Авыл, өй
(тегермән, мунча, өй, мич, түшәм, идән, шәм, ут һ.б.)
- Кыек-мыек, ни эшлисең? - Яшел әфәнде, сине саклыйм.
- Йөз дә бер брат, Барысы да бер рәт, Куйганнар терәп.
- Ике егеткә бер шарф.
- Ике солдат бер каеш буган.
- Тирән күлдә балык юк.
- Кара җирнең төбеннән, Казы дисәң, кан чыга.
- Мөгри-мөгри мөгрәгән, Мөгезен күккә терәгән.
- Озын агай кармак саплый.
- Ак дөямнең муены озын.
- Сыңар аяк бер торна, Коега сузылып, су эчә.
- Түбән төшә ләй-ләй, Югары менә ләй-ләй, Тонык суны тондырып эчә ләй-ләй.
- Бер бүректә кырык ямау.
- Кызыл үгезнең кырык тишеге, Кырык беренчесе үз тишеге.
- Алып кайттым яшел каз, Яшел казның башы таз.
- Яшел чапан кигән, билен буган, Үзе кешене кыйный да кыйный.
- Урманда үсә, Мунчада пешә. Үзе чук-чук, Бер шәһәргә керсә, Кыйнаудан башка эше юк.
- Якты вакытта караңгы була, Суык вакытта җылы була, Җылы вакытта суык була.
- Озын-озын йөрмәләр Аннан кеше үрмәләр.
- Алтмыш өйгә бер сарык, Ул да булса бик арык.
- Кала тавы башында Котырган аю шашына.
- Тиз ашый, вак чәйни, Бөтен илне туйдырса да, үзе туймый.
- Мин үзем су белән дә, Җил белән дә торам, Бөтен халыкны туйдырам,- Үзем чәйним, башкалар йота.
- Утыра әби елгада, Аякларын асып елгага.
- Армас, талмас, Аягын судан алмас.
- Бере керә, бере чыга, Ардым-талдым дияләр.
- Мөгри-мөгри мөгрәгән, Мөгезен күккә терәгән; Аш та ашаган, туймаган, Таш та ашаган, туймаган, Җилсез күңел куймаган.
- Дүрт канат, алты аяк, Аны белмәгән кешенең Аркасына тал таяк.
- Дүрт ага тау менешә, Берсе менә, берсе төшә, Ардым-талдым, диешә.
- Олы агайның бүреге Кече агайга ярамый.
- Аю акыра, йонын коя, Аның йонын кем җыя?
- Үгез үкерә тора, Йонын төкерә тора.
- Тәрәзәсе юк, түбәсе тишек, Яңгыр үтми, җил өрми.
- Аркычак, торкычак, Җыеп алсаң, бер кочак.
- Агач пулат, Таш пулат, Тимер пулат, Камыр пулат, Тамыр пулат.
- Агач өй, Агач өй эчендә таш өй, Таш өй эчендә тимер өй, Тимер өй эчендә күл, Күл эчендә үрдәкләр йөзеп йөри.
- Дәү әтидән калган иске казан.
- Базда батман тарым бар, Күтәралсаң, барын да ал.
- Кунак саен бер түшәк.
- Өй артында карават, Сузылып яткан Салават.
- Өй багалый үгез күз.
- Өй әйләнәсе кыл дилбегә.
- Кырык кунак, кырык буй, Каян ястык җиткерим.
- Өй тирәли кызыл билбау, Уртасында бер егет.
- Тышта санадым - сигез, Өйдә санадым - дүрт.
- Өй башында телем-телем икмәк.
- Өй башында дранча, Дранча саен бер акча.
- Сыерым аранда, Койрыгы аран башында.
- Ае бар, шәүләсе юк.
- Атасы өстендә балалары.
- Ишектән кергән дә сузылып яткан.
- Өстәл астында яшь килен көлә.
- Фатыйма белән Хәдичә Бер-берсенә караша, Кил алмыйлар янәшә.
- Әндри өйдә, Башта тышта.
- Алтмыш татар Аяк очлаш ятар.
- Озын агай сузылып ята, Балалары тезелеп ята.
- Бер мендәрдә алтмыш солдат йоклый.
