Рухи табышмаклар
(дин, әдәбият, уку-язу, көнкүреш әйберләре, уен кораллары һ.б.)
- Тумады, үлде.
- Бар икән, ди, дөньяда бер байтирәк, Гәүһәрдән дүрт ботагы аңа терәк; Табышмагым уйла да тап, уйна да тап, Моны тапкан кешенең акылы зирәк.
- Алтын белән уралган, Көмеш белән чорналган, Күп илләрдә йөрегән, Күп кешегә тимәгән.
- Сүрәдә - «мим» сез, Мивәдә - гөлсез.
- Бар, имеш, ди, биш җимеш: Икесе - төн йөзе күрмеш, Өчесе - көн йөзе күрмеш.
- Биек-биек кыялар, Анда кошлар оялар.
- Кайда сөйләшсәң дә ишетә.
- Исеме бар, үзе юк.
- Авызын ачар, Утлар чәчәр, Күргән һәркем аннан качар.
- Акыллыга әйттем,- Уйлады да белде; Акылсызга әйттем,- Тыңлады да көлде.
- Әйткәч, беләсегез килә, Белгәч, көләсегез килә.
- Җаны юк, үзе кырык төрле тел белә.
- Үзе укый белмәсә дә, Гомер буе язына.
- Кәгазь өстен карайта, Дөнья йөзен агарта.
- Авызы бер-бер башланыр, Теле ике ташланыр, Аны белмәгән кешенең Ике күзе яшьләнер.
- Каз канаты кавырсын, Тотсаң, акыл алырсың.
- Бер кош бар - телен телгән, Кулга алып сөйләштерсәң, Җитмеш төрле тел белгән.
- Ак казым пыяла коедан су эчә.
- Алдан таяк йөгерә, Арттан елан йөгерә.
- Менә табышмак, уйлап кара: Суы тәмсез, йөзе кара, Чиләгенең төбе юк, Файдасының чиге юк.
- Ак ялан үттем, Кара ефәк сүттем.
- Ак кар өстенә сары солы чәчтем.
- Иген чәчте биш малай, Урдылар ике агай.
- Җире ак, орлыгы кара, Кул белән чәчәләр, Авыз белән җыялар.
- Ак җир, кара тары, Кем чәчсә, шул урыр.
- Агач түгел - яфраклы, Тун түгел - тегелгән.
- Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
- Кат-кат катлама, Акылың булса, ташлама.
- Киштә башында төпле төргәк, Аңа һәр өйдә хөрмәт, Һәркемгә дә иң кирәк.
- Кабат-кабат, Бер кошта өч йөз алтмыш биш канат, Мин торам аны санап, Көн дә кими бер канат.
- Бер байлык бар - янмый, Карак та урлый алмый, Төшеп тә югалмый.
- Кара кыр буйлап ак куян чаба.
- Диңгезе бар, суы юк, Шәһәре бар, халкы юк.
- Бабай бүреге йөз ямау.
- Әйләнеп чыкса, шар ясый.
- Ак җир ачтым, Кара бодай чәчтем, Җаный белән сөйләштем.
- Дүрт почмаклы келәтем,- Аккошым бар эчендә; Кеше алыр дип кайгым юк,-Тамгасы бар түшендә.
- Элек яна, пешерә, Соңыннан бар серне яшерә.
- Агач, ди, аты, Тимер, ди, заты, Эчендә бар, ди, хаты.
- Далада торган ку агач Яфрак ярса - ярамас, Кылыч чапсаң - канамас; Бер ботагын карасаң,- Петербур белән чамалаш; Бер ботагын карасаң,- Казан белән аралаш.
- Үзе монда утыра, Сүзне тегендә тутыра.
- Колагы юк - ишетә, Авызы юк - сөйли.
- Бик чибәр кыз Мәликә Тоткан кара тәлинкә,- Өсте тулы сыр икән, Эче тулы җыр икән.
- Попугай түгел - җаны юк, Әйткән сүзне кабатлый.
- Кечкенә генә өй, Эче тулы көй.
- Үзе сөйли, үзе җырлый, Ә үзенең теле юк.
- Бер көзгегә дөнья сыйган.
- Ак ашъяулык яптык, Эченә бактык, Бер сәгатьтә кышын да таптык, язын да таптык.
- Озын-озын өч аяк, Өч аягы бер таяк; Гармун күреге күк үзе, Маңгаенда бер күзе.
- Кечкенә генә үзе, Маңгаенда бер күзе, Күрсә, онытмый үзе.
- Кешесе бар, җаны юк.
- Үзе миңа карап тора, Үзе мине күрми.
- Минем белән уйныйлар, Кулларыннан куймыйлар, Иркәлиләр, сөяләр, Йокла, иркәм, дияләр.
- Үзе кеп-кечкенә, Үзе миннән биек сикерә.
- Түм-түгәрәк, кып-кызыл, Әйләнәдер зыр да зыр.
- Аягын-башын кистем. Корсагын тиштем, Эченә өрдем, Моңайганын күрдем.
- Кәкре җәдәч кире сикерә.
- Дыр-дыр, дыр имән, Ник дырылдый бу имән, Әллә бизгәк тотамы?
- Җебенә тисәң - җылаган, Колагын тотсаң - чыңлаган; Өстендә бар эчәге, Астында бар түшәге.
- Сары сандык сатып алдым,- Үзе нәни генә, Төрле тавышка җырлый белә.
- Аста да түшәм, Өстә дә түшәм, Ә түшәмдә - җыр.
- Сырлы-сырлы, сырлы ул, Безнең белән җырлый ул.
- Җанлы җансызны кыйный, Җансыз кычкырып җылый.
- Авызы юк - кычкыра, Теле юк - чакыра.
Табышмак җаваплары
- Адәм пайгамбәр
- Мөхәммәд пәйгамбәр, аның дүрт юлдашы
- Коръән
- Кәүсәр сүрәсе һәм инҗир җимеше
- Биш вакыт намаз
- Мәчет манарасы
- Әүлия
- Шайтан
- Аждаһа
- Табышмак
- Табышмак
- Каләм
- Каләм
- Каләм
- Каләм
- Каурый каләм
- Каурый каләм
- Каләм белән кара
- Каләм, язу
- Кара һәм кара савыты
- Язу
- Зәгъфран кара белән язу
- Язу, уку
- Кәгазь, язу, уку
- Кәгазь, язу, уку
- Китап
- Китап
- Китап
- Китап
- Календарь
- Белем
- Кара такта, акбур
- География картасы
- Глобус
- Циркуль (җәзбә)
- Хат
- Хат
- Сургуч
- Телеграмма
- Телеграмм баганасы
- Телефон
- Телефон һәм радио
- Патефон
- Магнитофон
- Радиоалгыч
- Радиоалгыч
- Телевизор
- Экран
- Фотоаппарат
- Фотоаппарат
- Фоторәсем
- Фоторәсем
- Курчак
- Уенчык туп
- Бөтерчек
- Курай
- Агач кубыз
- Тимер кубыз
- Думбра
- Скрипка
- Скрипка
- Гармун
- Барабан
- Быргы