Сүз: аваз-хәреф
метаграмма, шарада һ.б.
- Синдә бар, миндә бар - кешедә юк, Казанда бар, өйдә юк; Урманда бар - бер генә, Җирдә-суда бер дә юк.
- Мәскәү илә Казанда юк, Питербур илә Оренбурда бар; Ташкент илә Уфада юк, Әстерхан илә Самарда бар.
- Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
- Әбидә бер, бабайда ике.
- Диңгездә бар, суда юк, Абзарда бар, өйдә юк.
- Бездә бар, Сездә бар, Илдә юк.
- Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
- Казанның уртасында ни бар?
- Сыерда бар, атта юк, Сарыкта бар, эттә юк.
- Тыкрык башында ни бар?
- Чигәдә бар, кашта юк, Чирәмдә бар, ташта юк.
- Кое төбендә нәрсә бар?
- Җирнең уртасында ни бар?
- Кәҗәнең башында нәрсә бар?
- Шәһәрдә бар, авылда юк, Кешедә бар, адәмдә юк.
- Барда юк, юкта бар.
- Балда бар, нанда юк, Алмада бар, ханда юк.
- Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.
- Тәрәзә төбендә нәрсә бар? Шуны тап.
- Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
- Күлдә бар, елгада юк, Үрдәктә бар, казда юк.
- Беренче кисәге - җирнең иярчене; Икенче кисәге - җәзалау урыны; Кушып укыганда - кеше исеме.
- Бер иҗегем - төс минем; Икенчесе - сыеклык; Өченчесе бөл ай ди: - Безнең авыл бик бай,- ди.
- Нинди шәһәр суда йөзә?
- Алма дисәң дә алалар, Нәрсә соң ул, балалар?
- Чарлак кайчан кош була?
- Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге - әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге - йорт хайванының исеме.
- Нинди сүздә алты «н» бар?
- Беренче иҗеге - боерык фигыль; Икенче иҗеге - атау җөмлә; Икесе бергә - кыйммәтле металл исеме.
- Ансыз миңа бу киң дөнья булды тар, Насыйп микән миңа аны күрергә? Аның хәрефе бу язылган җирдә бар, Миңа кирәк шул кемлеген белергә.
- Һәр хәрефе бер иҗек, Исеме була ничек?
- «Б» белән башласаң - бик тәмле әйбер; «С» белән башласаң - бүрәнәләр бәйләме; «К» белән башласаң - боерык фигыль.
- Бер иҗеген ал умартадан, Икенчесен эзлә партадан; Бергә кушкач, кем була дисәң? - Уйлап кара: мин ярам, кисәм.
- Бабай урманга барган, Бабай балтасын алган. Бабай урманда бал тапкан, Аны кая салып кайткан?
- Берсе иген игүчеләргә, икенчесе печән җыючыларга кирәкле ике нәрсәнең исемен бергә кушсак, җиңгиләргә кирәкле бер нәрсәнең исеме килеп чыгар.
- Үзе биш хәрефтән тора торган сүз. Баштагы өч хәрефен генә укысаң - татлы әйбер исеме килеп чыга, соңгы ике хәрефе - Татарстандагы елга исеме. Барысы бергә - суда яшәүче, бик тиз йөзүче.
- Без безгә без дибез, Сез безгә ни дисез?
- «Й» белән башласаң - әйберләрне саклый, «Т» белән башласаң - җәнлек ауларга ярый.
- Кара дисәң, карамый, Ак дияргә ярамый.
- Кыш көнендә күп була торган ике нәрсәнең исемен бергә тезеп языгыз да, җәй көне күп була торган бер җимеш: исеме чыксын.
- «К»дан башлап укысагыз, Җир ашларга китә, «Г»дан башлап укысагыз, Чәчәк атып үсә.
- Күлмәкне икегә аерсаң, нәрсә килеп чыга?
- Минем белән ул адаш: Мин - яз ае, ә ул - аш.
- Урман белән тау арасында нәрсә бар?
- Ат бер елга өч таз суны эчеп бетерә аламы?
