|
Әзер җаваплар СОРАУНЫҢ АСЫЛЫННАН ЧИТКӘ КИТҮ - Аңладыңмы? - Аңлавын аңладым, төшенә генә алмадым.
- Ә мин нишлим? - Ни теләсәң, шуны эшлә, тешең булса, телең тешлә.
- Белдеңме? - Белдем, колагыма элдем, берсеннән керде, берсеннән чыгып китте.
- Булдымы? - Булды дигәндә койрыгын борды.
- Бушлаймы? - Бушлай сыер гына мышнай.
- Бүген ничәсе? - Кадер кичәсе.
- Бүген ялдамы әллә? - Ялда да, койрыкта да.
- Дәлеше? - Дәлеше кабак бәлеше.
- Иеме? - Ие, иемәсәң бие.
- Исәнме? - Исән булмасам, әллә син врачмы?
- Исәнме? - Ә үзең кисәүме?
- Ишетмәдем, ни дисең? - Базарда колак саталар, ди. Барып ал дим.
- Кайда? - Былтыргы кар астында.
- Кайда? - Каербидә.
- Кайдан килдең? - Кайдырмый тау астыннан.
- Кайчан? - Бозау агачка арты белән менгәндә.
- Кайчан? - Карт алаша тай булганда.
- Кайчан? - Качкан көнне иртән.
- Кайчан? - Качып барганда.
- Кайчан? - Кояш тискәре яктан чыкканда.
- Кайчан? - Кызыл кар яугач.
- Кайчан? - Дөянең койрыгы кайчан җиргә тияр, шунда.
- Кайчан? - Язган булса яз көне, кушкан булса кыш көне.
- Кайчангача? - Яз сорамаска, көз түләмәскә.
- Картаюлар ничек? - Карт аю урманда гына була ул.
- Кая барасың? - Каен башына.
- Кая барасың? - Каерып салырга.
- Кая бардың? - Кайманга - катык ашарга.
- Кая бардың? - Эт туена кода булып бардым.
- Кем? - Каян белим, кулын куеп китмәгән.
- Кем? - Кем дигәннең кече улы.
- Кем? - Кем дигәннең үзе, маңгаенда ике күзе.
- Кем малае син? - Кемән улы Кемәнетдин малае.
- Кыйммәтме? - Акча белән башма-баш.
- Мәгънәсе? - Мәгънәсе - капка баганасы.
- Ни булган? - Пешкән шалкан чи булган.
- Ни хак? - Хак ярым хак, пот ярым борчак, бер кием чабата, калганы акчалата.
- Нигә карыйсың? - Күңелемә ярыйсың.
- Ник? - Син ни әйтер икән дип.
- Ник чәй эчмисең? - Чәй белән кытай битен юа, ди.
- Нихәл? - Сине күргәч, бетте хәл.
- Нихәл? - Хәл иминлек, акча меңлек, алыштырырга вак юк.
- Нихәл? - Хәл йөзгә җитә, кул тезгә җитә.
- Нихәл? - Хәл хәер, ярлы баер, бай бөләр, иманасын кем түләр?
- Ни хәл? - Шөкер дигән көн бар, бер салмалык он бар.
- Нихәл? - Хәл хәлвәт, киндер күлмәк, ыштан бурлат, киткәннәр урлап.
- Нихәл? - Юк шөкергә тук шөкер.
- Ничек эшләр? - Эшләр - шак-шок итә тешләр.
- Нишли? - Ат булып кешни, сыер булып мөгри.
- Нишли? - Тире җыеп күн эшли.
- Нишлисең? - Дуңгыз дагалыйм.
- Нишләп? - Шулай шәп.
- Нишләп яту? - Тик яту белән бик тату.
- Нәрсә? - Тозлы кыяр-кәбестә.
- Оялмыйсыңмы? - Өй алып, мунча сатканым юк.
- Саумысыз? - Сау булмасак, әллә баш очыбызда ясин чыкмакчы буласызмы?
- Сәбәбе? - Сәбәбе - карабодай сәнәге.
- Сәгать ничә? - Кичәгечә.
- Сиңа ничә яшь? - Яшьне ат базарында гына сорыйлар.
- Сөенчесенә ни? - Сөенчесенә уң колагың үзеңә.
- Сөйгәнең кем? - Койрыклы җен, үземә әрәм, кешегә хәрам.
- Суны нигә күп ташыйсыз? - Киптерәбез.
- Туйганыңны кайдан беләсең? - Син күземә ике булып күренәсең.
- Үсәсезме? - Үсәбез: тәбәнәк җиргә баш тия.
- Хәлләр ничек? - Ал да гөл, калганын үзең бел.
- Хәлләр ничек? - Алда гөл, артта кычыткан.
- Хәлләр ничек? - Ат мөгезе кебек.
- Хәлләр ничек? - Син сорама, мин әйтмим.
- Хәлләр ничек? - Хәлләр бишни, сезнеке нишли?
- Хәлләр ничек? - Хәлләр изге, тегеләр генә бизде.
- Хәлләр ничек? - Хәлләр имин, кешегә тимим.
- Хәлләр ничек? - Шөкерле-бөкерле, һаман бер төрле.
- Чибәрме? - Чибәр: күрсәң гайрәтең чигәр.
