Үсемлекләр турында табышмаклар
(агач, үсемлек, җиләк-җимеш, яшелчә, иген-печән эше һ.б.)
- Җаны булмаса да гомер итә.
- Җәй тун кия, кыш ялангач.
- Язын ямь бирә, Җәй салкын бирә. Көзен тәм бирә, Кышын тун бирә.
- Ай үсә, ел үсә, Үзе күзгә күренми.
- Яфрак та түгел, Ботак та түгел, Үзе агачта үсә.
- Айга да, кояшка да күренми, Агач белән бертигез.
- Көн үсә, төн үсә, Агач белән тиң үсә.
- Аяксыз, кулсыз, Үзе агачтан сикереп төшә.
- Ак киемен кигән, Яшел чугын элгән.
- Нинди агач җилсез шаулый?
- Анасы тулгана, Балалары кул чаба.
- Терт итә дә мерт итә, Суга карап көн итә.
- Бер сарай бар - бүрәнәсе имән, Башы күккә тигән. Илдар ханның балалары Бар да алтын такыя кигән.
- Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә Чәчәк ата бер төстә.
- Җәй дә егет, кыш та егет, Картайганы юк, гел егет.
- Күп инәле, сукыр күзле.
- Бәләкәй генә чүлмәгем, Тәмле булды чумарым.
- Кечкенә генә таш сандык, Сандык эченә мал салдык. Ачкычын табалмагач, Капкачын ватып алдык.
- Никадәр күбрәк ашасам, шулкадәр өстәлдә күбрәк кала.
- Тышы татлы ит, Эче каты таш. Ташның эчендә Тагы тәмле аш.
- Иелә, бөгелә, Ак мамыгы түгелә, Кара күзе күренә.
- Урманда кара төймәм эленеп тора.
- Чәйдә кызыл читлек.
- Кызыл төймәсен аскан, Каршыма килеп баскан.
- Кара урман уртасында Кызыл әтәч утыра; Кагына да сугына, Канатыннан кан тама.
- Урманда куашнам ачый.
- Ал яулыклар ябынган, Ал кыналар ягынган; Кулым сузсам тешләп алды, Шул кадәрле сагынган.
- Кызыл бүкәй, ак чүкәй.
- Озын курай үләндер, Кызыл алка элгәндер.
- Әкәм-чекәм башында Кызыл тургай утыра, Бүген килеп алмасагыз, Китәм диеп утыра.
- Кызыл төймә таптым, Авызыма каптым.
- Түгәрәк-түгәрәк шар кебек, Кызыл-кызыл кан кебек; Әчедер дә татлыдыр, Йотыйм дисәң ташлыдыр.
- Алсу битле кыз үсте, «Тып» итеп агачтан сикереп төште.
- Бакчадагы асыл кош төшәм диеп тилмерә.
- Бәләкәй генә малай Урман төбен ял ай.
- Урманга барганда, өйгә карый, Өйгә кайтканда, урманга карый.
- Тиз ашый, вак чәйни, Үзе йотмый, башкага бирми.
- Ике алаша Читән аша талаша.
- Кәкре-бөкре төз киткән.
- Күк тәкәмне көн дә берәү түбәли.
- Яшел-яшел пәриләр Тәрәзәдән карыйлар.
- Патша түгелмен - таҗым бар, Кешеләргә бирер назым бар.
- Кыйнамый, сукмый, үзе җылата.
- Күмер түгел, ут түгел, Тотсаң, кулны пешерә.
- Бер үлән бар чокырда, Аны таный сукыр да.
- Энәләрен тоткан, Юл буена чыккан.
- Бер йомгакта мең энә.
- Җиз мыеклы җизнәң, Чәнчелмичә түзмәм.
- Кечкенә генә черәшкән Тырнашкан да тешләшкән.
- Юл буенда тиле: Тигәнгә дә тия, Тимәгәнгә дә тия.
- Аягы алыптай, Гәүдәсе таяктай.
- Кырда үскән бер бала Өйгә килеп моңлана.
- Яшел бабайның сакалы су өстендә җилферди.
- Торалар күл каршында, Койрыклары башында.
- Кечкенә үзе, Ташаяк күзле.
- Су өстендә сары май.
- Озын чылбыр чуалган, Чыпчык шуңа уралган.
- Кулсыз-аяксыз, Арты белән агачка менә.
- Исерткеч аш, чалмалы баш.
- Кырда да, урманда да Кызыл бүрек кигән бер карт утыра.
- Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.
- Багана башында ак калач.
- Аягы йөрми, таягы йөри. Үзе тешсез, Тормый эшсез.
- Үлән ашый - теше тупара. Таш чәйни - теше үткенәя.
- Ялт-йолт итә, Ястык ташлап китә.
- Ялтырый елан, Утыра Имам, Иң олысы - Әмирхан.
- Ятса - елан күк, Утырса - олан күк, Басса - болан күк.
- Инәсеннән элек баласы туар.
- Авызы юк, үзе печән ашый.
- Авызы юк, теле юк, Үзенең өч теше бар, Кеше белән эше бар.
- Озак, озак, Юлга тозак.
