читәнгә кунар, Аны тоткан уңар.
- Чалма-чалма чәчәккә, Чалып алдым беләккә; Туксан егет йөгерә, Тугыз кучкар менгерә.
- Ялгыз өйдә кыз елый.
- Почмаксыз аранга койрыксыз сарыклар яптым.
- Кечкенә генә келәт, Эче тулы кеше, Берсенең дә юк теше.
- Аршин ярым бүзем бар, Бөдрә чәчле кызым бар; Күтәрергә хәлем юк, Кеше алыр дип гамем юк.
- Чәйдә - чәйдәш, Майга иптәш, Аңа юк тиңдәш.
- Инәемнең иләге, Иләгендә чиләге, Чиләгендә сары җиләге.
- Пичкә салсаң җеби, Суга салсаң корый.
- Дул-дул итә, Дугага куна, Әфәфи җонлы, Алтын канатлы.
- Чик-чик итә - читкә сикерә. «Тоттым» дигәндә тора да китә.
- Ат башлы, Болан мөгезле, Бүре гәүдәле, Бүкән сынлы, Кош канатлы, Кырмыска аяклы.
- Аягы кулдан югары, Сикерә талдан югары; Ни кош түгел, ни корт түгел, Тезе билдән югары.
- Җилт-җилт итәр, Җилпеп китәр, Гөлгә кунар, Чәчкә үбәр. Бик күп төрле, Алтын сырлы.
- Зелф-зелф итәр, зелфәргә кунар, Әлиф-лям сырлы, алтын кырлы.
- Аллы-гөлле очкалак, Оча гөлләр кочкалап.
- Кечкенә генә бер корт, Ашаганы - тут, Адәмне киендерә, Кызларны сөендерә.
- Бәла-бәла-бәла килә, Ике җиңен сала килә, Ион-тирене җия килә, Йортка зыян кыла килә.
- Үзе кара - карга түгел, Мөгезе бар - үгез түгел, Алты аягы бар - тояксыз.
- Чем кара - елан түгел, Мөгезле - сөзгәк түгел, Канатлы - песнәк түгел, Очканда мыш-мыш килә, Туфракка яшеренә, Бу нәрсә, йә, кем белә?
- Кара - карга шикелле, Мыеклы - маймыл шикелле.
- Билле-билле җирән ат, Биле нечкә көрән ат, Тауга менеп таймас ат, Хәстә тиеп үлмәс ат.
- Үзе базык, Биле нәзек, Шәһәргә ташый Бүрәнә дә азык.
- Иләк-иләк тарым бар, Күтәралсаң барын да ал.
- Урманда утсыз казан кайный.
- Кечкенә генә кешеләр тау өяләр.
- Чи-чи итә, читәнгә куна, Ду-ду итә, дугага куна, Моны белмәгән кеше. Караңгы мунчада куна.
- Үзе бер дә армас, Ат артыннан калмас, Дугадан да узмас.
- Кулсыз-аяксыз җәтмә кора.
- Алты аягы бар - Алып түгел, Дүрт күзе бар - Дию түгел; Аркасында кылдан җебе, Эрләп суккан җебе түгел.
- Күрер-күрмәс күзләре, Челтәр бәйли үзләре, Челтәрләре түгәрәк, Эшли алар үрмәләп.
- Җизни аты егылган, Йөз мең халык җыелган.
- Безз-безз, без түбән, Безнең өстә - йөзтүбән.
- Кем аны үтерсә, шул үзенең канын коя.
- Безз-безз, безелди, «Борынымда бар безем»,- ди, Үзеннән зурга: «Энемм»,- ди.
- Борыны озын - фил түгел, Үзе шаулый - җил түгел.
- Асты такта, өсте такта, Кызыл егет карап ята.
- Кызыл корсаклы бала Кеше таларга бара.
- Киштә буйлап кызыл йомгак тәгәри.
- Морҗа төбем - җиз кадак.
- Мич башында - тархан туе.
- Ап-ак тауның башында Кара өер утлыйдыр.