- Читтә ничек соң? - Читнең чите корсын.
- Шулаймы? - Шулаен ул шулай да, ярый ла эш барып торса уңайга.
- Шуннан? - Шуннан утырган да шуган, тауга түбән булган.
- Эш хакы күпме? - Айга утыз көн, йокы үзеңнән.
УРЫНСЫЗ ТӘКЪДИМ, ҮПКӘ-ДӘГЪВАЛАРНЫ КИРЕ КАГУ - Алып җибәр! - Алырга акчаның күзенә ак төшкән әле.
- Арыдым. - Арсаң ат ялла, үзең җәяү бар.
- Ач! - Ач булсаң, туеп кил.
- Ачуым килә. - Ачуың килсә, борыныңны тешлә.
- Ачуым килә. - Синең ачуың, минем аякчуым.
- Ашаган җиренә сыер да кайта. - Кайтуын кайта да, аның сөтен савып калалар шул.
- Әү! - Авызың дәү.
- Барыбер. - Барыбер булса, ишектән йөрми тәрәзәдән йөрерләр иде.
- Беләм. - Белүен беләсең дә, кыңгыр сибәсең.
- Беләм. - Син белгәнне без белгән, калганын чөйгә элгән.
- Беләм. - Син белгәнне мин чабата башына элгән.
- Беләм. - Син белгәнне мин чормага меңгереп элгән.
- Беләм. - Син белгәнне мин белеп оныткан.
- Беләм. - Үзең беләсең, эт күк өрәсең.
- Буе кечкенә. - Буй белән Агыйдел буйлыйсы юк әле.
- Бәхил түгел. - Бәхилең бәке астына, үзең сәке астына.
- Гафу ит. - Гафуың белән сату ит.
- Гыйшык. - Гыйшыгын гыйшык та, бишмәт тишек.
- Егылам. - Егылсаң, җирдән түбән китмәссең.
- Елый. - Еласа, кашы-күзе кара булыр.
- Җүләр! - Иманаңны кем түләр.
- Иренәм. - Иренгәнне тиз иргә бирәләр.
- Иртә бит әле. - Иртә булса, соң булмаска әйбәт булыр.
- Иртәгә. - Иртәгә үз киявем дә килә.
- Ишетерләр. - Ишетмәгәйләре тагын. Күз күрер өчен, колак ишетер өчен бирелгән.
- Кечкенә бит. - Тиресен текмәгән, үсәр әле.
- Килешми. - Килешкәне килендә.
- Килешми. - Килешкәне килешкәч.
- Китә. - Киткән китсен, җәһәннәмгә тикле юл ачык.
- Китәм. - Китсәң, килгән юлыңа киртә кормаган.
- Китәм. - Китсәң, килгән юлыңа юкә үсмәгән.
- Кулымны кисәргә бирәм. - Кулыңны түгел, башыңны кистерсәң дә ышанмыйм.
- Куркам. - Курыкма, бүре түгел - ашамас.
- Кызык. - Бер табак сызык.
- Көнләшәм. - Көнләшкән көндәшлеккә барсын.
- Күз тияр. - Аңа ике күз тигән инде, бүтән күз тимәс.
- Мин синнән элек туган! - Син элек тусаң, мин белеп туган.
- Мин үзем дә белекле. - Белеклесен белекле дә, борын астың җелекле.
- Минем сүз өскә чыкты. - Сүзең өскә чыкты: һавада очып йөри, үзең генә аста калдың.
- Озак! - Тиз тумагансыңдыр әле.
- Озатыйм! - Рәхмәт, үзем генә озаермын.
- Оялам. - Өй алырга, монДа өй сатучы юк әле.
- Оят! - Өй ат булса, күптән җигеп китәр идек.
- Оят! - Өй-ат Мәкәрҗәдә кыйбат, барып алырга ерак.
- Сәлам! - Саламыңа печән.
- Телең корыр! - Минем телем болай да бик коры, селәгәем агып тормый.
- Тизрәк йөр! - Оча белмим инде, аяк белән йөрим.
- Туйдым. - Туйсаң тәүбә кыл.
- Уңган. - Уңганның койрыгы туңган.
- Уф, алла! - Арсаң ат ялла.
- Үпкәләгән. - Үпкәләгәнгә үпкә ашаталар.
- Үпкәләгән. - Үпкәләгәннең өенә барыш.
- Үпкәләгән. - Үпкәләсә, мәче үпкәсе ашасын.
- Үпкәләгән. - Үпкәләсә, үпкәсе бавырыннан ерак китмәс әле.
- Хуш! - Сөйләшкәндә безне дә куш.
- Ышанмыйм. - Ышанмасаң, үзең карган.
- Юк. - Юкка мин үзем дә тук.
- Язык булыр. - Язык казык башына.
- Язык! - Язык казык башында, җырлап торчы каршымда.
- Ярамый. - Ярамаган - дөньяга яралмаган.
- Ярамый. - Ярамаса, юынырсың.
- Ярар! - Ярасы юк, ярылган да, ямалган да.
- Яхшылык итмәкче була. - Яхшылыгы - яхшы ат түгелдер әле, атланып алмассың.
|
© 2009, tazbash Сайттагы мәгълүмат белән куллангандаtazbash.narod.ru сайтына юллама кую мәҗбүри. |