- Кыш көне өелә, Җәй көне җәелә.
- Сарык көтүгә бара, Мөгезләре өйгә бага.
- Җир астында ай йөри.
- Тимер казым җир ерта.
- Әнә бара, юлны яра, Сукмагы кара.
- Кырга сыяр, урманга сыймас.
- Аягы әллә ничә булса да, Кырдан аркасы өстенә ятып кайта.
- Кап-кара җир уртасында Кырык аяклы сыер йөри.
- Тимер ат җир сөрә, Ашарга сорамый.
- Ат түгел, кешнәми, Йөз аттан ким эшләми; Үзе йөри тыр да тыр, Йә, бу нәрсә, кем әйтер?
- Баз астында ятып бала тудыра.
- Яз көне җәйгән җәймәмне Көзгә җыеп алдылар; Бер келәткә салдылар, Караңгыга яптылар.
- Озын-озын егетләр, Башларында бүрекләр.
- Ук, Башы алтын чук.
- Кайнегәчемнең карыны ярык.
- Кар астында кышлаган, Бүреген яшел тышлаган.
- Җәй дә яши, кыш та яши, Яшел бәрхет тун тышлый.
- Кыш кышлар, Җәй җәйләр, Тоягыннан су эчәр, Мөгезеннән бәбиләр.
- Башы утта, аягы суда.
- Кечкенә генә капчык, Эчендә сары балчык.
- Аягында кара ката, Тәпиендә кызыл оек, Яшел күлмәкле, ак яулыклы.
- Өч почмаклы келәтем, Өч почмаклы келәтемдә Ак күлмәкле бикәчем.
- Ак яулыклы җиңгәм, Җиз мыеклы җизнәм.
- Кырда бер алачык, Алачык эчендә капчык, Капчык эчендә карчык.
- Уклау, чуклау, Тәңкәле бай хатыны.
- Бара идем, атым арыды, Камчым ордым - бармады, Тамагына җиз кадак кактым - барды.
- Агач, Агач саен ботак, Ботак саен оя, Оя саен күкәй - Сигезәр дә тугызар.
- Усак, Усак башында ботак, Ботак башында сабак, Сабак башында ал-кызыл, Зәңгәр чәчәк ата.
- Яшел болын, Уртасында дүрт колын.
- Кулга алсаң, елтырый, Шарчыклары чылтырый.
- Озын буйлы, Зәңгәр күзле. Башын ашыйлар, Тәнен ташлыйлар, Тиресен кияләр.
- Төбе тамыр, Уртасы сеңер, Башы майлы, Ашарга җайлы.
- Күтәреп була, Ыргытып булмый.
- Ай башлы, Яшел кашлы, Сары ефәк калфаклы,- Борыла да кояшка карый.
- Бабай мескен картайган, Эшләпәсе янтайган.
- Агач, Агач саен табак, Табак саен кибет, Кибет саен күлмәкле егет
- Бер анага мең бала, Аларның да күлмәге кара, Юсаң да агармый - шунысы бәла.
- Диңгез түгел - дулкынлана.
- Бәләкәй генә бөкере Бөтен кырны бетерде.
- Сыңар мөгез үгезем Сөзеп кыр аудара.
- Камыл төбеннән Яңа туган ай йөгерә.
- Үзе ура, Үзе суга, Үзе суыра.
- Юк аягы, юк кулы, Боргычлап билбау буды.
- Йөз туган Бер каеш буган.
- Кечкенә генә Петра Билен буып утыра.
- Бәләкәй генә марҗа кызы, Билен буа да суга сикерә.
- Чылтыр-чылтыр Мәликә, Өч селтәүгә - бер көлтә,- Әллә ничек өлгертә.
- Әнисеннән алда кызы туа.
- Бер мичкәдә кырык кыршау.
- Йөзи агаң табагын йөз илле кеше дә әйләндереп сал ал мае.
- Ары да лап-лап, Бире дә лап-лап, Сөңге саплап, Киез каплап, Ука таптап, Баштан башка Чыктык чак-чак. Күккә менә - әлә-лә, Җиргә төшә - әтә-тә.
- Әйләнә ул зырылдап, Зырылдап та пырылдап, Ашый салам, төкерә бодай, Тавыш бирә тырылдап.
- Җир астында җиз бүкән,- Ул ни икән?
- Чәчәге агачында, Алмасы тамырында.
- Төбе алмалы, Башы чалмалы.
- Башы - тәтәй, Төбендә - ун күкәй.
- И рәхмәте, рәхмәте, Рәхмәтенең данәсе; Данәсен алып җиргә күмсәң, Гөрләп чыгар баласы.
- Кат-кат тунлы, Карыш буйлы.
- Эсселәнгән саен Кат-кат тун кия.
- Кат-кат яулыгым,- Чишәм дә ташлыйм, Чишәм дә ташлыйм.
- Ак казым сыңар аяк өстендә тора. Ак казым, кырык кат канатлы булса да, очалмый.
- Җир астында алтын казык.
- Кызыл кызы җир эчендә, Чәчләре җир өстендә.
- Үзе кызыл, үзе буялмаган.
