Кеше турында табышмаклар
(тән төзелеше, гаилә, туганлык һ.б.)
- Кырык бармак, кырык тырнак, Бер агачта ике яфрак. Ике җанга бер сулыш.
- Асты диңгез, өсте нур.
- Кунак килде, чыгып алыгыз: Аягы бар - йөрми, Күтәрмичә өйгә керми.
- Ак җимеш, Өстәлгә куелмый, Үзен һәркем ашый.
- Берәүләр үз ашларын эскәтер җәйми генә ашыйлар.
- Төшә-төшә, җиргә җитми, Менә-менә, күккә җитми.
- Югары менәр һү-һү, Түбән төшәр һү-һү, Уртасында былбыл кош Сайрыйдыр ла һү-һү.
- Үзе бер, ябе дүрт, Ьәр япьтә бишәр ботак.
- Ике багана, Ике багана өстендә мичкә, Мичкә өстендә бөке, Бөке өстендә йомры туп, Туп өстендә куаклык, Куаклык эчендә хайванлык.
- Өлкән өй, Өлкән өй эчендә кече өй, Кече өй эчендә балван бии.
- Бер бүкәндә җиде тишек.
- Тал башына кара җылан асылган.
- Урман ботаксыз, Җәнлеге сөяксез.
- Тимер тәкә тау яра.
- Карурманны бер балта белән кырып салдым.
- Иң әүвәле кара урман, Аннан ары шома тау, Аннан ары кече урман, Аннан ары елтыравык, Аннан ары мышлыпый, Аннан ары тәтелдек, Аннан ары очлыкый.
- Кара урман, Кара урман артыннан кире урман, Кире урман артыннан җелкелдек, Җелкелдек артыннан мыркылдык, Мыркылдык артыннан шаркылдык, Шаркылдык артыннан селкенчәк, Селкенчәк артыннан тәртешкә, Тәртешкә артыннан тырма.
- Олы урман да кече урман,- Берсен кыралар, Берсен саклап торалар.
- Ике батыр, Аяк юлы ятыр.
- Йөзлек астында йөз энә. Ялт-йолт ябыла, Йозаксыз бикләнә.
- Кыл-кыл, кыл сарай, Кыл сарайның эчләрендә Кылыклы атларым уйныйдыр.
- Туз чиләк эчендә тырантай уйный.
- Тирән күл - суы акмый.
- Бер яланда ике күл.
- Ике агай рәттән торсалар да, Бер-берсен күрмиләр.
- Ике туган бер-берсен күрмәсәләр дә, Гомер буе, бергә ятып, бергә торалар.
- Ике туган һәрвакытны Аерылып тормыйлар, Юл аркылы торсалар да, Бер-берене күрмиләр.
- Ике туган янәшә Чыгалмыйлар тау аша.
- Икәү карап тора, Икәү тыңлап тора, Берәү сайрап тора.
- Ишек башы уратма, Аны эзләрсез бер атна.
- Мин итекне кигәнче, Агаем айда була.
- Түгәрәк күлгә су тулган, Көянтәләп алыгыз.
- Бер күчәрдә ике көпчәк. Тәртәсе бар, аты юк, Күзләре бар, башы юк.
- Бик күп укый, бер дә белеме юк.
- Яр буенда ярты алачык.
- Бер тау тирәли ике тишек чүмеч эленгән.
- Ишетмешнең ишек төбендә ике туры ат бәйләдем.
- Тау битендә бер амбар, Аның ике ишеге бар,- Бервакытта ябылмый, Көне-төне җил уйный.
- Ишек ябылган, Кече морҗадан җил уйный.
- Баглы улакта, Койрыгы колакта.
- Карт атаем урманында Ат кермәгә юлы юк.
- Алдан - малай, Арттан - бабай.
- Кечкенә генә җил капка Ачыла да ябыла.
- «Ти»,-дисәң, тими, «Тимә»,- дисәң, тия.
- Ишек, Ишек артында тишек; Аны белмәгән кешенең Тамак асты тишек.
- Кап-кап, мыш-мыш, елт-елт, челт-челт, каләм, урман, җанвар.
- Йөзлек астында юеш бозау.
- Кызыл сандык эчендә күкеле сәгать кычкыра.
- Оясыннан чыгып өрә дә кереп кача.
- Ти-ти итә, Тау астына керә дә китә, Бәласе иясен көтә.
- Үзе сөяксез, Сөйләгән сүзе хисапсыз.
- Сөйдергән дә шул, Биздергән дә шул, Иң татлы да шул, Иң ачы да шул.
- Бикләнмәгән сандыкта Утыз ике энҗем бар.