- «3» белән башлап - Татарстандагы елга; «X» белән башлап - кеше исеме; «Ч» белән башлап - үсемлек; «Җ» белән башлап - елның бер вакыты.
- Бөтен татар өендә бар, Үзе дөньяда бер генә.
- Күл буенда шаулармын, «Ш» белән мине язсаң; Ат муенында булырмын, «Т» белән алыштырсаң; Ул урынга «Р» куйсаң, Кисә аласың токмач; «Л» белән кырда калам, Игенне урып-җыйгач.
- Беренче кисәге - сыеклык, икенче кисәге - Татарстандагы елга, кушып укыганда - табигать күренеше.
- Беренче иҗеге - хайван, Икенче иҗеге - боерык фигыль, Икесе бергә - кош исеме.
- Беренче кисәге - боерык фигыль, икенче кисәге - иген үсә торган җир, кушып укыганда - зирәк кеше.
- Исеме ике сүздән кушылган. Беренчесе - җир йөзендә иң күп бер нәрсә, икенчесе - кечкенә бер хайван; икесен бергә җыйганда, өен үзе белән йөртә торган бер хайванның исеме чыксын.
- Тугай кайчан сайрый?
- Атлар аңлый торган ике сүзнең ахырына «к» хәрефен кушсаң, адәмнең киссәң дә авыртмый торган бер әгъзасының исеме чыгар. Ул нәрсә?
- Башы - «т», койрыгы - «н», дошманы - «м». Ул нәрсә?
- Көн белән төн бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?
- «У» белән язсаң, тау була, «А» белән язсаң, диңгез була.
- Өч дигәндә - ике була, «Ике» дигәндә - өч була.
- Түтәлдә нинди ике нота үсә?
- Ике көн рәттән яңгыр явамы?
Табышмак җаваплары
- «Н» хәрефе
- «Р» хәрефе
- «А» хәрефе
- «Б» хәрефе
- «3» хәрефе
- «3» хәрефе
- «3» хәрефе
- «3» хәрефе
- «С» хәрефе
- «Т» хәрефе
- «Ч» хәрефе
- «Е» хәрефе
- «И» хәрефе
- «К» хәрефе
- «Ш» хәрефе
- «Ю» хәрефе
- «Л» хәрефе
- «М» хәрефе
- «Ә» хәрефе
- «Ө» хәрефе
- «Ү» хәрефе
- Айдар («ай» һәм «дар»)
- Аксубай («ак», «су» һәм «бай»)
- Алабуга (шәһәр һәм балык исеме)
- Алма (боерык фигыль һәм җимеш)
- Акка буягач (акчарлак)
- Алтай («ал» һәм «тай»)
- Алтын
- Алтын («ал» һәм «тын»)
- Анам (юл башы хәрефләреннән укыла)
- Аю («а» һәм «ю»)
- Бал, сал, кал
- Балта («бал» һәм «та»)
- Бал тасына («балтасына»)
- Каптырма («кап» һәм «тырма»)
- Балык («бал» һәм «Ык»)
- Без (алмашлык һәм тегү коралы)
- Йозак, тозак
- Кара (кара төс һәм боерык фигыль)
- Карбыз («кар» һәм «боз»)
- Көл, гөл
- Күл һәм мәк
- Май
- «Белән» бәйлеге
- Елга суын эчеп бетереп булмый (юнәлеш килештәге «ел» сүзе һәм «елга»)
- Зәй, Хәй, чәй, җәй
- Казан (шәһәр һәм савыт)
- Камыш, камыт, камыр, камыл
- Суык («су» һәм «Ык»)
- Сыерчык («сыер» һәм «чык»)
- Тапкыр («тап» һәм «кыр»)
- Ташбака («таш» һәм «бака»)
- «Р» хәрефе өстәгәч («тургай»)
- Тырнак («тыр-р» һәм «на-а»)
- Тычкан
- Беренче хәрефләре белән
- Урал, Арал
- «Өч» һәм «ике» сүзләрендәге хәрефләр саны
- Фасоль («фа» һәм «соль»)
- Рәттән ике көн булмый (арада төн бар)