- Ишек, Ишек өстендә бишек.
- Буй-буй күлмәк кигән, Аягы җиргә тигән.
- Ике солдат мең солдатны күтәрә.
- Киттем дип китә, кире килә.
- Ике егет буй үлчәшә.
- Ике килен тик утыра, Кайнанасы эшләп йөри.
- Бер җирдә бар биш агай: Икесе ята, Икесе тора, Берсе арлы-бирле йөри.
- Аю сыртына алма ябышкан.
- Ишек ача, Ишек артына кача.
- Кечкенә генә таем бар,- Кергән-чыккан атлана.
- Көненә мең кеше белән күрешә.
- Кергән белән керә, Чыккан белән чыга.
- Бер сыер койрыгына мең кеше ябышкан.
- Караңгы өйдә карт агай Кармак салып утыра.
- Кечкенә генә эт Өрми дә, җибәрми дә.
- Тимер чыпчык өй саклый.
- Келт-келт итә, Өенә кереп китә.
- Җире пыяла, межасы агач, Алтын яңак, җиз тупса.
- Түрдә дүртәү утыра - түрәмен дип, Ишек төбендә икәү утыра - үләмен дип.
- Бабай бармагы тун күтәрә, Күтәреп төн үткәрә.
- Йорт түгел - үзе биш этажлы, Кеше яшәми - кешенең тормышы яши.
- Дүрт аягы баскан, Бер аягы яткан.
- Дүрт татар хатыны бер шәл бөркәнгән.
- Дүрт туган бер түбә астында яшиләр.
- Бер абзарда дүрт килен сыер сава.
- Йолкындым, талкындым, Сузылдым, тартылдым, Чирәмдә җәйләдем, Сандыкта кышладым, Өстәлгә җәелдем.
- Ары тәки, бире тәки, Кунак килсә, йөгрер тәки.
- Аягы бар, кулы юк, Аркасы бар, түше юк.
- Бар бер матур агач сарай, Әйләнәсе суккан калай.
- Дүрт мөеш, ике теш, Түр башыннан төш.
- Аяксыз-кулсыз - мал җыя.
- Дүрт аяклы, ике башлы, бер корсаклы.
- Дүрт аяклы - мал түгел, Мамыгы бар - кош түгел.
- Дүрт колаклы, Ике корсаклы, Идәнгә төшмәс, Түрдән китмәс.
- Кеше түгел, яңа күлмәк сорый.
- Иртә белән тау була, Кич белән болын була.
- Көндез - хөрмәттә, Кич - хезмәттә.
- Торса дөядәй, ятса куяндай.
- Ак өем бар - ишексез, Чебен кермәсә дә, кеше керә.
- Балтасыз чолан куйдым.
- Озын-озын озарган, Ике башы кызарган.
- Ак тавыкның койрыгына кан тигән.
- Кечкенә генә түгәрәк күл, Тирәк аның эчендә, Чатма кигән, камка кигән Кызлар аның эчендә, Биленә кылыч бәйләгән Егетләр аның эчендә.
- Син артыңны әйләнсәң, Ул да артын әйләнә.
- Алды - хуш, арты - буш.
- Башы бер, күзе унике.
- Көн-тен йөри, Урыныннан китә алмый.
- Йөзе ак, күзләре кара, Көне-төне алга бара, Үзе бер урында кала.
- Көн үткәнне кем белә? Мин онытсам, ул белә.
- Челт-челт итә, Читлегенә кереп китә.
- Мәскәүдән килгән былбыл, Аягында чылбыр.
- Йөк салсаң йөри, Йөкне алсаң туктый.
- Җансыз җанлыны уята.
- Тауга менә - таелмый, Таелса да егылмый.
- Олы киленем эшлекле, Кече киленем кешелекле; Үзем бай остабикәсе, Эшемне кем эшлисе?
- Ике агай-эне: берсе торганчы, икенчесе урам әйләнеп кайта.
- Урманда туа, Идәндә шуа, Кулда елый.
- Бәләкәй генә бичура Билен буып утыра.
- Ишек артында биле бәйләүле кол ятыр.
- Йөз агай бер билбау бәйләгән.
- Билен буган Биктимер Ишектән түргә сикерер.