- Түгәрәк күлдә алтын таш, Ау салсаң да алынмас.
- Бер өйгә керсәм, Эче тулы күкәй, имеш.
- Кабык абзар, Кабык абзар эчендә сөяк абзар, Сөяк абзар эчендә җизнәң аты кешни.
- Ит сарай, Ит сарай эчендә ак калай, Ак калай эчендә йөгерек малай.
- Ак тавыклар кунаклаган Кызыл киртә өстенә.
- Кечкенә генә кунача, Утыз ике кодача Утыралар кунакта.
- Сөяк келәт, ит бастырык.
- Утыз ике ак ат, Бер чыгымчы җирән ат.
- Көмеш сарай эчендә Чаптар айгырым кешнидер.
- Сөяк абзар, кабык ишек.
- Койма коелган, Каплап куелган, Әмма җил тормый.
- Олы юлдан берәү бара, Ак капчыгы төшеп кала.
- Чарлактан ак чалма төште.
- Бер ананың биш баласы, Кайсын тешләсәң, шунысы авырта.
- Биш анага биш туган, Бишесе дә иш туган; Арада берсе баш туган, Буйлары гына тиң түгел.
- Уклау, Уклау баглы чуклау, Чуклау башы биш тармак.
- Өй эчендә биш бала, Бишесендә биш тана.
- Мәгъри, мәгъри, мәгъри тал, Мәгъри талда биш ботак, Биш ботакка кар яуган, Кар өстенә кан тамган.
- Ике анада бишәр бала, Һәркайсына бер исем.
- Ак каенда сары билбау.
- Таралгач - биш, Җыелгач - бер.
- Күзсез, телсез, Барысын да өйрәтә.
- Ит бүкән, тимер кыршау.
- Ун казыкка бер көмеш кыршау.
- Биш малай керә чоланга, Һәрберсе бер чоланга.
- Дүрт таяк, Бишәр тармак.
- Җирдә тора ике агай, Тарбагай да тарбагай.
- Бишәве качып бара, Биктимер куып бара.
- Җәрәхәте юк - авырта, Төтене юк - яна.
- Әйләнәсе алты кат, Акылың булса, аны тап; Кына кебек кызыл кат, Кылыклы булсаң, аны тап; Беләү кебек бөп-бөтен, Белекле булсаң, аны тап.
- Бер чокыр бар - тулмас, Беркөнне дә буш тормас; Буш торса, тынмас, Ансыз кеше тормас.
- Авызын бөргән капчык, Эче тулы балчык.
- Ялан җирдә сыңар гына тай эзе.
- Үз буеңда - бер уймак.
- Сөяк сарай эчендә Исләй агай утыра: Ай да дими, көн дә дими, Исәп биреп утыра.
- Төймә төйдем, төпкә салдым.
- Сандык төбемнән төенчек алдым, Чишеп карап, яңадан салдым.
- Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга.
- Үзе бара - урында тора, Үзе бөтен дөньяны әйләнә.
- Сөрмәгән җир өстендә, Үсмәгән каен астында Тумаган куян йөгерә.
- Аршинлы түгел, потлы түгел, Нәркемдә бар.
- Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда табылмый. Үзеңнеке булмаса, Кешедән сатып алынмый.
- Тоз түгел - ачы, Кылыч түгел - үткер, Ут түгел - яндыра.
- Базарда сатылмый, Бизмәнгә салынмый, Мамыктан йомшак, Балдан татлы.
- Сатучы да сатмый, Алучы да алмый, Вакыты җиткәч, Берәү дә алмыйча калмый.
- Баш астында баллы кашык.
- Ялт итмәс, йолт итмәс, Кеше сизмәс, эт өрмәс, Үзе килер.
- Мүкәй килә, мүкәй килә, Халыкларны кыра килә.
- Уф-уф итәр, Үлгән кортлар кыймылдар, Газраил муенын сузар, Алтын табак ярылыр.
- Җанлыга да ябышкан, Җансызга да ябышкан, Ябышканга да ябышкан.
- Иртән дүрт аяк, Төштә ике аяк, Кич өч аяк, Өстендә була маяк.
- Бушка килә, акчага китә. Потлап керә, мыскаллап чыга.
- Бер арбада - биш баш, дүрт җан, Үзе минем әтинең улы, Бишәү барып, дүртәү кайткан. Үзе миңа туган түгел.
- Әй, углан, углан, Без икебез бертуган, Бар кер дә әйт анаңа: Анаңның ире килгән.
