Төрлесеннән
(дөнья, акча, үлчәү, транспорт, сәнәгать, сугыш кораллары һ.б.)
- Алдаштыра чытырман, Адаштыра чытырман, Юл таптыра чытырман.
- Һәркем кичкән бер күпер: Берәүләргә киң күпер, Берәүләргә тар күпер.
- Ике уникегә җитми, Унике утыз икегә җитми.
- Чакырсаң да килми, Кусаң да китми. Берсе - бер айлык, Берсе - саклап тотсаң гомерлек.
- Ансыз дөнья сансыз.
- Син аны тота барасың, Ул синнән кача бара.
- Үзе шәпле, Үзе пичәтле, Үзе синнән тоттырмаска исәпли.
- Табышмагым тавышлы, Таба белсәң табышлы, Тапмаганнар сагышлы.
- Янчыкка салсаң - чыга, Кесәгә салсаң - шуа.
- Түгәрәк кенә ак нәрсә,- Халык сөюе хак нәрсә.
- Сары-сары, сап-сары, Сагышла да тап аны.
- Җир астында тилмертә, Җиргә чыккач тилертә.
- Чибәр кызыйның авызы бөрешкән.
- Күрергә күзе юк, Сөйләргә теле юк, Үзе саный.
- Алты аяк, ике тояк, бер тел; Тел тибрәнми аяк йөрми, Ул ни нәрсә, аны бел.
- Алты аягы бар, Талдан таягы бар, Аркасыннан койрыгы бар, Хөкемнән бойрыгы бар.
- Ике таба талаша, Берсе: «Менәм»,- ди, Берсе: «Төшәм»,- ди; Телләре сөйли, Үзләре күрми.
- Күр, Ходайның бойрыгы,- Түбәсендә койрыгы; Өч аягы бар, Сыңар табаны бар.
- Бер байның кырык баласы, Һәр баласының туксан алты баласы.
- Җирдә киң тасма ята.
- Юзи абый дилбегәсен Йөз кеше дә җыялмый.
- Барасың, барасың, Башына чыгалмыйсың.
- Үзе аранда, Койрыгы яланда.
- Озын-озын очкалак, Очына-башына кем чыгар? Чуар-ала кигәннең Йомыркасын кем табар?
- И уламы, уламы, Очына җитеп буламы; Юлда яткан табакны Алып китеп буламы?
- Озын арканны җыялмадым, Зур казанны аударалмадым.
- Үзе сукыр, кешегә юл күрсәтергә оста.
- Үзе бара бикәдәй, Эзе кала тәңкәдәй.
- Күзе дә юк, колагы да юк, Үзе сукырны җитәкли.
- Ике тәкә тек итәр, Этәреп җибәрсәң, китәр.
- Чаба килдем, чаба килдем, Аягыма чана кидем.
- Җәй буе ял итәрләр, Кыш тәпиләп китәрләр.
- Иң килә, зиң килә, Ике тәкә тиң килә; Берсен-берсе куа килә, Тояклары шуа килә.
- Ит казанда тимер кайный.
- Аттан биек, Эттән тәбәнәк.
- Утырган җирем - уй чокыр, Баскан җирем - бай чокыр, Бер кулымда - каптырым, Бер кулымда - сыптырым.
- Типтем - тимер, Утырдым - уек.
- Беләгемә елан ябышкан, Койрыгы белән атымны чага.
- Алты аяклы, ике куллы, Ике башлы, бер койрыклы.
- Чөй-чөй, чөйдем кош, Чөй башына кунды кош.
- Ат башында кара көянтә.
- Җиз сарайның эчендә Җизнәм аты кешнидер.
- Тиллим-тиллим көйлимен, Җиз сарайда биимен.
- Атым аранда, Тавышы яланда.
- Җыен-сабан туенда Көйли киртә буенда.
- Ике күчәр - Дөнья кичәр.
- Армый, талмый, Ат артыннан калмый.
- Очырмада өч кошым бар, Берсе: «Җәйне яратам»,- ди, Берсе: «Кышны яратам»,- ди, Берсенә җәй дә бер, кыш та бер.
- Җәен май эчәр, Җирне-суны кичәр, Кышын ял итәр.
- Дүрт туган ике юлда, Берсен-берсе куып җиталмыйлар.
- Дөбер-дөбер дүртәү, Агай-Эне икәү, Шабан агай шып-ялгыз.
- «На!» -дисәң, бармый, «Тпру!» - дисәң, туктамый, Печән салсаң, ашамый.
- Арбасы бар, аты юк, Тәртә-мазар заты юк; Тоткасына кулың тисә, Атны да узып китә.