- Ишекле-түрле яшь килен йөри, Эләккәнне сөйри.
- Су өстендә чыжлап тора бер елан, Төннәрендә утлар чәчә авызыннан.
- Багана яна, күмере-көле юк.
- Күлмәге эчендә, Гәүдәсе тышында.
- Тешсез әби май ашый.
- Казаннан килгән бер гөлем бар, Бөресез, ботаксыз; Аны ашаган бер кошым бар, Борынсыз, тамаксыз.
- Тәне тышта, Күлмәге эчтә, Мәлихәсе башында, Ул синең дә каршыңда.
- Табак, Табак өстендә таяк, Таяк өстендә эл тери, Әлтери өстендә бәлтери, Бәлтери өстендә калтырый, Калтырый өстендә ялтырый.
- Пыяла сарай эчендә Сары тавыгым утыра.
- Өе дә пыяла, Тәрәзәсе дә пыяла, Кәрнизе челтәр, Тәрәзәсе мең.
- Атасы улын күтәргән, Улы бүреген күтәргән.
- Катлау-катлау катланган, Кече матчага атланган.
- Бер башы - суда, Бер башы - утта.
- Бармагыңны төрт, Борыныңны сөрт.
- Безнең өйдә ут яна, Аның мае елгада.
- Җем-җем итә, Җемелдәп китә, Шырпысыз үрләп китә.
- Өстәлемдә бер гөмбә, Яктыртып тора төнлә.
- Үзе ак күлмәк кигән, Башы түшәмгә тигән, Аягы җиргә тигән.
- Иртә тор да кара: Әбинең күлмәге ак, Изүе кара.
- Аяксыз-кулсыз кершән ягына.
- Кыш көне күп ашый, Җәй көне күп йоклый.
- Гәүдәсе өйдә, муены тышта.
- Җизни кигән ак күлмәк, Башында балчык чүлмәк.
- Аслы-өсле ак келәт, Кулым кысты карт үләт.
- Таш өйдә сары төлке сикерә.
- Әрҗәм тулы чын ахак,- Кулым тыгып ал алмыйм,
- Үзе өйдә, чәче урамда.
- Анасы юан, кызы чибәр, Улы җитез икән - Күккә җиткән.
- Анасы юан, кызы кызыл, Улы уңган, атасы бөкере.
- Бер кечкенә таш пулат бар, Эче киң дә авызы тар,- Акны салалар, Караны алалар.
- Дүрт аяклы кара куй,- Төрепкәсе артында.
- Өй түбәсендә киле, Аны белмәгән тиле.
- Өй кыегында бер карт Челем тартып утыра.
- Сыерым аранда, Койрыгы яланда.
- Кече киленнең калфагы Уртанчы киленгә ярамый, Уртанчы килен калфагы Кече киленгә ярамый.
- Тимер балык тау шуа.
- Сикереп торды, Атка утырды, Куышны тутырды, Ачысын очырды, Җылысын калдырды.
- Ак әбинең тамагына Кырык чыра кадалган.
- Ишектән керә, тишектән чыга.
- Атасы аягын киенгәнче, Улы базарга барып кайта.
- Таш тирмәнең эчендә Сары чәчле кыз ята.
- Заман ахыры булганда, Таш өстенә таш кубар, Ике ташның эченнән Бөдрә чәчле кыз чыгар.
- Бәләкәй генә оя, Җитмеш биш кеше сыя.
- Кара башлы ак тутайлар Төялгәннәр вагонга.
- Бер бәләкәй генә малайның башы каный.
- Күрергә күркәм, Тотарга куркам.
- Зәңгәр-зәңгәр, зәңгәр чәчәк, Күк-күк, күк чәчәк; Күрер күзгә матур чәчәк, Күтәрергә авыр чәчәк.
- Кызыл гына мәче баласы агач өстендә уйный.
- Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра.
- Кызыл сыер кара сыерны ялый.
- Кызыл үгез яткан җиргә Кырык елсыз үлән чыкмас.
- Әстерханда утын кисә, Йомычкасы монда төшә.
- Кара аю кикерә, Күккә карап сикерә.