- Юештә йөрер хәле бар, Кырык төрле тәне бар, Исеме белән җисеме бар.
- Ары да очар карачай, Бире дә очар карачай, Тал төбендә тонык су, Тондырып эчәр карачай.
- Караңгы өем эчендә Кара тәкә сикерә.
- Сәке астында чирү йөри.
- Яссыдыр, йомрыдыр, Итең-тәнең тырмалар, Кан имәргә бик әвәс, Анда-монда юргалар.
- Адәмне сөя, Әмма ләкин азаплый; Адәм аны сөйми, Әмма ләкин эзли.
- Канаты бар, очалмый, Күккә таба карамый, Йолдызларны санамый, Коры җирдә торалмый.
- Суда йөзә - кош түгел, Канаты да юк түгел, Ай-һай, аның күлмәге, Кемнәрнең бар күргәне?
- Башы бар, чәче юк, Күзе бар, кашы юк, Авызы бар, теле юк, Гәүдәсе бар, муены юк; Суыкта туңмый. Эсседә көйми, Аягы юк, үзе йөри.
- Көмеш тәнле, Ите тәмле.
- Аяксыз тай чуптырдый, Койрыгын миңа тоттырмый.
- Аучылар килделәр, Хуҗаларын тоттылар, Өе чыгып качты.
- Ямавы юк - тишек-тишек, Чыгып булмый - юк ишек.
- Сараемның эргәсе- аркан, тәрәзәсе мең, берсенең дә пыяласы юк.
- Мунчага керәм кара булып, Мунчадан чыгам кызыл булып.
- Баткаклыкта җылый, үзе чыкмый.
- Үз күлендә үзе патша.
- Аралга да ул хуҗа Тугайга да ул хуҗа, Көн җылынса, кычкыра.
- Җәй буе акыл сата, Кышын боз булып ката.
- Аягын-башын яшерә Таш күлмәге эченә.
- И таш капка, таш капка, Аслы-өсле куш капка. Аны беркем ачалмый, Хуҗасы да чыгалмый. Муенын сузып караса да, Капкасыннан узалмый.
- Суда-Сөләйман.
- Пыяла чардак эчендә Кара кызлар эшендә.
- Ите бар - сөяге юк, Авызы бар - теле юк.
- Арслан батыр калышмый, Юл йөрүгә карышмый, Барыр юлын буе белән карышлый.
- Ганбәр ана, Үз буе белән җир үлчәп, хаҗга бара.
- Борма-борма бормадыр, Шул торбада торадыр.
- Урманнан чыгар, Түше белән шуар, Кешене күрсә - куар. Әфәләм төрле, Көмеш сырлы, Төймә башлы, Тоз күзле.
- Тауга менә таяксыз, Таудан төшә аяксыз.
- Озын эчәк, Бер очы төенчәк.
- Юл өстендә майлы каеш.
- Суда йөзә, Җирдә шуа, Койрыгы очлы, Җиз башлы.
- Җир астында - җирән атым, Боз астында - бүз атым.
- Җиз камчысын тотып булмый, Җиз атына утырып булмый.
- Югары менә чылбырсыз, Түбән төшә баскычсыз, Өйләр сала балтасыз.
- Күтәреп була, өй аркылы ыргытып булмый.
- Колга башында бер өй, Кунагым тәрәзәсеннән йөри.
- Коймада - өй, өйдә - җырчы.
- Ары да чут, бире дә чут, Иһи лә, миһи лә, Ул нәрсә, йә, сөйлә?
- Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора.
- Кулы юк, балчык ташый, Балтасы юк, өй ясый.
- Гөлдер-гөлдер гөл итекле, Гөлкәй кызыл читекле.
- Көләч түтәй гөлдерәк, Кызыл читек, күк күлмәк.
- Урмый, чәчми, Ил өстендә көн итә.
- Көлтәсеннән бастырыгы озын.
- Кечкенә генә берәү, Артында озын терәү.
- Өй башында саплы чүмеч.
