Табигать күренешләре турында табышмаклар
(йолдыз, кояш, ай, күк, болыт, яңгыр, яшен, җир, суык, боз, кар, ел-фасыллар, һ.б.)
- Терәмәгән, нитмәгән, Басып тора - китмәгән.
- Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган.
- Төпсез дәрьяларда бер алтын көймә йөзә.
- Зур палас, төбендә йомры калач.
- Күк келәмгә төн йокламый энҗе сиптем.
- Без, без, без идек, Без унике кыз идек, Такта өстенә тезелдек, Таң атканчы юк булдык.
- Болын тулы сарыкка тик бер генә көтүче.
- Мич тулы пәрәмәч, Уртасында бер калач.
- Кирәгәсез күк тирмәнең Төнлегендә ике ак таш, Киезендә мең-мең вак таш.
- Зәңгәр диңгездә аккошлар йөзә.
- Ул булса, көн була, Ул булмаса, кем була?
- Тау башында алтын тәңкә ялтырый.
- Тәрәзә аша алтын таяк керә.
- Тәрәзәдән сыя, Ишектән сыймый, Сандыкка сыя, Салып бикләп булмый.
- Алтын кылыч җиргә төште,- Тавышын беркем ишетмәде.
- Ак сандыгым ачылды, Эченнән ефәк чәчелде.
- Алтын капка ачыла, Көмеш капка ябыла, Мәрди бабай кычкыра, Үлгән кешеләр терелә.
- Ике туган: Берсе ак булган, Берсе кара булган.
- Кара сыер килде,- Бөтен дөньяны җиңде; Ак сыер килде,- Бөтенесен дә күтәрде.
- Кояшлы көндә артыңнан калмый, Болытлы көндә эзләп тә табып булмый.
- Иртә белән абый, Төш турында энем, Кичкә таба агай.
- Апасы энесенә кунакка бара, Энесе апасыннан кача.
- Алтын китте, Көмеш килде.
- Агач башында алтын йөзек, Аның да бер яртысы өзек.
- Әй түбәсендә ярты ипи.
- Бер атасы, бер анасы, Ничә йөз мең баласы.
- Бер көтүче мең сарык көтә.
- Өй түбәсендә вак таш, Алар янында бер зур бант.
- Йолдызлар
- Вак кынадыр үзләре, Ялтырыйдыр күзләре.
- Төнлә баксам - күк тулган, Иртән баксам - юк булган.
- Өй башына тары сиптем.
- Биш кыз бер көянтә күтәргән,- Төн буена су ташый.
- Өй башында саплы чүмеч.
- Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, Дуласа да бер тирәдән китә алмый.
- Тау аркылы ук аттым, Аткан угым югалттым.
- Ята торган ястыгым, Шунда тарым, ясмыгым.
- Миннән ни чаклы алсалар, Шулкадәр зурая барам.
- Олы казанны күтәреп булмый, Озын бауны җыеп булмый.
- Өй артында дарым бар, Күтәрә алсаң, барын да ал.
- Саз төбендә сары энҗе.
- Кодыкка төштем, таш чыгардым,- Таш дигәнем ут булды.
- Коем төбе - кара май.
- Булмаган җире сирәк, Үзе һәрвакыт кирәк.
- Илле грамм герне күтәралмый, өстендә меңәр тонна йөкләр йөртә.
- Нәрсә йөгерә аяксыз? Нәрчә оча канатсыз? Нәрсә үсә тамырсыз?
- Җир иңгән җирдә шома пыяла.
- Ярты ел ат белән йөриләр, ярты ел йөзәләр.
- Таудан туа, диңгезгә куа.
- Үзе чаба да чаба, койрыгы күренми.
- Кыш буена тик тора, Яз җиттеме - котыра.
- Аты бара, тәртәсе кала.
- Бу дөньяда бар дүрт агай: Берсе һаман йөгерә, бер дә армый, Икенчесе гел ашый, бер дә туймый, Өченчесе гел эчә, бер дә канмый, Дүртенчесе гел көйли, Тавышы бер дә килми.
- Тустак тулы су, Суның өсте бу.
- Бер картның унике улы бар: Өчесе сары көпе кия, Өчесе яшел күлмәк кия, Өчесе сары чикмән кия, Өчесе ак тун кия.
- Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып.
- Кара сыерым ятып калды, Ак киезем ябып калды.
- Ак сыер: «Торып китик»,- ди, Кара сыер: «Ятып торыйк»,- ди.
