Аш-су турында табышмаклар
(савыт-саба, ризык, ашарга әзерләү, тәм-томнар һ.б.)
- Үзе йомры, үзендә су тора.
- Су аркылы тимер күпер.
- Киермә кашлы, Киртек башлы.
- Ике чиләк белән суга бару
- Чиләк белән су алу
- Пумала
- Пумала, төтен
- Җылыткыч батарея
- Су, газ торбалары
- Барганда җырлый-җырлый бара, Кайтканда җылый-җылый кайта.
- Өч туган су керергә барган, Икесе кергән, Өченчесе ярда калган.
- Бер дугада ике күл эленеп тора. Бер ботакта ике кош сайрый.
- Кырык төштән билен буган, Утыз чиләк аш ашый.
- Кара сыерның кабыргасы тишек.
- Бер өй, Өй битендә чөй; Чөен күзенә тыгар, Суырып алыр, су чыгар.
- Ике колаклы, Өч аяклы, Олы корсаклы.
- Аркасы бар - эче юк.
- Борыны бортас, Карыны картас, Атка менмәс, Җәяү йөрмәс, Тик тормас.
- Өй артында җиз тәкә, Җитәкләтә, күтәртә. Үзе бармас, Ияртсәң калмас.
- Бохарадан килгән сары торна Башын сузып су эчә.
- Төртсәң су чыга, Су чыкмаса, сүз чыга.
- Кап корсак, Эче кара бавырсак.
- Өй эчендә түгәрәк күл.
- Эче куыш, тышы таш, Әләлекәй орчык баш.
- Колагы бар, башы юк, Ашамаган ашы юк.
- Колагы бар - ишетми, Тигез җиргә утырмый.
- Кара сыер астында кызыл бозау.
- Кара сыерым карап тора, Кызыл сыерым ялап тора.
- Сыңар аяк саескан, Суга төшеп, су эчкән.
- Үрдәкнең койрыгы тау башында, Башы Кама елгасында.
- Үзе бер дә ашамый, Ашаганда бушамый.
- Биш туганга баш булам, Ашатсам да ач булам.
- Табышмак әйтәм, таба төш, Табалмасаң утка төш, Кайнанаң биргән ак яулыкны Сары майга мана төш.
- Алама тай, Эче тулы май.
- Мөгез саплы, Тимер кашлы, Күн каплы, Аны белгән мең яшьле.
- Черт-черт итә үзе, Өч аягы, бер күзе.
- Кара койрык куем бар, Өйдән өйгә йөридер.
- Бәләкәй генә тай, Төбе чеп-чи май.
- Кайнар күлдә каек уйный.
- Тимер ындыр табагында Сырлы кибән утыра.
- Кара чегән кызы мичтән коймак урлый.
- Эләктергеч, каптыргыч, Мичтән бәлеш тарттыргыч.
- Аты - агач, Арбасы - тимер.
- Эләктергеч, каптыргыч, Хатыннарга тарттыргыч; Чыж-ж иттереп салалар, Кып иттереп алалар.
- Кечкенә генә кыз бала Йөрәгенә ут сала.
- Башы да тишек, Төбе дә тишек, Уртасында ут, Читендә су.
- Ике чите су булыр, Уртасында ут булыр; Байларны көлдерер, Ярлыларны бөлдерер.
- Бохарадан килгән кунак Ут ашый да су эчә.
- Кечерәк кенә күл эчендә Дөрли-дөрли ут яна, Уты суны киптерми, Суы утны сүндерми.
- Килде бер төркем халык, Утырдылар уфтанып; Уты сүнде - янмады, Суы кипте - калмады.
- Гөбер-гөбер гөбердән, Яккан уты күмердән; Көмештән дә җиздән, Табында күрербез тиздән.
- И Туйбикә, Туйбикә, Кунак килсә - куй, бикә; Салпы колак, киң битле, Сөйләшергә бик ипле.
- Мич алдында төпсез итек.
- Алтын багана өстендә Күк күгәрчен утыра.
- Кытайдан килгән бер аккош; Шул кош алтын багана башына кунса, Кунакның күңеле бик хуш.
- Җиз багана, таш чыпчык, Очып төшә, косып менә.
- Менә кызык, менә кызык, Менә китте кодалар кызып, Берсе менә, берсе төшә, Берсе тора сызгырып.
- Аталары - җиз күкрәк, Аналары - киң күкрәк, Балалары - чәлдер-чөлдер.
- Өстәлемдә ак үгез, Маңгаенда бер мөгез.
- Тәнендә - мунча, Борынында - рәшәткә, Аркасында - бер кул.
- Кечкенә генә кызым бар, Кергән-чыккан үбәдер.
- Урманга барган да бөккән, Урманнан кайткан да теккән, Чит-чите тырт-тыртлы, Уртасы иһа-һайлы.
- Урманда бөгелгән, Өйдә тегелгән, Өр-яңа савыт,- Төбе тишелгән.
- Нечкә билле чибәр килен Кое авызында бии.
- Дөп-дөп, дөпәләп кимәләнки, Көш-көш, кәшәләп кимәләнки; Алачыкка керсәнә, Алача күлмәгеңне салсана, Ходай биргән товарыңны Ялтыратып салсана.
- Ач булса - ята, Тук булса - торып утыра.
- Келәте сүс, Ишеге мунчала.
- Өй эчендә базым бар, Баз эчендә бозым бар; Керер идем, сыялмыйм, Бозларында шуалмыйм.