- Койрыгын алса - башы ябыша, Башын алса - койрыгы ябыша.
- Казаннан кара, Кардан ак; Урактан кәкре, Уктан төз.
- Ак келәтне ватып керә, Сары майны чөмерә.
- Ак уймагым суга төште, Балдаклары уела төште.
- Бер кошым бар: тынмый, Агачка оя кормый; Өе - җирдә, Җыры - күктә.
- Үзе йомырка басмый, Баласын да бакмый.
- Кара урманның эчендә Агач кыңгырау шалтырый.
- Җәй шакылдый бу чүкеч, Кыш шакылдый бу чүкеч, Ничек чыдый бу чүкеч?
- Син әйтәсең, ул кабатлый.
- Мәче башлы ябалак
- Көндез йоклый, төнлә җылый.
- Кара атым җилә килә, Юл уңае тибә килә.
- Үзе озын, чабуы кыска.
- Урманнан чыгар, үзе чуар.
- Урманнан чыгар Өсте-башы чуар, Тимербай куар, Биктимер суяр, Хуҗасы өтәр, Исе дөньяга тулыр.
- Биек каен түбәсендә ах-ух итәдер.
- Ханның кызын алыр идем, Каптым кызыл булмаса.
- Урманнан чыгар, Түше чуар, Бикәнәе куар, Бикмәмәте тотар, Биктимере суяр; Солтан башлы, Кызыл кашлы, Аны белгән йөз яшьле.
- Кабара, кабара, кабара күк, Кабарып пешкән икмәк күк; Шыгай улы кунак күк, Киенеп чыккан кияү күк.
- Ясана, ясана, ясана күк, Ясана килгән кияү күк; Кызара, кызара, кызара күк, Кызарып пешкән чия күк.
- Кытай бара юлдан, Каткан-поскан туннан; Кызыл чугы муйнында, Тәсбихләре кулында.
- Гөбер-гөбер гөбара, Кызыл күрсә кабара.
- Суда юынып алды, Өсте коры калды.
- Кыйкан-муйкан атлаган, Ак чикмәнен каплаган.
- Суда йөзә, Күктә оча, Җирдә йөри, Ит белән сыйлый.
- Су өстендә сары күбек.
- Яшел палас өстендә Сары йомгак тәгәри.
- Ука-ука тыш кына, Су коена инештә; Очалса да җирдә йөри, Ите яхшы бәлешкә.
- Соскы борын бакылдык, Күп сөйләшә такылдык.
- Көрәге - алдан, Әрҗәсе - арттан.
- Су төбенә төшә, Чыланмыйча чыга.
- Җон җомгагым - бөдрә, Су күрдеме - йөгерә.
- Башы тарак, Койрыгы урак, Кычкыртып быргысын, Уята барысын.
- Укталы да чукталы, Муены яшел нукталы, Түбәсендә тарагы, Койрыгында урагы, Тәпиендә сәнәге, Шул ни булыр, йә әле?
- Нинди тарак тарарга ярамый? Нинди урак урырга ярамый?
- Базда бака кычкыра, Тауда такта ярыла.
- Кечкенә генә кодача, Аның артын җил ача.
- Тавыкның йомырка салуы
- Кыт-кытыйк, кайда салам - анда юк.
- Ак тау өстендә ак мулла утыра, Үлекләрнең терелүен көтә.
- Җанлыдан җансыз туар, Җансыздан җанлы туар.
- Ике туа, бер үлә.
- Кисмәк таптым кыршаусыз, Ул да булды капкачсыз.
- Бер кисмәктә ике төрле бал.
- Бәләкәй генә ак келәт,- Эче тулы сары май.
- Кечкенә генә таш пулат,- Эче тулы алтын да көмеш.
- Таш пулат, Көмеш пулат, Эчендә сары балавыз.
- Бозын ватсаң, көмеш чыгар, Көмешен ватсаң, алтын чыгар. Ак күл, Ак күл эчендә сары күл.
- Пыяла түгел - ватыла. Гәүһәр түгел - сатыла.