- Ак юрганымны алып куйдым, Яшел юрганымны җәеп куйдым.
- Үзе тук кебек, Кайгысы юк кебек, Җылый башласа - туктамый.
- Бер күркә, унике аккош, Кырык сигез ана каз, Өч йөз алтмыш биш бала каз.
- Дөньяда бер агач бар: өч йөз алтмыш алты яфрагы бар: бер ягы ак, бер ягы кара.
- Дыгыр-дыгыр дыгырчык, Кырык сигез тыгырчык, Унике каз, ике аккош,- Аны тапкан тутый кош.
- Өянке, өянке, Ботак саны унике, Нәр ботакның җиде яфрагы, Кара булыр бер ягы, Ак булыр бер ягы.
- Бер авылда унике өй, Һәр өйдә утыз кыз, Һәр кызның бер бите ак, бер бите кара.
- Бер тирәк, Унике ботак, Һәр ботакка дүрт чыпчык, Һәр чыпчыкка җиде яфрак, Һәр яфракның бер ягы кара, Бер ягы ак.
- Унике йолдызга бер ай.
- Унике чүлмәк, Чүлмәк саен утыз йөзем, Утыз йөземгә бер исем.
- Бер ояда - җиде күкәй.
- Бер тавык астында алтмыш йомырка.
- Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел, Ансыз яшәү мөмкин түгел.
- Тәнсез тора, Телсез сөйләшә, Һичкем аны күрми, Һәркем аны ишетә.
- Кем барлык телләрдә дә сөйли ала?
- Кулсыз-аяксыз тәрәзәне кага, Тавышсыз җырлый, Өйгә керергә сорый.
- Үзе аяксыз-кулсыз, Үзе агач сындыра.
- Иртә килә, чиртә килә, Ике канатын сирпә килә, Камышлыктан үтә килә, Камыш башын селкә килә.
- Өй түбәсендә бүре улый.
- Уты юк, төтене бар.
- Ак чыбылдык эчендә Айны ничек табаем? Күк чыбылдык эчендә Көнне ничек табаем?
- Җем-җем иткән нидер ул? Ялмап алган нидер ул? Биле бөкре нидер ул? Яуны кырган нидер ул?
- Аягы юк - ил гизә, Күзе юк - яшь түгә.
- Онгыл-чонгыл манара, Кат-кат булып кабара, Суы барда карала, Суы бетсә тазара.
- Зәңгәр күктә бөркет оча,- Канаты белән кояшны каплый.
- Сыерымның җилене тулган, сөте юк.
- Түбә аркылы казлар үтте, Бөтен җирне сазлар итте.
- Кара төенем чишелде, Эченнән җәүһәр чәчелде.
- Җәйге эссе көннәрдә Мине сагынып көтәләр, Мин аз гына күренсәм, Качып-посып бетәләр.
- Берсе чәчә, Берсе эчә, Берсе үсә.
- Юл тулы борчак чәчелде, җыючы юк.
- Борынсыз чыпчык боз тишә.
- Өй артында дөп-дөп кое казый.
- Өй артында дөп-дөп тары төяләр.
- Өй артында тәңкә сикерә.
- Урал таудан кылыч орсам Иделдә чабагым уйный.
- Ялан җирдә ялт та йолт.
- Тәрәзәне елык итте, Йөрәгем чырык итте.
- Ялт итәр дә йолт итәр, Тигән җирен ут итәр.
- Ала казы калтыр-колтыр, Канат очы ялтыр-йолтыр; Инәсе елый вәр-вәри, Кызы көлә шар-шарый.
- Атасы чарык әйләндерә, Угылы пычагын яный.
- Падишаның күркәләре Галдыр-галдыр итәдер; Муенындагы мәрҗәннәре Ялтыр-йолтыр итәдер.
- Болгаерда ялт итте, Килдуразда шалт итте, Борындыкта кисмәк ярылды.
- Ялт-йолт ялтырый, Җирнең өсте калтырый, Энҗе кебек тезелә, Ефәк кебек сузыла.
- Селки арыш камчысы, Алтын нурлар тамчысы.
- Ялман ялап ала, Ялаган җире янмый кала.
- Идел аркылы алтын дуга ташладым.
- Сыр-сыр сыры бар, Алты төрле нуры бар, Җиде кат күккә юлы бар.
- Шундый матур бер күпер - Кеше йөрми, ат керми.
- Ишектән керер, Түреңә менеп утырыр.
- Байны кочаклый, Ярлының куенына керә.
- Килделәр агайлар балтасыз, Ясадылар күпер тактасыз.