Табышмак җаваплары
- Авыл тирәли тотылган читән һәм иген кыры
- Утыртма читән
- Киртә казыклары
- Киртә казыклары
- Кое
- Кое
- Кое сиртмәсе
- Кое сиртмәсе
- Кое сиртмәсе
- Коедан су алу
- Коедан су алу
- Мунча миче
- Мунча миче
- Мунча себеркесе
- Мунча себеркесе
- Мунча себеркесе
- Кар базы
- Баскыч
- Утын кузласы
- Тегермән
- Тегермән
- Тегермән
- Су тегермәне
- Чарык
- Чарык калаклары
- Җил тегермәне
- Җил тегермәне
- Тегермән канатлары
- Тегермән мешкәсе
- Тегермән тарту, он
- Тегермән тарту, он
- Киез өй, тирмә
- Тирмәнең кирәгәләре
- Өй, мич, таба, бәлеш
- Өй, мич, таба, май, коймак
- Өй базы
- Баздагы чүп-чар
- Өй нигезе
- Өй нигезе
- Стенадагы ботак эзе
- Өй стеналары арасындагы мүк
- Өй стеналары арасындагы мүк
- Стена мүге һәм морҗа
- Өй почмаклары
- Түбә такталары
- Түбә такталары
- Салам түбәдәге бастырык
- Күзләвек
- Өрлек һәм идән такталары
- Идән тактасы
- Идән ярыгы
- Идән һәм түшәм
- Матча
- Түшәм такталары
- Матча һәм түшәм такталары
- Матча һәм түшәм такталары
- Сәндерә
- Сәке
- Киштә
- Ишек
- Ишек яңаклары
- Ишек яңаклары һәм ишек
- Ишек өсте һәм бусага, ишек яңаклары, ишек
- Ишек һәм йозак
- Ишек күгәне
- Бусага
- Ишек тоткасы
- Ишек бавы
- Ишек бавы
- Ишек элгече
- Йозак
- Йозакны бикләү-ачу
- Тәрәзә
- Тәрәзә һәм ишек яңаклары
- Кием элгеч, чөй-кадак
- Шкаф
- Этажерка
- Эскәмия
- Өстәл
- Өстәл
- Өстәл
- Өстәл җәймәсе
- Урындык
- Урындык
- Сандык
- Сандык
- Сандык
- Карават
- Карават, түшәк
- Мендәр-ястык
- Мендәр-ястык
- Мендәр-ястык
- Юрган
- Чыбылдык
- Чыбылдык
- Чыбылдык
- Сөлге
- Сөлге
- Көзге
- Көзге
- Көзге
- Сәгать
- Сәгать
- Сәгать
- Сәгать
- Күкеле сәгать
- Күкеле сәгать
- Күкеле сәгать
- Будильник
- Сәгать маятнигы
- Сәгать һәм аның ике теле
- Сәгать телләре
- Идән мунчаласы
- Себерке
- Себерке
- Себерке
- Себерке
- Чырак
- Шәм
- Шәм
- Шәм
- Шәм
- Шәмдәл һәм шәм
- Шәмдәл, шәм, ут
- Керосин лампасы
- Керосин лампасы
- Абажурлы лампа
- Асылмалы лампа
- Филтә
- Филтә күмерен алу
- Электр лампасы
- Электр лампасы
- Өстәл лампасы
- Мич
- Мич
- Мич
- Мич
- Мич һәм морҗа
- Мич һәм морҗа
- Мич һәм морҗа
- Мич, ялкын
- Мичтәге утлы күмер
- Мич, төтен
- Мич, ут, төтен
- Мич, ут, төтен, кисәү агачы
- Мич, утын, күмер алу
- Тимер мич
- Морҗа
- Морҗа, төтен
- Морҗа, төтен
- Морҗа япкычлары
- Чыра телү
- Утынны алып кайту, мичтә яндыру
- Мичкә утын ягу
- Мичкә утын ягу
- Утынның яна башлавы һәм төтен
- Чакма таш, ут
- Чакма чагып ут кабызу
- Каплы шырпы
- Каплы шырпы
- Шырпы кабызу
- Ут
- Ут
- Ут, утын яну
- Янгын
- Ут һәм казан
- Учак яккан урын
- Очкын
- Төтен
- Төтен