- Куй көтүем суга төште, Сөләйман аксак куа төште, Карагай калпак каплый төште, Торымтай эзли төште.
- Читтән карасам - аклы, Татып карасам - татлы.
- Тәбәнәк күктән кар ява.
- Келәт астында буран уйный.
- Болытсыз көнне яңгыр ява.
- Уңнан да чалт чигәмә, Сулдан да чалт чигәмә; Бу җиңгидән йөдәп беттем, Ни дип миңа кизәнә?
- Мич башында бичура Билен буып утыра; Башы ләмгә тыгылган, Алалмыйча утыра.
- Аяксыз-кулсыз агачка менә.
- Ары да лап-лап, Бире дә лап-лап, Киндер каплап, Көрәк саплап, Мендәр каплап, Әтү-ти!
- Эче куыш, тышы таш, Юеш салдым, коры алдым, Аннан яхшы табылмас.
- Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
- Мине таяк белән кыйныйлар, Таш белән кысалар, Пычак белән кисәләр; Ни өчен болай җәзалыйлар?- Чөнки мине бары да ярата.
- Өсте такта, асты такта, Уртасында майлы турта.
- Ахактан, бохактан, Тар - авыздан, киң - төптән, Эче өрелгән, Якасы бәрелгән, Сырлы кәпәчен кигән, Табын түренә үрелгән.
- Әгәри, Әгәри дә тәгәри, Тәгәри дә суга төшә, Күңелем шуны ярата.
- Минем ялгызымны ашамыйлар, Әмма миннән башка татарга аш булмый.
- Түгәрәк кенә күлгә яфрак ява.
- Йөз елкы суга төште, Сөләйман куа төште.
- Каптык өстендә аягын салындырып утыра.
- Бер бәкегә кырык тәкә сикерә.
- Кайчысыз киселә, Җепсез тегелә.
- Ак алаша батты, Колаклары калыкты.
- Сары куйлар суга батты, Шешенде дә өскә калыкты.
- Шапылт итеп суга чума, Күзе әйләнеп, су өстенә чыга.
- Ашасаң, тешкә керә, Ашамасаң, төшкә керә.
- Зур ук башын ярдым, Солтан кызын алдым.
- Җир астында тун тышладым, Өстәлгә мендем - туным ташладым.
- Кызыл камыт эчендә Кыз ризыгы ятадыр.
- Суда туа, Суга керсә үлә.
- Ак көчегем анттан калмый.
- Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар.
- Идел төбенә таш салдым.
- Зер-зер, зертеки, Зертеки дә пертеки, Әпечтеки-печтеки, Аннан туган кечтеки.
- Ашка салсаң - тәм кертә, Борынга салсаң - төчкертә.
- Пешермәсәң - ашарга ярамый, Пешерсәң - ташларга туры килә.
- Кар түгел - ак, Боз түгел - каты, Тоз түгел - эри.
Табышмак җаваплары
- Чиләк
- Чиләк тоткасы
- Көянтә
- Ике туган суга бара, Берсен-берсе уза бара.
- Кола атым суга төште, Колаклары салпая төште.
- Бәләкәй генә чәчле пуп Морҗа юллыгын тазарта.
- Бер ялбыр эт абзардан бөтен сарыкны куа.
- Гармун кебек сырлы ул, Мич шикелле җылы ул.
- Тирән базда тимер эчәк.
- Сусыз һәм сулы чиләкләр
- Көянтәләп суга бару
- Көянтәләп суга бару
- Кисмәк
- Мичкә
- Мичкәдән су агызу
- Лакан
- Ялгаш, тагарак
- Комган
- Комган
- Комган
- Юынгыч
- Күмер савыты
- Тәлинкә
- Чүлмәк
- Миски
- Казан
- Казан астында ут яну
- Казан астында ут яну
- Чүмеч
- Чүмеч
- Кашык
- Кашык
- Май канаты
- Май канаты
- Пычак
- Өчаяк
- Таба
- Таба
- Таба, кабартма
- Таба, бәлеш
- Табагач
- Табагач
- Табагач, таба
- Табагач, таба, коймак
- Самавыр
- Самавыр
- Самавыр
- Самавыр
- Самавыр
- Самавыр
- Самавыр
- Самавыр
- Самавыр морҗасы
- Самавыр, чәйнек
- Самавыр, чәйнек
- Самавыр, чәйнек, чәй ясау
- Самавыр, чәйнек, чынаяклар
- Самавыр, поднос, чынаяклар
- Чәйнек
- Чәйнек
- Чынаяк
- Иләк
- Иләк
- Киле һәм кисап, орлык төю
- Киле һәм кисап, орлык төю
- Капчык
- Капчык һәм капчык бавы
- Суыткыч
- Ботка пешерү
- Кабыклап пешерелгән бәрәңге
- Он иләү
- Он иләү
- Он иләү
- Он иләү
- Күәстә камыр әчетү
- Күәстә камыр әчетү
- Ипи әвәләү
- Мичтә икмәк пешерү
- Икмәк
- Икмәк
- Якмыш (кыстыбый)
- Бәлеш
- Токмач
- Токмач
- Токмач яки салма салу
- Токмач яки салма салу
- Токмач ашау
- Чумар салу
- Пилмән ясау
- Пилмән пешерү
- Бавырсак
- Шулпага салынган май
- Шулпага салынган май
- Сөяктән җилек чыгару
- Казылык
- Казылык
- Тоз
- Тоз
- Тоз
- Ашка тоз салу
- Борыч тарту
- Борыч
- Лавр яфрагы
- Шикәр