- Ак гөмбәзле бер таш мәчет бар,- Керергә ишеге юк, Гөмбәзен ватып керәләр.
- Ак толып җөйсез генә тегелгән.
- Ак табагымның ашы татлы.
- Тоз боткасында кайнатсаң да, Тозсыз ашап булмый.
- Тумаган тавыкны ашыйлар.
- Җәен урманга патша, Кышын кардан да аста.
- Килә бер батыр атлап, Аягы баса лап-лап; Урманда йөри, Умартадан бал көри.
- Тауда Талайман күрдем, Суда Сөләйман күрдем, Ит сакаллы ир күрдем, Кояшка пешкән аш күрдем, Күбек коскан таш күрдем.
- Җизни атын менеп булмый, Җиз камчысын тотып булмый.
- Әнә бара Алып, Колакларын салып; Киңдер күкрәге, Тимердер йөрәге.
- Әнә бара хан, Авызы-борыны кан.
- Сорыдыр төсе, Үткендер теше, Урманда йөри, Бозаулар эзли.
- Әдәпле генә кодача Тавыкларны ярата.
- Нечкә билле, Көлтә койрыклы.
- Әйтим бер йомак: Җәен соры, кышын ак, Төймә койрык, шеш колак.
- Кечкенә генә Батыш, Куак астында ятыш.
- Курыкканнан да курыккан, Курыкмаганнан да курыккан, Күләгәсеннән дә курыккан.
- Колаклары сөңге-сөңге, Аяклары дөңге-дөңге; Базарга чыгарып сатар идем, Унике тиен деньге, деньге.
- Чал тәкәдә мөгез юк, Чалт аязда болыт юк.
- Бән, бән, бән икән, Бармаклары ун икән; Шомырт кара күзе бар, Ак өстендә миңе бар.
- Чут-чут чунлы, Өсте җылы тунлы, Ефәк ыштанлы.
- Кәкре егет алтын казый.
- Җир астында җизнәм аты кешни, Су астында бабам аты кешни.
- Яланда энәле йомгак ятыр.
- Энәләре үзе белән йөри, Үзе тегә белми.
- Өстенә шау энәле күлмәк кия, Шулай да аны әнисе «йомшагым» дип сөя.
- Кош түгел, оча, Ябалактан курка, Чикләвекне ярата, Сызгырса, урманны яңгырата.
- Сәке астыннан туй уза, Сөңгеле дә мылтыклы.
- Идән астында печмәгән тәкә йөри.
- Җир астыннан җек чыгар, Ике колагы тек чыгар.
- Койрыгы озын, Үзе кыска, Мәчедән курка.
- Эргәдәдер өйләре, Бал-май ангар үзләре, Елт-елт итәр күзләре.
- Урманнан чыгар, Койрыгы чуар; Әйтегез Исхакка, Кереп китте почмакка.
- Керт-керт тауга менә, Керт-керт таудан төшә; И аяулы, аяулы, Койрык очы бу яулы.
- Чылт-чылт күзле, Адәм төсле йөзле, Үчекләшер үзе, Ходайның бойрыгы, Бардыр койрыгы.
- Юаш ятар, Дәшми тотар.
- Тимерче дә түгел, Балта остасы да түгел, Үзе авылда беренче эшче.
- Калын арка, Тарта да тарта, Ул тарткан саен табыш арта.
- Дүрт карый, Дүртесенең дә сакалы артка карый.
- Дүртәве көшел тарта, Берәве җилгерә.
- Дүрт яңа туган ай, Егерме дүрт йолдыз.
- Дөбер-дөбер дүртәү, Дөбердәүче бишәү, Иван агай алтау, Шыбан агай шып ялгыз.
- Безнең өч дустыбыз бар: Берсе ашата, Икенчесе эчертә, Өченчесе йорт саклый.
- Бүре түгел - көрән, Куян түгел - озын колаклы, Ат түгел - тояклы.
- Үлән ашый, май ташый.
- Ишегалдында чүмәлә; Артында - себерке, Алдында - сәнәк.