- Акты-акты да тәрәзә астына ятты.
- Төнлә тәрәзәсе бикләнә, Көндез ачыла.
- Сыр-сыр сыргалак, Уртасында бер табак.
- Аккошым очып китте, Кара төлке ятып калды.
- Кышын ята таштай, Язын чаба аттай.
- Утта янмый, Суда батмый.
- Әндри күзен ак алган.
- Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый.
- Үзе туңа, үзе керми, Үзе елый да елый.
- Өй артында ак тана Мөгезем бар дип мактана.
- Ак ябалак ак киезгә ятыр.
- Мамык юрган, Кат-кат сырган, Үзе суп-суык.
- Кара җирнең өстенә Каз мамыгын кем түккән? Ак юрганын кем теккән? Ап-ак онны кем сипкән?
- Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык.
- Менә ята җәүһәр таш, Алыйм дисәң, юк була.
- Яшь килен суга бара, Тәңкәләре коелып кала.
- Йон түшәгем ертылды, Бөтен дөнья йон булды.
- Аю бабай йон тетә, Балакларын селкетә.
- Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра.
Табышмак җаваплары
- Күк
- Күк
- Күк һәм ай
- Күк һәм ай
- Күк һәм йолдызлар
- Күк һәм йолдызлар
- Күк, йолдызлар, ай
- Күк, йолдызлар, ай
- Күк, йолдызлар, ай
- Күк һәм болыт
- Кояш
- Кояш
- Кояш нуры
- Кояш нуры
- Кояш нуры
- Кояш чыгу, таң ату
- Кояш чыгу, ай бату, әтәч кычкыру, кешеләр йокыдан тору
- Көн һәм төн
- Көн һәм төн
- Күләгә
- Күләгә
- Кояш һәм ай
- Кояш һәм ай
- Ай
- Ай
- Кояш, ай, йолдызлар
- Ай һәм йолдызлар
- Ай һәм йолдызлар
- Йолдызлар
- Йолдызлар
- Йолдызлар
- Көянтә йолдыз
- Җидегән йолдыз
- Тимер казык, акбүзат, күкбүзат йолдызлары
- Йолдыз атылу
- Җир
- Чокыр казу
- Тау һәм юл
- Туфрак
- Ком
- Ташкүмер
- Нефть
- Су
- Су
- Су
- Су өсте
- Су өсте
- Чишмә
- Елга
- Елга
- Елга һәм аның ярлары
- Елга, ут, җир, җил
- Күл
- Елның дүрт фасылы
- Кыш килү
- Кыш килү
- Кыш үтеп, яз килүе
- Кыш үтеп, яз килүе
- Яз
- Көз
- Ел,, айлар, атналар, тәүлекләр
- Ел, көн-төн
- Атналар, айлар, бәйрәмнәр
- Ел, айлар, айдагы тәүлекләр, төн, көн
- Ел, айлар, айдагы тәүлекләр, төн, көн
- Ел, айлар, айдагы атналар, атнадагы тәүлекләр, көн, төн
- Ел, унике ай
- Ай, тәүлекләр
- Атна һәм тәүлекләр
- Сәгать һәм минутлар
- Һава
- Яңгырау, кайтаваз
- Яңгырау, кайтаваз
- Җил-давыл
- Җил-давыл
- Җил-давыл
- Җил-давыл
- Томан
- Томан
- Чык һәм чалгы
- Болыт
- Болыт
- Болыт
- Яңгырсыз болыт
- Болыт, яңгыр
- Болыт, яңгыр
- Яңгыр
- Яңгыр, җир, үлән
- Боз яву
- Тамчы
- Тамчы
- Тамчы
- Тамчы
- Яшен
- Яшен
- Яшен
- Яшен
- Яшен
- Күк күкрәү, яшен
- Күк күкрәү, яшен
- Күк күкрәү, яшен
- Яшен яшьнәү, яңгыр яву
- Аҗаган
- Аҗаган
- Салават күпере
- Салават күпере
- Салават күпере
- Суык
- Суык
- Елгада боз кату
- Елгада боз кату
- Бәке
- Бәке
- Боз китү, елга ачылу
- Боз китү, елга ачылу
- Боз
- Тәрәзә бозы
- Тәрәзә бозы (Суык)
- Түбәгә каткан боз
- Түбәгә каткан боз
- Кар
- Кар
- Кар
- Кар
- Кар җемелдеге
- Кар яву
- Буран, өермә
- Буран, өермә
- Буран, өермә