- Кечкенә генә сары карт,- Кигән туны тугыз кат.
- Өч кат тун кигән,- Кем салдырса, шул җылый.
- Түтәлдә утырган бер хатынны кем үпсә, шул җылый.
- Җир астында җирән ат, Аның тиресе җиде кат; Суярсың да тунарсың, Тунаганда еларсың.
- Үскәндә яфрагын ашыйлар, Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
- Кечкенә генә мишәр кызы Йөрәгемне көйдерә.
- Җир астында кызыл әтәч.
- Туп түгел - түгәрәк, Күсе түгел - койрыклы.
- Җир астында картыгыз, Сакалыннан тартыгыз.
- Түгәрәк - ай түгел, Сары - май түгел, Койрыгы бар - тычкан түгел.
- Җир астында җиз бүкән.
- Түгәрәк кенә кызыл йорт, Эче тулы корт.
- Тәрәзәсе юк, ишеге юк, Эче тулы халык.
- Алтын-алтын яфырак, Ятыр җире туфырак, Алтын белән каплаган, Көмеш белән саплаган.
- Йомры яткан таш күрдем, Тозсыз пешкән аш күрдем.
- Үзе - бер бөртек, Эче - мең бөртек.
- Үзе шардай, Эче кандай, Тәме балдай.
- Өе яшелгә буялган, Эчендә кызыл чаршау.
- Тышы таш, эче боз. Тәрәзә-ишек куймаган, Эчен кемдер буяган.
- Ходай биргән туп кына, Аягы-кулы юк кына; Ука белән тупчыган, Ефәк белән типчегән.
- Тавык суйдым - ак канлы.
- Бикле келәт эчендә кара ком.
- Җитмеш карак бер калпак астында.
Табышмак җаваплары
- Агач
- Агач
- Агач
- Агач тамырлары
- Агач кайрысы
- Агач үзәге
- Агач үзәге
- Яфрак
- Каен
- Усак
- Усак
- Зирек
- Имән һәм аның чикләвеге
- Чыршы яки нарат
- Чыршы яки нарат
- Чыршы яки нарат
- Чикләвек
- Чикләвек
- Чикләвек
- Өрек
- Шомырт
- Шомырт
- Миләш
- Миләш
- Балан
- Балан
- Гөлҗимеш
- Кура җиләге
- Кура җиләге
- Җир җиләге
- Җир җиләге
- Чия
- Алма
- Алма
- Урман кисү, балта
- Билгә кыстырылган балта
- Пычкы
- Аркылы пычкы
- Борау
- Өтерге
- Гөлләр
- Чәчкә
- Кычыткан
- Кычыткан
- Кычыткан
- Кычыткан
- Тигәнәк-кырмавык
- Тигәнәк-кырмавык
- Тигәнәк-кырмавык
- Тигәнәк-кырмавык
- Аю көпшәсе
- Курай
- Камыш
- Камыш
- Төнбоек
- Төнбоек
- Колмак
- Колмак
- Колмак
- Гөмбә
- Гөмбә
- Гөмбә
- Чалгы, печән чабу
- Чалгы, печән чабу
- Чалгы, печән чабу
- Чалгы, чүмәлә, кибән
- Печән пакусы, күбә, чүмәлә
- Чүмәлә белән кибән
- Сәнәк
- Сәнәк
- Басу-ызан
- Тирес-ашлама
- Сука
- Төрән
- Сабан сөрү
- Сабан сөрү
- Җир тырмасы
- Җир тырмасы
- Тырмалау
- Трактор
- Трактор
- Чәчү, орлыкның тишелүе
- Чәчү, уру, амбардагы ашлык
- Кукуруз
- Бодай
- Бодай орлыгы
- Арыш уҗымы
- Арыш уҗымы
- Арыш уҗымы
- Тары
- Тары
- Карабодай
- Карабодай орлыгы
- Карабодай, арыш
- Солы
- Солы
- Солы орлыгы
- Борчак
- Борчак
- Борчак кузагы
- Җитен
- Киндер
- Мамык
- Көнбагыш
- Көнбагыш
- Көнбагыш
- Көнбагыш
- Иген кыры
- Урак, иген уру
- Урак, иген уру
- Урак, иген уру
- Комбайн
- Көлтә
- Көлтә
- Көлтә
- Сүс көлтәсе
- Көлтә бәйләү машинасы
- Көлтә, чүмәлә
- Кибән
- Ындыр табагы
- Чабагачлап ашлык сугу
- Чабагачлап ашлык сугу
- Бәрәңге
- Бәрәңге
- Бәрәңге
- Бәрәңге
- Бәрәңге
- Бәрәңге
- Кәбестә
- Кәбестә
- Кәбестә
- Кәбестә
- Кишер
- Кишер
- Кишер
- Суган
- Суган
- Суган
- Суган
- Суган
- Борыч
- Чөгендер
- Чөгендер
- Шалкан
- Шалкан
- Торма
- Помидор
- Кыяр
- Кыяр
- Кабак
- Кабак
- Карбыз
- Карбыз
- Карбыз
- Кавын
- Кавын
- Мәк
- Мәк