- Ике аяклы үгез, Маңгаенда куш мөгез.
- Үзе атта бара, Үзе атлап бара.
- Хәйран аның йөрүе, Бик ерактан килүе, Ай-һай, аның кешнәве, Аягында тимере, Тамагында күмере, Җирне ярып килүе.
- Айгыр җиктем камытсыз, Дилбегәсез, каешсыз; Шәмәрдәннән киләбез, Мәскәүгә дә керәбез.
- Кара казанны күтәралмадым, Тимер дилбегәне җыялмадым.
- Кылга асылына, Тимергә таяна. Утыртып чаба Теләсәң кая.
- Сукыр дөя суда йөзә.
- Үзе бара, эзе юк, Маңгаенда күзе юк.
- Бара-бара, эзе юк, Кисә-кисә, каны юк.
- Чабам-чабам, йомычкасы юк.
- Җил өрә - үзе бара.
- Кирәк чакта ташлыйлар, Кирәкмәгәндә алалар.
- Канаты бар, йоны юк, Үзе бара, юлы юк.
- Үзе җансыз булса да, Сәмер кошны җиткерми.
- Баш очымда чатырым, Очтым алты чакырым, Очып төшкәч кайтырым.
- Җаны юк, каны юк, Үзе тимерне тарта.
- Абыйсы булмаса - апасы да юк. Апасы булмаса - абыйсы да юк, Икесе бергә - була яшен, ут.
- Нечкә-нечкә баулардан Бик күп атлар чабыша.
- Күрер күзгә күренми, Капшыйм дисәң, беленми; Тузан хәтле үзе юк; Гайрәтенең чиге юк, Куәтенең тиңе юк.
- Киереп торган нисе икән? Очып киткән нисе икән? Барып тигән нисе икән? Кан чыгарган нисе икән?
- Аккош оча, Аны күргән поса, Тигәне кара кан коса.
- Яртысының яртысы - Каен агач яртысы; Яртысының яртысы - Туң тимернең яртысы; Яртысының яртысы - Очкан кошның яртысы.
- Озын-озын, очлыдыр, Очлы тимер башлыдыр.
- Ашаганы - тимер, Төкергәне - ут.
- Тимер келәт эчендә Бер котырган эт ята.
- Астында беләк була, Кабыргасында ияк була, Өстендә күз була, Үзе төз була.
- Күк көянтәм күкрәде, Бөтен халык тетрәде.
- Алты егет төкерә, Төкереге саен кеше үтерә.
- Иртән уемда, Көндез муенда, Төнлә куенда.
- Дөбер-дөбер, дөбермән, Яккан уты күмердән; Йомыркасы тимердән, Күкәй сала мөгездән.
- Бер мөгери, Мөгезен күккә тери.
Табышмак җаваплары
- Дөнья
- Дөнья
- Дөнья көтүнең авырлыгы
- Байлык һәм фәкыйрьлек
- Акча
- Акча
- Акча
- Акча
- Акча
- Көмеш акча
- Алтын акча
- Алтын акча
- Янчык
- Үлчәү
- Ике табаклы үлчәү
- Ике табаклы үлчәү
- Ике табаклы үлчәү
- Сыңар табаклы үлчәү
- Гер (пот, кадак, мыскал)
- Юл
- Юл
- Юл
- Юл
- Юл, күбәләк
- Юл, тояк эзе
- Юл, чокыр
- Компас
- Таяк
- Таяк
- Чаңгы
- Чаңгы
- Чаңгы
- Тимераяк
- Авызлык
- Ияр, ыңгырчак
- Ияр, өзәңге, тезген, камчы
- Өзәңге, ияр
- Камчы
- Атка атланган кеше
- Камыт
- Дуга
- Кыңгырау
- Кыңгырау
- Кыңгырау
- Арба
- Арба
- Арба, чана, ат
- Арба күчәре
- Арба тәгәрмәчләре
- Арба тәгәрмәчләре
- Чана
- Чана
- Велосипед
- Велосипедта бару
- Паровоз, поезд
- Пароход
- Паровоз, рельслар
- Трамвай
- Көймә
- Көймә
- Көймә, ишкәк, ишү
- Көймә, ишкәк, ишү
- Җилкәнле көймә
- Якорь
- Самолет
- Самолет
- Парашют
- Магнит
- Электр агымы, ток
- Электр агымы, ток
- Электр агымы, ток
- Атом энергиясе
- Җәя, ук
- Ук
- Ук
- Сөңге
- Мылтык, пуля
- Мылтык, пуля
- Мылтык төзәү
- Мылтык ату
- Мылтык ату
- Автомат
- Туп-пушка
- Зенитка