- Бер кыздан: «Бер көннәрдә бакчада бер кеше белән йөридер идең. Ул нинди кеше иде?»- дип сораганнар иде, кыз аларга: «Аның анасы минем әнкәемнең каенанасы буладыр»,- дип җавап бирде. Сораучылар: «Ул кеше белән бу кыз ничек карендәш буладыр инде?»- дип тикшерә калдылар. Кыз үзләреннән көлеп китте. Җавабын инде сез бирегез.
- Булган, ди, бер карт белән карчык: аларның бер кызы, бер малайлары булган; шул малайларның - карт белән карчыклары, шул карт белән карчыкның бер кызы, бер малайлары булган. Бу ничек?
- Менә сезгә табасы, Кызы белән анасы, Күмәк йортның чамасы: Кайнатасы, кайнанасы, Атасы белән кызы, Аларның берәр баласы - Хатыны белән ире, Ничәү болар барысы?
- Ике ата, ике угыл, бакчада йөргәндә дүрт алма өзеп, һәр-берсе берәрдән ашасалар да, Кулларында янә бер алма артып калган. Ул ничек була?
- Ике ана һәм ике кыз бергә утыз баш каз үстергәннәр. Көз көне шул казларны баш исәбеннән бүлеп, һәрберсе унар баш каз алган. Шул ничек була?
- Бер кеше урамнан үтеп барганда кечкенә генә өй янында басып торучыны күреп: - Нигә биредә торасың?- дип сораган. Теге кеше: - Мин әтинең өен саклыйм, ләкин мин аның улы түгел,- дип җавап биргән. Сезнеңчә бу кем булыр?
- Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган?
Табышмак җаваплары
- Ана һәм карындагы бала
- Бәби
- Бәби
- Имчәк сөте имү
- Имчәк сөте имү
- Бишек
- Бишектәге бала
- Кеше гәүдәсе
- Кеше гәүдәсе
- Гәүдә, авыз, тел
- Баш
- Чәч толымы
- Чәч, бет
- Чәч алу
- Чәч алу
- Чәч, маңгай, каш, күз, борын, тел, ияк
- Чәч, каш, күз, борын, авыз, ияк, кул, бармаклар
- Чәч, каш
- Каш
- Керфекләр
- Керфекләр һәм күзләр
- Күз
- Күз
- Ике күз
- Ике күз
- Ике күз
- Ике күз һәм борын
- Ике күз һәм борын
- Күзләр, колаклар, тел
- Күз һәм каш
- Күз карашы яки уй
- Күз яше
- Күзлек
- Күзлек
- Колак
- Колак
- Колак һәм алка
- Борын
- Борын белән сулау
- Мыек
- Сакал
- Күсә
- Авыз, иреннәр
- Авыз, иреннәр
- Авыз һәм бугаз
- Авыз, борын, күз, керфек, каш, чәч, бет
- Авыз һәм тел
- Авыз һәм тел
- Авыз һәм тел
- Авыз һәм тел
- Тел
- Тел
- Авыз һәм тешләр
- Авыз һәм тешләр
- Авыз һәм тешләр
- Авыз, тешләр, тел
- Авыз, тешләр, тел
- Урт һәм тешләр
- Урт һәм тешләр
- Тешләр һәм тел
- Тешләр һәм тел
- Тешләр һәм тел
- Тешләр, иреннәр
- Тешләр, иреннәр, сөйләшү
- Төкерек
- Төкерек
- Кул һәм бармаклар
- Кул һәм бармаклар
- Кул һәм бармаклар
- Кул, бармаклар, тырнаклар
- Кул, бармаклар, тырнаклар, кына ягу
- Ике кул һәм бармаклар
- Беләк һәм беләзек
- Бармаклар, йодрык
- Имән бармак
- Бармаклар һәм йөзек
- Бармаклар һәм йөзек
- Бармаклар һәм перчатка
- Аяк, кул, бармаклар
- Аяклар
- Аяк бармаклары, үкчә
- Йөрәк
- Үпкә, бавыр
- Ашказаны
- Эч
- Кендек
- Кендек
- Ми, акыл
- Хәтергә беркетү
- Искә төшерү
- Уй-фикер, күңел
- Уй-фикер, күңел
- Хыял
- Акыл
- Бәхет
- Кайгы
- Йокы
- Йокы
- Йокы
- Йокы
- Йокы
- Уяну, әтәч кычкыру, кояш чыгу
- Исем
- Кеше гомере
- Чир
- Кеше үзе
- Ата
- Ата һәм кыз
- Ата, ана, кыз, ул
- Ата, ана, кыз, кияү
- Бабай, ата, ул
- Әби, ана, кыз
- Кыз бала
- Җиде бала