- Дүрт терәвеч, Ике кылыч, Бер болгавыч.
- Ике сөзгеч, Дүрт йөргеч, Бер селтәвеч.
- Дүрт терәвеч, Бер болгавыч, Кәкре кубыз, Якты йолдыз.
- Бөтен батыр йокласа да, Ике батыр йокламый.
- Бер җирдә бар куш агач, Буран сырмас, кар тимәс.
- Коры ботакка кыйгыр кунмас.
- Ике өйгә бер кисәү.
- Турсыкта сөтем оемый.
- Идән астында дүрт көпшә, Дүртәве дә бер төштә.
- Агыйделдә дүрт тал: Берсе - Сәрви, берсе - Гыйльми, Берсе - Ишнәр, берсе - бал.
- Гөбер-гөбер, гөбертау, Гөбертауныкы дүртәү, Илемәйнеке икәү.
- Дүрт татар, Дүртесе дә бер чиләк төбенә атар.
- Дүрт килендәш бер кияүгә ук атар.
- Сыек булса да су түгел, Ак булса да кар түгел, Йомшак булса да йон түгел.
- Үзе актай, Корсагы каптай, Кәкре таягы шактай.
- Сакаллы килеш туа, Берәү дә гаҗәпләнми.
- Сакалы бар, акылы юк.
- Юк үзенең әдәбе, Маңгаенда сәнәге, Коелып йөри сәдәбе.
- Тиресе иләнмәгән, Туны тегелмәгән, Тутай шуны киеп йөри.
- Ашата, туендыра, Җылыта, киендерә, Кешене сөендерә.
- Кара җиңги суга бара, Шомыртларын коя бара.
- Урманны кыркалар, йомычкасы төшми.
- Мич янында ак итек.
- Коры җирнең кимәсе. Ияре дә, дугасы да үзендә.
- Төрән танау җир сөрә.
- Кешенең дусты, йортның сакчысы.
- Сакбаем теле салынып төшсә дә, койрыгы югары.
- Дүрт тал-агач төбендә Кәкре кое сиртмәсе.
- Мыегы бар, сакалы юк, Туны бар, чапаны юк; Файдасы өйдә булгач, Яланга сәфәре юк.
- Үзе суфый, үзе урлаша, Әле тотсаң тырнаша.
- Бәләкәй генә җиңгинең Артына уклау тагылган.
- Үзе мич башында, Үзе тун ябынып йоклый.
- Мич башында комган, Колакларын йомган.
- Берсе өйне саклый, Берсе тышны саклый, Үзләре бер-берсенә кан дошман.
- Берәүләрнең өстендә Тегелгән җылы тун,- Теләсәң кайда ятып кун.
- Ямау салам, җөе юк, Паласымның кыры юк.
Табышмак җаваплары.
- Бал корты
- Бал корты
- Бал корты
- Бал корты
- Бал кортының бал ташуы
- Бал кортының бал ташуы
- Бал кортының бал ташуы
- Бал кортының бал ташуы
- Бал кортының бал ташуы
- Бал кортының кәрәзгә бал җыюы
- Бал кортының кәрәзгә бал җыюы
- Күч аерылу
- Күч аерылу
- Умартада яшь корт анасы
- Умартага бал кортлары ябу
- Умарта һәм бал кортлары
- Умарта һәм бал кортлары
- Бал
- Кәрәзле бал
- Балавыз
- Төклетура
- Чикерткә
- Чикерткә
- Чикерткә
- Күбәләк
- Күбәләк
- Күбәләк
- Ефәк корты
- Көя корты
- Коңгыз
- Ат коңгызы
- Кырмыска
- Кырмыска
- Кырмыска оясы
- Кырмыска оясы
- Кырмыска оясы
- Кигәвен
- Кигәвен
- Үрмәкүч
- Үрмәкүч
- Үрмәкүч
- Чебен
- Түшәмдәге чебен
- Черки яки озынборын
- Черки яки озынборын
- Черки яки озынборын
- Кандала
- Кандала
- Кандала
- Таракан
- Таракан
- Таракан
- Кыргаяк
- Борча
- Борча
- Борча
- Бет
- Бет
- Балык
- Балык
- Балык
- Балык
- Балык
- Җылым белән балык тоту
- Җылым
- Җылым
- Кысла
- Бака
- Бака
- Бака
- Бака
- Ташбака
- Ташбака
- Ташбака
- Сөлек
- Сөлек
- Сөлек
- Карышлавык
- Әкәм-төкәм
- Елан
- Елан
- Елан
- Елан
- Елан
- Тузбаш елан
- Елан һәм балык
- Елан һәм бүре
- Кош
- Кош мамыгы
- Сыерчык оясы һәм сыерчык
- Сыерчык оясы һәм сыерчык
- Сандугач
- Карлыгач
- Карлыгач
- Күгәрчен
- Күгәрчен
- Чыпчык
- Саескан
- Саескан
- Саескан
- Саескан
- Саесканның кунган, очкан вакыты
- Саесканның йомырка эчүе
- Акчарлак
- Тургай
- Кәккүк
- Тукран
- Тукран
- Тутый кош
- Тутый кош
- Бөркет
- Торна
- Боҗыр
- Боҗыр аулап, утта өтү
- Көртлек
- Көртлек
- Көртлек аулау
- Күркә
- Күркә
- Күркә
- Күркә
- Каз
- Каз
- Каз
- Каз бәбкәсе
- Каз бәбкәсе
- Үрдәк
- Үрдәк
- Үрдәк
- Үрдәк
- Үрдәк бәбкәсе
- Әтәч
- Әтәч
- Әтәчнең кикриге һәм койрыгы
- Әтәч, таң ату
- Тавык
- Тавык
- Тавык
- Тавыкның ояда утыруы
- Йомырка, чеби
- Йомырка, чеби
- Йомырка
- Йомырка
- Йомырка
- Йомырка
- Йомырка
- Йомырка
- Йомырка
- Йомырка
- Йомырка
- Йомырка пешереп ашау
- Йомырка пешереп ашау
- Йомырка пешереп ашау
- Аю
- Аю
- Аю, балык, әтәч, баклажан, сабын
- Аю һәм елан
- Бүре
- Бүре
- Бүре
- Төлке
- Төлке
- Куян
- Куян
- Куян
- Куян
- Куян, көзге
- Ас
- Йомран
- Йомран
- Йомран, бака
- Керпе
- Керпе
- Керпе
- Тиен
- Тычкан, күсе
- Тычкан, күсе
- Тычкан, күсе
- Тычкан, күсе
- Тычкан, күсе
- Тычкан, мәче
- Ялман (кушаяк)
- Маймыл
- Капкын, тозак
- Ат
- Ат
- Ат бәкәлләре
- Ат аяклары һәм койрыгы (чапкан вакытта)
- Дага һәм кадаклары
- Ат, арба, күпер
- Ат, сыер, эт
- Ишәк
- Сыер
- Сыер, аның койрыгы һәм мөгезләре
- Сыерның аяклары, мөгезләре, койрыгы
- Сыерның аяклары, мөгезләре, койрыгы
- Сыерның аяклары, койрыгы, мөгезләре, күзләре
- Сыер мөгезләре
- Сыер мөгезләре
- Сыер мөгезләре
- Сыерның теле белән борынын ялавы
- Сыер җилене
- Сыер имчәкләре
- Сыер имчәкләре
- Сыер имчәкләре
- Сыер һәм кәҗә имчәкләре
- Сыер саву
- Сыер саву
- Сөт
- Кәҗә
- Кәҗә
- Кәҗә
- Кәҗә
- Сарык
- Сарык
- Сарык
- Сарык йонын алу
- Сарык бәрәне
- Дөя
- Дуңгыз
- Эт
- Эт
- Этнең аяклары һәм койрыгы
- Мәче
- Мәче
- Мәче
- Мәче
- Мәче
- Мәче һәм эт
- Хайван өстендәге тире
- Ала тире